16+

Фирзәр Мортазин һәм Салаватны нигә «ир белән хатын кебек» диләр?

Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, “Пирамида” концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.

Фирзәр Мортазин һәм Салаватны нигә «ир белән хатын кебек» диләр?

Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, “Пирамида” концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.

- Фирзәр абый, туган көнегез ничек узды? Үзегез канәгать калдыгызмы?
- Әйбәт узды, бик канәгатьмен! Алдан ничек уйланган иде – бар да шулай булды. Барлык иҗатташ дусларым, якыннарым җыелды. Мәскәүдән кызым, киявем дә кайтты. Барысына да бик шатмын!

- Пенсиягә озаттылар инде?
- Юк, пенсия хакында уйлаган да юк. Мин аның күпме буласын да белмим әле, кызыксынмыйм да. Сәламәт буып, эшләп яшәргә язсын!

- Данир Сабировның сезгә ясаган пародияләренә карашыгыз ничек? Рәшит Сабиров үзе булып кыланганны күреп, бик үпкәләгән – кан тамырлары шартлап, озак вакыт авырып яткан бит.
- Юк, мин үпкәләмим, сөенәм генә! Пародияне бит популяр кешегә генә ясыйлар. Бик охшатып эшли ул, үзем дә көлеп карыйм. Афәрин, хәзерле яшьләрнең иҗаты бик креатив, дөньякүләм эстрададан калышмыйбыз дисәң дә була.

- Аннары, Данир: “Фирзәр абый белән Салават абый ир-белән хатын кебек: бер талашалар, бер дуслашалар”, - дип сөйли. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
- Әйе, талашмый тормыйсың бит инде. Өйдә хатының белән әрләшеп аласың, эштә – коллегалар белән. Без бит акча бүлешеп түгел! Һәркемнең үз фикере бар һәм иҗади бәхәсне урап узып булмый. Әмма ул вак-төяк кенә, аңа артык игътибар да итергә кирәкми.

Фото: Татар-информ/ Гамил Гали

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрәк ямьсез фото куйгансыз?

    Мөһим

    loading