16+

Фирдүс Тямаевның «Кар кызы»на – 60 яшь, бурычы – 15 000 000 ?! (ВИДЕО)

Фирдүс Тямаев һәрвакыт «Инстаграм»ына кызыклы видеолар «элә». Соңгысы аеруча шаккатмалы булды.

Фирдүс Тямаевның «Кар кызы»на – 60 яшь, бурычы – 15 000 000 ?! (ВИДЕО)

Фирдүс Тямаев һәрвакыт «Инстаграм»ына кызыклы видеолар «элә». Соңгысы аеруча шаккатмалы булды.

Екатеринбургта гастрольләр вакытында, Фирдүс җырлаганда, сәхнәгә кыска күлмәкле «Кар кызы» чыгып, җырчы белән рәхәтләнеп бии. Кемдер бу видеоны көлеп кенә караса, кемдер тискәре комментарийлар язып калдырган. Янәсе, түбән дәрәҗәле концертларда гына шулай була ала.

- Кар кызы булып киенгән ханым ел саен концертларымны көтеп ала. һәрвакыт килә, безгә бүләкләр тарата, кәефебезне күтәрә. Маладис апа ул! Менә аңа 60 яшь бирәсезме, ә чынлыкта шулай! Аның кыланганы - ихлас күңелдән, ул бит начарлык эшлим дип килмәгән, шуңа күрә гаепләмәсәк иде. Шәхсән үземә аның чыгышы бик ошады, күңелне күтәрде!
«Түбән дәрәҗә»дә дип язалар. Ул дәрәҗәне кем бирә соң?! Ошамый икән, ник минем «Инстаграм»га язылдың? Түбән дәрәҗә бит ул!  Шулай ачуны китереп теләсә нәрсә яза башласалар, ул кешеләрне шундук «кара исемлек»кә кертәм.

- Яңа елны кайда каршы алырга җыенасыз?
- Өйдә генә булабыз. Дуслар, туганнар килә икән - ишек ачык, мунча ягылган.

- 2017 ел сезнең өчен уңышлы булдымы?
- Əлбәттә! 10-15 миллионга бурычка баттык, Аллага шөкер! Машина алыштырдым, 2,5 тонна авырлыгындагы яңа аппаратура һәм шул аппаратураны йөртергә зур йөк машинасы алдык. Хәзер гастрольләргә өч машина белән йөрибез: автобус, йөк машинасы һәм минем җиңел машина. Бурычларым өчен артык борчылмыйм, Ходай исәнлектән аермасын, түләнер әле!

 

 

Не могу???? !!!#тямаев #фирдустямаев ???

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustamaev_official)


 


 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading