16+

Әфган сугышында улын югалткан Нурҗиһан Гыйльванова: «Сабырлык кирәк, бик кирәк шул...»

Авылның елга буена төшә торган тыкрыгында бердәнбер өй аларныкы иде. Ямь-яшел чирәм, җиргә сеңгән диярлек йорт, аның каршында пар каенга элеп ясалган таган. Балачакның әкияттәге кебек матур хатирәләре бәпкә үләнле шушы урамны еш әйләнә.

Әфган сугышында улын югалткан Нурҗиһан Гыйльванова: «Сабырлык кирәк, бик кирәк шул...»

Авылның елга буена төшә торган тыкрыгында бердәнбер өй аларныкы иде. Ямь-яшел чирәм, җиргә сеңгән диярлек йорт, аның каршында пар каенга элеп ясалган таган. Балачакның әкияттәге кебек матур хатирәләре бәпкә үләнле шушы урамны еш әйләнә.

Мин генә түгел, Балтач районының Арбор авылында яшәүче бик күпләр Гыйльванов Гозәер абый белән Нурҗиһан апаларның капка төпләрендә үткән җәйге кичләрне әле дә булса сагынып искә алалар. Үзләренең алты уллары: Рәфкать, Габделфәрт, Габделәхәт, Тәлгать, Рифат, Фәргать янына бөтен тирә-күрше урамнардан бала-чага җыйнала. 70нче еллар башы өчен авыл җирендә бик сирәк күренеш: каян алган булганнардыр, кичкырын Гозәер абый тәрәзә төбенә патефон куя... караңгы төшкәнче таганда балалар булса, аннары яшьләр килә. Бик күп серләрне, хатирә, сагышларны үзенә сыйдыра алган каеннар исән, нигез генә күптән юк. Малайлар да инде егет булып башка нигездә яңа йортлар җиткерделәр, алтысына 12 ел ил тынычлыгын саклап, армия сафларында хезмәт иттеләр. Ялгышамын, унбер ел ярым... дүртенче уллары Тәлгать Гыйльванов солдат хезмәтен тәмамлап кайтырына биш ай калганда, интернациональ бурычын үтәгәндә, Әфганстанда һәлак булды.
«Өйгә кайтырга да биш ай гына калды инде. Күп түгел инде биш ай. Ел ярым өйдә булмадым бит. Тизрәк үтсен иде бу ел ярым», – дип яза Тәлгать хатында. 17 көннән,1981 елның 21 декабрендә ул һәлак була. Тәлгатьләр идарә иткән техника минага эләгә.

Әфганстан... Бу сүзне әйтү белән җан өшеп китә торган еллар күпме егетләрнең язмышын җимерде, әниләрне мәңгелек хәсрәткә салды. Тәлгать Гыйльванов, үлгәннән соң, батырлыгы өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Туган авылында ул укыган мәктәп, бер урам аның исемен йөртә. Ел саен аның исеменә, зурлап, волейбол ярышлары үткәрелә. Онытмыйлар, әле дә булса сагыналар, яраталар Тәлгатьне авылдашлары.

Авылда Нурҗиһан апаның улларын бер генә кеше дә яманлап телгә алмый. Бик тә тәртипле, ярдәмчел, тырыш булып үстеләр алар. Рәфкать белән Габделфәрт туган авылларында колхозда эшлиләр, өч улы – нефть эшкәртү заводында. Дөрес тәрбиянең сере турында кем генә уйланмый икән? Бигрәк тә бүген, чын ирләр заманы үтеп бара дигән бер чорда, Нурҗиһан апа кебек аналарның фәлсәфәсен, тәҗрибәсен аңлыйсы, өйрәнәсе иде. Илгә дә хезмәт иткән алар, эштән дә курыкмаганнар, ана хакын да онытмаганнар.

– Улларымның әтиләре Гозәер саулыкка туймады, – ди Нурҗиһан апа. – Тугыз көннең сигезен хастаханәдә үткәрә иде. Балалар үстерергә дә ярдәм итә алмады, аннан соң инде үлеп тә китте. Яшермим, улларымны бик авырлык белән үстердем, тамаклары туймаган көннәре дә аз булмагандыр. Балалар кечкенәрәк вакытта тегермәндә он тутырдым. Буем белән мин үзем дә бер метрдан аз гына артык. Монда терлекләргә 40 килолы йөзәр капчык фураж тутырырга туры килә иде. Балалар кул арасына керә башлагач, мин дә фермага бозаулар карарга күчеп, 51 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым. Нинди тәрбия бирдең дисең инде син, мин аларны сабыр булырга өйрәттем. Чү, чү, сабыр дип үстердем. Үзем дә, күтәрелеп, кешегә кычкырмадым, сүз йөртмәдем. Авылда бөтен нәрсә кеше күз алдында: яманы да, яхшысы да тиз күренә. Сабырлык кирәк, бик кирәк шул...

Язмыш Нурҗиһан апаның сабырлыгын бер генә тапкыр сынамый. Заводта эшләгән җиреннән кече улы Фәргате үлеп китә.
– Дүрт алтын бөртегем – дүрт улым бар бүген. Үз балаларыңны мактау бик килешмидер дә кебек, шулай да ничек әйтмим инде, мин аларга бик рәхмәтле, – ди ул. – Күзләр генә бетте менә. Алты улга көнгә берәр тапкыр гына еласаң да, ничек чыдасын инде алар...

Балтач, Арбор

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X