16+

Фермер: «Сөт бәясенең литры солярийныкына тигезләшергә тиеш»

Мәгълүм булганча, быел Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк. Шуларның беренчесе Зәй районында июньдә сафка басар дип планлаштырыла. Сүз дә юк, фермерлар моңа зур өмет баглый.

Мәгълүм булганча, быел Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк. Шуларның беренчесе Зәй районында июньдә сафка басар дип планлаштырыла. Сүз дә юк, фермерлар моңа зур өмет баглый.

Зәй районының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Илшат Хәбибуллин әйтүенчә, районда 100дән артык фермер бар. Әлегә кадәр алар җитештергән товарны тиешле урынга алып барып җиткерер өчен, бердән, машина белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булса, икенчедән, продукцияне сатарга туры килә. Шушы максатлардан Зәйдә атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә оештырыла.

– Хәзерге вакытта сөт бәясе – иң авырткан җиребезнең берсе. Ул 13 сумга кадәр төште. Мин сөтне эшкәртү буенча зур булмаган цех ачтым. Монда 20 төрле продукция җитештерелә. Аларны «Фермер» сәүдә үзәгенә алып барып сатабыз. Шуңа күрә безнең сөт литры 30-35 сумга төшә. Якын киләчәктә көненә ике тонна сөт саварга планлаштырабыз, – диде ул.
Илшат Хәбибуллин әйтүенчә, фермерлар җитештергән товар экологик яктан иң чистасы.

– Безнең борай ярмасы бик сыйфатлы. Уңышлылыгы зур булмаса да, сәламәтлек өчен бик файдалы. Аның килограммын 90 сумнан сатабыз, ә сәүдә челтәрләрендә аның 400-450 граммы 80-85 сум тора. Әле шулай да сыйфаты буенча безнекеннән күпкә калыша, – ди ул.

Илшат Хәбибуллин әйтүенчә, агропарклар ачылу фермерларның эшен җайга салып кына калмыйча, эшне дә планлаштырырга ярдәм итәр иде. Мәсәлән, андагы ихтыяҗга карап, кем нәрсә һәм никадәрле җитештерәчәген хәл итә алачак.
– Без фермер һәм кулланучы арасындагы арадашчыларны алырга телибез. 120 меңгә токымлы сыер сатып алдым. Алла сакласын, теге-бу чыга калса, мин аның баш санын өч-дүрт тапкыр арзан бәягә генә җибәрә алам. Авылларда сыерлар кими, чөнки иртәгәге көнгә ышаныч юк. Сөт бәясенең литры солярийныкы кебек булырга тиеш. Бүген аның бәясе 40 сум тора. Әгәр берләшмәсәк, без авыр хәлдә калачакбыз. Агропарк кысаларында хезмәт күрсәтү буенча кооператив булдырырга да планлаштырабыз, – дип планнары белән уртаклашты Илшат әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading