16+

Фарсель Зыятдинов: «Помидор, борыч, баклажан үсентеләренә суны еш сибәргә кирәк, әмма яфракларны чылатырга ярамый»

Фарсель Зыятдинов киңәшләре

Фарсель Зыятдинов: «Помидор, борыч, баклажан үсентеләренә суны еш сибәргә кирәк, әмма яфракларны чылатырга ярамый»

Фарсель Зыятдинов киңәшләре

Рассаданың ике-өч чын яфрагы барлыкка килгәч, аны чүлмәкләргә күчереп утыртабыз. Аларның зурлыгы 8х8 булу шарт. Бу савытларда рассада 20-22 көн үсә. Күчереп утырту вакытында авыру һәм хәлсез үсемлекләрне өзеп ташлыйлар. Рассаданы берничә тапкыр күчереп утыртуның сәбәбе күп. Бердән, һәр күчереп утырту үсемлекләрнең үсешен берникадәр вакытка тоткарлый һәм рассада сузылып үсми. Икенчедән, үсемлекләр кечкенә савытта булганда, тамыр системасы әйбәт үсә, чөнки артык су савытта җыелмый, шунлыктан тамырларга һава яхшы үтеп керә. Рассаданы зуррак чүлмәкләргә күчереп утыртып унбиш көн үткәч, үсемлекләрне өстәмә тукландыралар (ун литр суда бер аш кашыгы суперфосфат һәм ике аш кашыгы агач көле эретеп, шуны бер төпкә бер стакан кулланалар). Ун көннән соң икенче мәртәбә тукландыралар (ун литр суга ике аш кашыгы нитрофоска яисә нитроаммофоска, шулай ук бер төпкә бер стакан). Тукландыру су сибү белән бергә алып барыла.

(«Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы» китабыннан)

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading