16+

Эт елы үтәр дә китәр – кеше булып калыйк без

Ышансаң-ышанмасаң да, Имеш-мимеш, юк-барга. Күз салырга туры килә Көнчыгыш календарьга.

Эт елы үтәр дә китәр – кеше булып калыйк без

Ышансаң-ышанмасаң да, Имеш-мимеш, юк-барга. Күз салырга туры килә Көнчыгыш календарьга.

Яңа елга хуҗа булып
Килә сары эт елы.
Бөтен яхшы гадәтләрне
Бүләк итсен бу юлы!

Бүре кардәше булса да,
Ышанычлы иптәш ул.
Безне яклап, утка-суга
Ташланачак дус та – шул!

Кирәк чакта мөмкин түгел
Эт һау-һаулап өрмәскә.
Без алардан үрнәк алыйк:
Телне тешләп йөрмәскә!

Кемне сайларга дигәндә,
Эт юньсезне сайламас.
Яхшы якка үзгәрер, дип,
Туксан тапкыр алданмас!
 
Дөрес, алар турында да
Сөйләп була гайбәтне.
Әллә гел мактап торырлык
Үзебез бик әйбәтме?

Бөтен матур гадәтләрне
Үзебезгә алыйк без!
Эт елы үтәр дә китәр,
Кеше булып калыйк без!

Хәнәфи БӘДИГЫЙ.

Фото: ok.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading