16+

Əнвәр Нургалиев: «Яман чирне бергәләп җиңеп чыгачакбыз!»

Узган атнаны Əнвәр Нургалиев яман чир белән авыручы кызга акча җыябыз, дигән хәбәр таратты. «Айсылу безнең гаилә өчен якын кеше, аңа чын күңелдән ярдәм итәсе килә», - дигән ул.

Əнвәр Нургалиев: «Яман чирне бергәләп җиңеп чыгачакбыз!»

Узган атнаны Əнвәр Нургалиев яман чир белән авыручы кызга акча җыябыз, дигән хәбәр таратты. «Айсылу безнең гаилә өчен якын кеше, аңа чын күңелдән ярдәм итәсе килә», - дигән ул.

- Улым озак вакыт кызлар белән очрашып йөрмәде, югыйсә артыннан йөрүчеләр күп иде. Ике ел элек ул Айсылуны очратты, ошатты һәм очраша башладылар. Бик ярата, һәрчак аны яклый. Кыз моңа лаек - бик акыллы, әдәпле, тәрбияле бала.

Тик күптән түгел Айсылуда яман чир барлыгы ачыкланды. Бу коточкыч хәбәр кызның гаиләсе өчен генә түгел, безнең өчен дә бик авыр булды. Улым шундук җитди ир-атка әйләнде, көн-төн борчыла. Ирина белән без көн дә утырып елыйбыз.

Айсылу әле хастаханәдә дәвалана, 2 «химия» эшләтте. Улыбыз аның янында булырга тырыша. Икесе дә оптимистик рухта, көрәшәләр һәм җиңеп чыгачакбыз, диләр.

Айсылу улым белән очрашып йөргән өчен генә түгел, гомумән, шундый итәгатьле бала булганы өчен аңа чын күңелдән ярдәм итәсе килә. Шул уңайдан, июньдә Уфада хәйрия концерты оештырырга иде, бәлки аннан кергән акчалар Израильгә үк барырга җитмәсә дә, Мәскәүнең яхшы клиникасында дәваланырга җитәр. Кызга сөяк миен күчереп утыртырга кирәк. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

Айсылуның әти-әнисе дә бик гади кешеләр, зур эш хакы алып эшләмиләр.

Укучылар арасыннан ярдәм итергә теләүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идем, - ди Әнвәр җырчы.

Сбербанк карточкасы номеры: 4817 7601 1810 6560 (Айсылу Салаватовна А.)

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading