16+

Элвин Грейның концертыннан соң гадәттән тыш хәл килеп чыкты 

Бүген Казанның Спорт сараенда иң популяр артист – Элвин Грейның концерты узды.

Бүген Казанның Спорт сараенда иң популяр артист – Элвин Грейның концерты узды.

Бию мәйданчыгы да, утыра торган урыннар да шыгрым тулы иде. Өч сәгать буе барган тамашада халык җырчы белән бергә җырлады да, биеде дә. Ләкин концерт тәмамланып, халык чыгар юлга юнәлгәч, күңелсез хәл килеп чыкты. Бер тамашачы (исемен Ләйсән диделәр) залдан коридорга чыга торган урында күпер ролен үтәүче “басма”дан чыкканда, аска егылып төште. Башы белән егылу сәбәпле, һушын җуйды. Бераздан аңына килде. Соңрак аны “Ашыгыч ярдәм” машинасы хастаханәгә алып китте.

- Хәле авыр. Коса. Табиблар әлегә төгәл берни дә әйтмәде, бәлки, баш мие селкенгәндер. Тагын да куркынычрак хәл дә булуы мөмкин, диделәр, - диде Ләйсәннең иптәш кызы.

Ә без исә кызның сәламәтлегенә җитди зыян килмәгәндер дип өметләнеп, тизрәк савыгуын теләп калабыз.   

Бу очракта җырчының гаебе юк, ләкин шулай да шундый зур залларда концерт  куйганда, тамашачыларның куркынычсызлыгы мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирелсә иде.    

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул статусны Ин Популяр Жырчы, каян чыгып эйтэсез? Э калган жырчылар кем алай булгач?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бугенге кондэ ин куп тамашачы жыйган артист булгач,эйтерлэр инде.калган жырчылар да уз урынында,кайгырмагвз.

      Мөһим

      loading