16+

Elvin Grey Таиландта бергә фотосурәткә төшкән кызның кем икәнлеген әйтте

Кичә Радик Юльякшин Таиландтан Уфага кайтты. “С коробля на бал” дигәндәй, җырчының шушы ук көнгә концерты да билгеләнгән иде.

Elvin Grey Таиландта бергә фотосурәткә төшкән кызның кем икәнлеген әйтте

Кичә Радик Юльякшин Таиландтан Уфага кайтты. “С коробля на бал” дигәндәй, җырчының шушы ук көнгә концерты да билгеләнгән иде.

Җылы илдә ял итү Радикка килешкән: ул көч туплап һәм бик нык кызынып кайткан иде. Ә Уфа аны 20 градуслы салкыннары белән каршы алды. Җырчы белән без дә сөйләшеп алдык.   
-Хәерле көн! Ничек ял иттегез?
-Бик яхшы. Әнием әле дә анда ял итеп калды. Азиядә тәүге тапкыр, аңа бик ошады. Ял белән эшне бергә алып бардык. “Инстаграм”нан күреп беләсездер, Таиландның иң матур урыннарында клип төшердек.


-Кайсы җырыңа?
-Анысы әлегә сер. Ул җыр татар, башкорт телендә түгел. Әмма халык күтәреп алган, яратылган җыр. Чөнки без бар җырга да клип төшермибез. Башта аны халыкка тәкъдим итәбез, аларның реакциясен күзәтәбез. “В контакте”, “Инстаграм”, You Tube челтәрләрендә статистиканы һәрдаим үзебез карап барабыз.

-Миңа калса, сезнең һәр җырыгызны халык шундук кабул итә, барысын да ярата.
-Юк, ялгышасыз. Зур өметләр баглап яздырган җырлар тамашачыга ошап бетмәде. “Кияүгә чык син миңа”ны да хит булыр дип көткән идек. Чагыштыру өчен: халык якын иткән җырлар – “Уфтанма”, “Роза”, “Красивая, хороший”... 
-Татарча да, башкортча да булмагач, “Черноглазая” җыры инде, димәк?
-Юк, ул җырны Россия телеканалларына ротациягә бирү өчен, клипны дөнья күләмендә танылган җитди клипмейкерлар белән төшерәсе килә. 
-Ә романтик рухтагы фотолардагы кыз кем?
-Клип героинясы.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading