16+

Еллык нәтиҗә ясалды, ләкин эш туктамады

Россиядә Экология елы тәмам, ләкин башкарылачак эшләр җитәрлек әле. Шуларның берсе – сулыкларны чистарту. 2018 елда Татарстан Идел елгасын чистарту буенча федераль проектка кушылачак. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 2017 елга нәтиҗәләр ясаган вакытта әйтте.

Еллык нәтиҗә ясалды, ләкин эш туктамады

Россиядә Экология елы тәмам, ләкин башкарылачак эшләр җитәрлек әле. Шуларның берсе – сулыкларны чистарту. 2018 елда Татарстан Идел елгасын чистарту буенча федераль проектка кушылачак. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 2017 елга нәтиҗәләр ясаган вакытта әйтте.

Сулыкларны саклау һәркемнең кулыннан килә

Республика җитәкчеләре үз алдына 2025 елга кадәр Иделгә ыргытыла торган ташландык суларның күләмен 60 процентка киметү бурычын куйган. Әлеге эшне башкару өчен 16 миллиард сумнан артык акча тотылачак.

- Идел елгасы яр буйларында 60 миллионлап кеше яши. Чистарту корылмалары искергән, хәзер экология мәсьәләсе бик кисен тора, - диде Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов.
Узган ел республикада 16 корылманы ремонтлаганнар, тагын сигезе - планда.

- Беркайчан да су чистарткыч корылмаларына моның кадәр игътибар биргәнебез юк иде. Бу бит зур эш таләп итә торган өлкәләрнең берсе. Хәзерге вакытта Әлмәт буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Казанда берничә объектта эш алып барыла, - диде бу уңайдан Президент Рөстәм Миңнеханов.

Казансу елгасы да быел игътибарсыз калмаячак. 2016 елда балыкларның күпләп үлүе күзәтелгән, узган ел бу хәлне туктатканар. Республика клиник туберкулезга каршы диспансер, Казанның туберкулез хастаханәсе, Усад спирт заводы, Биектау районы коммуналь челтәрләре, Казанның җылылык-энергетик станциясе кебек оешмаларның су чистарту корылмаларын яңартуы да Казансудагы экологик халәтне уңай якка үзгәрткән. Хәзер төп эшләр яр буена күчә – 2018 елда Казансу буена агачлар утыртачаклар.

Фәрит Габделганиев су ресурсларын саклауда һәркем үз өлешен кертә ала, ди. Әйтик, хуҗабикәләр фосфатсыз кер юу порошоклары кулланып, сулыкларда яшел-зәңгәр суүсемтеләрен булдырмый кала ала. Алар суны агулый, нәтиҗәдә, сулык корый, анда яшәгән балыклар, башка суүсемнәр үлә. Мондый су кеше гомере өчен дә куркыныч.

- Көндәлек тормышта фосфат булмаган порошоклар куллансак яхшырак булыр иде. Андыйлар хәзер безнең республикада да җитештерелә. Сыйфат ягыннан да калышмыйлар, бәясе дә кесәгә сукмый. Сулыкларны экологик яхшы халәттә саклау – бик мөһим эш. Безнең сулыкларда күп балыклар үрчи алыр иде, - диде министр.

Якын киләчәктә Казанның Адмиралтея буасы, Аккош күле, Спас районында Идел буе бистәсендәге күлләр, Алексеевск районында Кече Чирмешән елгасы белән күлләре, Байлар Сабасында Сабинка елгасы кебек сулыкларның экологик халәтен уңай якка үзгәртәчәкләр. Сулыкларны чистарту эше башкарылган инде. Хәзерге вакытта су тирәләрен халык өчен уңайлы итәчәкләр. Әлеге эшләрне башкару өчен 511 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Экологларны мәктәптән үк әзерләячәкләр

Булачак экологлар мәктәп бусагасыннан ук тәрбияләнергә тиеш, дигән фикердә Татарстан Фәннәр академиясенең Экология мәсьәләләре һәм җир асты байлыкларын куллану институты директор урынбасары Дмитрий Иванов. Республиканың бүгенге экология министры Фәрит Габделганиев үзе дә экологик белем бирүче сыйныфта укыган. Якын киләчәктә Татарстанның зур шәһәрләрендә экологик сыйныфлар булдырылачак. Ә Казанның үзендә Бөтенроссия экологик-белем бирү үзәге төзелергә мөмкин. Инде республика буенча җиде мәктәптә экологик сыйныфлар булдырылган. Әлеге идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Экологик белем бирү үзәге Казанның Космонавтлар урамында, 2,5 гектар мәйданда булачак дип көтелә.

- Белем бирү үзәген буш урында гына ачмыйбыз. Буген республикада ил буенча иң яхшы экологик кластер формалашкан. Моны безгә соңгы еллардагы уңышларыбыз да күрсәтеп тора. 2016 елда Россия күләмендә үткәрелгән ярышларда 16 җиңү яуласак, хәзер аларның саны 22гә җитте. Экология фәнен факультатив буларак бирү генә җитми, безгә аны тирәнтен өйрәнергә кирәк, - диде Дмитрий Иванов.

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, балалар гына түгел, хәзер ата-аналар да экологик дәресләр белән кызыксына икән. Экология елына нәтиҗәләр ясаганда Татарстан “Төбәктә актив экологик сәясәт алып барганы өчен” сертификат белән бүләкләнде.  

Алга таба да чүпне аерып җыябыз

Республикада чүпне аерып җыю программасы да актив гамәлгә ашырыла. Узган елны гына да Татарстанда биш тоннадан артык батарейкалар утильләштерелгән.

- Дәүләт программасы нигезендә, республиканың Төзелеш, ахритектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы терекөмештән ясалган градусниклар һәм лампалар җыю өчен махсус контейнерлар булдыра. 2018 елда Казанда – 60, Чаллыда40 шундый контейнер урнаштырылачак, - диде Фәрит Габделганиев.

Министр сүзләренчә, махсус контейнерлар булмау сәбәпле бакча тирәләрендә дә чүп өемнәре күп җыела. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика районнарында 150гә якын чүп контейнерлары кую мәйданчыгы эшләнелгән. Чүпне аерып җыю программасы быел да дәвам итәчәк.

Илдә экологик хәлнең яхшыру, әйләнә-тирәне саклау буенча яңа заманча методлар куллану Россия Президенты Владимир Путинның 2025 елга төзелгән стратегиясе нигезендә башкарыла.
- Экология без башкарган эчке сәясәтнең мөһим бер тармагы булып кала. Ил буенча пычранган территорияне чистарту эшен алып барырга, чүплекләрне юк итәргә кирәк. Яңа технологияләр ярдәмендә суга ыргытылган калдыклар күләмен ике тапкыр киметүне максат итеп куябыз. Көн кадагында – Россияне этаплап тотрыклы экологик үсешкә китерү, - дигән иде экология проблемалары белән бәйле утырышта Владимир Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, 2019 елда ил җитәкчеләре чүпләрне утильләштерү, су, һава, урманнарның экологик халәтен саклау, парк һәм скверлар мәйданын арттыру кебек юнәлешләр буенча зур эш алып барачаклар.           

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading