16+

«Элек минем арттан кызлар үзләре йөгерә иде...»

«Галәмдә акыл ягыннан туганнар эзлибез», – дигәндә, без аз гына мактанабыз бугай.

«Элек минем арттан кызлар үзләре йөгерә иде...»

«Галәмдә акыл ягыннан туганнар эзлибез», – дигәндә, без аз гына мактанабыз бугай.

Элек минем арттан кызлар үзләре йөгерә иде. Соңыннан мин сумкаларын урлаудан туктадым.
* * *
Синең кәефеңне бозарга теләмим, әмма якын-тирәдә башка берәү дә юк.
* * *
Зарланудан туктагыз, кеше проблемалары беркемгә дә кызык түгел.
* * *
Акчаны акыл белән тоту мөмкин түгел. Кибеттән чыгасың – бер тиен акчаң калмаган, ә акыл белән хәтта кызыксынучы да юк.
* * *
Россиядә интернет туктаусыз рәвештә үсә һәм телевидениегә әйләнә бара.
* * *
Кешенең канын эчеп бетерү өчен 100 мең черки кирәк. Ә башын катыру өчен берәү дә җитә.
* * *
Безнең юллар – руль артына утыр да чап кына.
* * *
Гомер кыска булмаса, кеше үлемсезлек турында озаграк уйлана алыр иде.
* * *
Бәхет үзенә күнеккәнне яратмый.
* * *
Аюлар арасында барлык ак аюлар да чибәр һәм юләр дип исәпләнеләме?
* * *
Йөрәккә яраган ачкыч белән акылны ачып булмый.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading