16+

ДЦП диагнозлы баланың әнисе Гөлчирә Гайниева: «Фатир да бирмиләр, шифаханәгә дә җибәрмиләр...»

Редакциягә Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан Гөлчирә Гайниева мөрәҗәгать итте. Аның кызы 15 яшьлек Әлфиягә тумыштан ДЦП диагнозы куелган. Әнисе сүзләренчә, кыз инде 2011 елдан бирле санатор-курорт дәвалануы алмаган.

ДЦП диагнозлы баланың әнисе Гөлчирә Гайниева: «Фатир да бирмиләр, шифаханәгә дә җибәрмиләр...»

Редакциягә Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан Гөлчирә Гайниева мөрәҗәгать итте. Аның кызы 15 яшьлек Әлфиягә тумыштан ДЦП диагнозы куелган. Әнисе сүзләренчә, кыз инде 2011 елдан бирле санатор-курорт дәвалануы алмаган.

Торак шартларын да яхшырта алмыйлар. «2007 елда, торак шартларын яхшыртуларын сорап, район администрациясенә гариза яздым, – ди Гөлчирә Гайниева. – Ул вакытта кирәкле бөтен документларыбызны җыеп алып калдылар, ләкин бүгенгә кадәр бу мәсьәлә буенча хәбәр юк. Аптыраганнан, безнең авыл советы депутаты Нурия Хашимовага (Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкаручы директоры. – авт.) да мөрәҗәгать иттем. Ул да: «була», – диде дә, шуның белән эш бетте. Мин үзебезнең фатирга ничәнче урында чиратта торганыбызны да белмим...»

«Ул үзе җавап бирмәде»

Гайниевалар мәсьәләсе буенча без район администрациясенең социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Биредә аларны яхшы беләләр булып чыкты. Нурия Хашимова да мөрәҗәгатьне инде җәй көне үк җиткергән булган.

– Гайниеваның 2014 елда санатор-курорт дәвалануына бирелгән гаризасы тора бездә. Быел җәй көне без путевка тәкъдим иттек, ләкин алар төгәл җавап бирмәде – икеләнделәр. Сентябрь аеннан балалар өчен путевкалар бетте. укыган вакытта балалар шифаханәгә йөрми, шуңа без путевкаларга заказ бирмибез. Быел үзләре теләгән вакытка путевка сайлый алалар, – диде әлеге бүлекнең баш белгече Нурсия Сираева.

Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлегенең сигезенче филиалында да шул ук җавапны ишетергә туры килде.
– Гөлчирә Гайниевага безнең хезмәткәрләр ел дәвамында өч тапкыр чыкты. Беренчесендә аның телефон номеры дөрес булмады, икенчесендә трубкасын алмады, соңгы тапкырында барамы-юкмы икәнен төгәл җавап бирмәде. «Васильево» шифаханәсенә путевкалар әзер иде. Без аңа тагын шалтыратырбыз, – дип җавап бирделәр.

Гөлчирә ханым исә: «Алар безгә җәй көне путевка тәкъдим итәләр. Авыл кешесенең җәй көне курортка барырга мөмкинлеге, вакыты бармы соң?! Малларны, хуҗалыкны кем карый? Минем үземә яз һәм көз айларында барырга җайлырак дип махсус язып калдырдым аларга», – ди.
Балык Бистәсе районына балалар өчен шифаханәгә юлламалар май-июнь айларында гына килгән икән. Шулай да 2018 ел дәвамында Гайниевалар гаиләсенә аларга уңайлы вакытта юллама бирергә вәгъдә иттеләр. Хәзер инде Гөлчирә ханымның телефоны янында булуын, путевканың кабат җәй көненә туры килмәвен телисе генә кала.

«Без беркемгә дә фатир тиеш түгел!»

Фатир мәсьәләсенә килгәндә, соңгы берничә ел дәвамында Балык Бистәсе районында инвалидлар өчен торак төзелгәне булмаган.
– Гөлчирә ханым бездә өченче булып чиратта тора. Әлеге чират ветераннар өчен дә, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә, олылар өчен дә бер. Аларны торак белән тәэмин итү – район өстендә, ләкин әлегә бездә ул программа тормышка ашырылмый. Ветераннарга торак биреп бетергәч, инвалидларның торак мәсьәләсен карыйбыз дисәләр дә, әлегә министрлыктан безгә бернинди йөкләмә дә бирелмәде. Алардан башка без дә бер нәрсә дә эшли алмыйбыз, – ди районның төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенең әйдәп баручы белгече Алсу Мусина.

Бүгенге көндә районда шундый ук чиратта барлыгы 65 кеше тора. Район кайчан инвалидларны торак белән тәэмин итә башлый дигән сорауга җавапны республиканың Төзелеш министрлыгыннан алырга куштылар. Ләкин монда да: «без инвалидлар белән шөгыльләнмибез», – дип кире бордылар. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исә: «торак мәсьәләсе безнең өстә түгел», – ди. Шулай итеп берничә министрлык җавап бирергә тиеш булган инвалидлар мәсьәләсен бер генә ведомствоның да үз өстенә аласы килми булып чыга.

Ә Гөлчирә Гайниеваның өметләре зур – фатирны Казаннан аласы килә. Сәбәбе дә бар: ел саен алар кызы белән Казанда бер айга якын дәвалану уза. Баласы авыргач, башкала хастаханәләр сукмагын таптарга да туры килә.

– Авырган балалар белән туганнарда айлар буе ятып булмый шул. Хәзер сау кешене дә кочак җәеп каршы алмаган вакытта, кемгә кирәк без?! Ул бала көйсезләнә дә бит. Миңа районнан фатир бирүләренең бер файдасы да юк. Анда бернинди дәвалау да юк безгә. Казаннан булса яхшырак, – ди ул.
Эзләнә торгач, Гөлчирә ханымның үзенең үк 2011 елда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына чыкканы ачыкланды. Аңа хәлне аңлатып, министр урынбасары җавап биргән икән инде.

– Гөлчирә Гайниева мөрәҗәгатенә без 2011 елда ук җавап бирдек, шуннан соң бу ситуация буенча бернинди үзгәрешләр дә булмады. Монда сүз сугыш ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балаларны торак белән тәэмин итү турында бара, ләкин торак белән тәэмин итү дигән сүз бик күпертеп әйтелгән. Дөресрәге, аларга торак хәлләрен яхшырту өчен субсидия бүлеп бирәләр. Бу бик акрын бара торган чират. Тагын бер ягы бар – бу программа 2005 елның 1 гыйнварына кадәр учетка баскан кешеләргә генә карый. Төрле сәбәпләр аркасында чиратка басмаган башка гражданнар мондый хокукка ия була алмый. Гайниева 2007 елдан гына учетка басу сәбәпле, республика базасында юк. Тәгаен әйткәндә, бу безнең ведомство тарафыннан башкарылмый. Кайбер районнар бу эшне үз җилкәләренә ала. Гомумән, бушлай торак белән тәэмин итү дигән әйбер бездә юк, – дип җавап бирде министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин.

Балык Бистәсе

Фото: pixabay.com/ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading