16+

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын электрон хезмәтләр порталы аша сайлап була

Үзәк банк әзерли торган яңа закон проекты гражданнарга пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына онлайн режимда күчерергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза ТАСС. Үзәк банкның коллектив инвестицияләр директоры Филипп Габуния әйтүенчә, әлеге закон проектын көз азагына кадәр кабул итәргә җыеналар.

Үзәк банк әзерли торган яңа закон проекты гражданнарга пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына онлайн режимда күчерергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза ТАСС. Үзәк банкның коллектив инвестицияләр директоры Филипп Габуния әйтүенчә, әлеге закон проектын көз азагына кадәр кабул итәргә җыеналар.

Билгеле булганча, 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләр пенсия капиталларын тупланма өлеш белән яки ансыз формалаштыра ала. Тупланма өлештән баш тарткан очракта, эш бирүче түли торган барлык иминият взнослары да иминият пенсиясен формалаштыруга гына китәчәк. Тупланма өлешне дә формалаштырырга уйлаганнарның иминият взнослары тупланма һәм иминият өлешләренә бүленәчәк. Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның 90 проценты финанс мәсьәләсендә пассив. Шуңа да Татарстан пенсия фонды бүлеге белгечләре пенсияне бары иминият өлешенә күчереп, барысын да дәүләткә ышанып тапшырырга киңәш итә. Ә инде икътисад белән кызыксынып барган актив кешеләргә акчаның бер өлешен тупланма өлешенә салсаң да була. Тупланма өлешне, гадәттә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерәләр. Әлеге оешманың икътисад базарындагы табышларын, уңышларын күзәтеп барырга нәкъ менә дәүләт электрон хезмәтләр порталы ярдәм итәчәк. Интернет аша пенсия фондын сайларга мөмкинлек биргән закон проекты фонд яңалыклары белән танышырга, кайсы фондка күчсәң, күпме акча югалтачагыңны исәпләргә, башка кирәкле мәгълүмат тупларга да мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергән кертемнәр табыш та китерергә мөмкин, шулай ук фонд банкротка чыгып, акчасыз калу да ихтимал. Дөрес, мондый очракта дәүләт гарантия буларак тупланма өлешенә күчерелгән акчаларны кайтарачак, әмма процентсыз. Шунысы да бар: пенсиянең тупланма өлеше саклана торган дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын биш елга бер тапкырдан да ешрак алыштыру кертемче өчен отышлы түгел, бу инвестиция керемен киметә.

Еш кына үзләрен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр, өйләргә килеп, документлар имзаларга тәкъдим итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре бу мәсьәләдә аеруча сак булырга киңәш итә.
Ниндидер документка кул куйдыртырга теләүчеләрнең, үзләрен пенсия бүлегеннән килдем диючеләрнең мошенник булуы бар. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан да өйдән-өйгә йөрми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading