16+

Дизайнер Гөлнара Ураз: «Ремонт ясаганда экономияләргә мөмкин, әмма акча кызганмаска кирәк булган нәрсәләр дә бар»

Ремонт күңелле мәшәкать булса да, башлап җибәргәнче куркыта. Кайчак башланган эш еллар буе төгәлләнми кәефне дә кыргалый. Сәбәбе, бердән, акчага бәйле булса, икенчедән, ремонтны дөрес башламаудан да булырга мөмкин. Ремонтны нәрсәдән башларга, нәрсәгә игътибар итәргә, акча экономияләргә мөмкинме? Бу хакта дизайнер, рәссам Гөлнара УРАЗ белән сөйләштек.

Дизайнер Гөлнара Ураз: «Ремонт ясаганда экономияләргә мөмкин, әмма акча кызганмаска кирәк булган нәрсәләр дә бар»

Ремонт күңелле мәшәкать булса да, башлап җибәргәнче куркыта. Кайчак башланган эш еллар буе төгәлләнми кәефне дә кыргалый. Сәбәбе, бердән, акчага бәйле булса, икенчедән, ремонтны дөрес башламаудан да булырга мөмкин. Ремонтны нәрсәдән башларга, нәрсәгә игътибар итәргә, акча экономияләргә мөмкинме? Бу хакта дизайнер, рәссам Гөлнара УРАЗ белән сөйләштек.

Нәрсәдән башларга?

– Иң беренче чиратта ремонт ясаласы бүлмәләрнең үлчәмнәрен алырга кирәк. Стенаның иңен, буен, биеклеген, идән белән түшәмнең шулай ук иңен һәм буен үлчәп алу зарур. Ишек, тәрәзә, батарея, розетка – үлчәмнәр боларның кайда урнашканлыгын истә тотып алына. Гадәттә, бүлмәне үлчәгәндә обой белән үлчәп, санап чыгаручылар да бар. Алай эшләү киңәш ителми. Һәрбер бүлмәнең метр һәм сантиметрлап үлчәнгән алты данә сызымы булырга тиеш: дүрт стенаныкы, идән һәм түшәмнеке. Стена сызымын сызганда, ишек белән почмак арасы, җылыткыч урыны, розеткалар урынын нокта рәвешендә генә түгел, ә төгәл размерлары белән билгеләү киңәш ителә. Сызымда шулай ук бүлмәнең мәйданын да күрсәтергә кирәк – һәрбер сантиметр, миллиметр исәптә тотып санала. Мәсәлән, төгәл размерсыз гына линолеум сатып алып, 10 сантиметр җитмәсә, бик уңайсыз хәлдә калырга мөмкин. Обой дөрес исәпләнмичә, җитәр-җитмәс саналса, кибеттә булган очракта да, башка партиянеке булып, төсе аерылып торырга мөмкин. Әлбәттә, обойны артыграк итеп сатып алганда, сатучы белән алдан килешеп, артык калганын кире кайтарырга була.

Кабатлап әйтәм: һәрбер бүлмәнең төгәл үлчәмен алу бик мөһим, чөнки ремонт төгәллекне ярата. Сызымнарның һәрберсенең берничә күчерелмәсен ясап, аерым бер папкага документлар янына салып куярга кирәк, чөнки ремонтка әйберләр эзләп йөргәндә югалырга мөмкин. Әгәр киләчәктә дә әлеге йортта яки фатирда яшәргә җыенсагыз, әлеге сызымның кирәге чыгачак.

Ничек дөрес экономияләргә?

– Иң мөһим нәрсәләрнең берсе – идәнгә акчаны жәлләмәскә кирәк. Фатир үз милкегез булып, анда озак яшәргә җыенасыз икән, үз мөмкинлекләрегездән чыгып, идәнгә җәясе материалның иң кыйммәтлесен алырга тырышыгыз. Мәсәлән, идәнгә линолеум сайлаганда иң кыйммәтлесен карагыз һәм, мөмкинлекләрегезгә карап, үзегезнең күңелегезгә килердәен сайлагыз. Ремонтны да, әлбәттә, идәннән башларга кирәк, чөнки обойлар ябыштырылып, җиһазлар куелганнан соң, идән алыштырып йөрүнең җайсызлыгын күзаллау кыен түгел.

Ишекләргә дә акчаны кызганмаска кирәк. Аны шулай ук үз мөмкинлегеңнән чыгып, кыйммәтлерәк дигәнен алсаң яхшырак. Әгәр әлегә үзегезгә ошаган ишекне алырга мөмкинлегегез юк икән, арзан бәядәгесен алып куярга ашыкмагыз. Бәдрәф һәм йокы бүлмәсе ишегенә вакытлыча чаршау элеп торып, бераздан үзегезгә ошаганын сатып алу дөресрәк булыр. Ишек шулай ук озак вакытка куела торган әйбер, аны яхшы фурнитура белән, күңелеңә ятканын алырга киңәш ителә. Ремонтны тулысынча ясап күчәргә вакыт та, мөмкинлек тә булмаганда, идәннең эшен бетереп, яшисе йортыгызга яки фатирыгызга күченергә була. Әгәр идәнгә һәм обойга акча булып, ишеккә акча юк икән, ишек әлегә «көтеп торсын».

Аш бүлмәсе, гадәттә, башка бүлмәләрдән зур булмаса да, күп чыгымнар таләп итә. Әгәр үзегез теләгән кухня гарнитурын алырга мөмкинлегегез булмаса, аны фасадсыз гына алып торырга мөмкин. Тора-бара яхшы фурнитура белән фасадын алырга була, чөнки кухня гарнитурының иң кыйммәте – фасады. Өстәл тактасына, аш бүлмәсе һәм юыну бүлмәсендәге краннарга акча экономияләргә ярамый!

Ремонт вакытында ванна бүлмәсенә акча күп китә, чөнки анда плитә ябыштырабыз. Юыну бүлмәсенә ремонтны шулай ук беренче чиратта эшләргә тырышырга кирәк. Ни өчен дигәндә, ялангач стенаны гөмбәчекләр басарга мөмкин. Әгәр бәдрәф юыну бүлмәсеннән аерым икән, аңа чыгымнарны шактый гына кысарга була. Моның өчен плитә яки пластик урынына сыйфатлы обой алып, фантазиягезне эшкә җиккәндә, акчаны янга калдырырга мөмкин. Бәдрәф аерым булганда, кул юу өчен кечкенә раковина белән кран (обой ябыштырган очракта раковина янына берничә генә плитә ябыштырырга була), гигиена душы куйсагыз да бик яхшы булачак.

Йорт җиһазларын заказ биреп ясаттыру, әзерне сатып алуга караганда, очсызрак булырга мөмкин. Мәсәлән, йомшак җиһаз сайлаганда, тукымасы Германиядән кайтартылган булырга мөмкин, эчендә фанера икән – аның бәясе Германиядән әзер җиһаз кайтартканга караганда бик күп тапкыр очсызрак булачак. Нык, сыйфатлы иске диваныгыз бар икән, аны яхшы тукыма белән тышлатып яңартырга мөмкин. Арзан дип, сыйфатсыз җиһаз сатып алганчы, бу дөресрәк булачак.

Әгәр фатирыгыз астагы катларда булмаса, тәрәзәгә челтәрләр элүне дә соңгарак калдырып торырга мөмкин. Текстильгә экономияләү максатыннан, элеккеге фатирыгыздан калган шторалар булса, аны дачагызга озатырга ашыкмагыз. Дизайнерлар, форумнарыннан карап, элеккеге иске дигән яхшы сыйфатлы челтәр һәм штораларыгызга яңа сулыш өреп, бүлмәгезне матур һәм затлы итеп бизәргә мөмкин.
Экономиянең тагын бер юлы – интернет форумнардан үзегез өйрәнеп эшләү яки кулы эшкә ятып торган дус-туганнарыгызны җәлеп итү. Тик сантехник һәм электрикны үзегезгә яхшы табиб эзләгән төсле эзләгез һәм белмәгән кешегә әлеге җаваплы эшне ышанып тапшырмагыз.

Ремонт ошамый башласа нишләргә?

– Мондый очракта профессиональ дизайнер чакыртырга була. Ул ике сәгать эчендә фатирыгызны дөрес һәм яңача итеп «ясап», элеккеге ремонтыгызга ничек яңа сулыш өреп булачагын әйтер. Нәрсәне дә булса үзгәртәсегез килсә, үзегез ясаган яки чиккән картина, хәзерге вакытта киң кулланыла башлаган мозаикалар белән, туйдыра башлаган бертөрлелектән дизайнерсыз да котылырга була. Мәсәлән, обой яхшы, әмма сезгә ошамый башлаган икән, икенчене ябыштырганчы, искесен буярга гына да мөмкин, хәтта ул буяу өчен яраклы дип саналмаган очракта да.

– Якты төс бүлмәне һәрчак зуррак күрсәтәме?

– Һәрчак дип әйтергә була, тик җылы һәм салкын төсләрнең ничек күренүе бүлмәдәге җиһазларга, тәрәзәләрнең кайсы якка каравына да бәйле: көньякка караса зуррак, төньякка караса, әллә ни зур күрсәтмәскә дә мөмкин.

– Ремонтны озак торырлык итеп ясау мөмкинме?

– Мөмкин түгел. Чөнки уйламаганда өске каттагы күршегез су бастырырга, үзегезнеке булмаса да, килгән туганнарыгызның балалары яки йорт хайваннары нәрсәне дә булса бозарга мөмкин.

– Балконны җылытып, бүлмә ясау кирәкмәгән чыгым гына түгелме?

– Балконны өстәмә бүлмә буларак, кыш көне дә яшәү өчен ясаганда башта исәпләп карарга кирәк: аны җылытып ясауга киткән акчага сезнекеннән зуррак булган фатир сатып алу файдалырак булмасмы? Чөнки балконны җылытып бүлмә ясау кыйммәткә чыга. Шуңа күрә ремонт – гап-гади кул хезмәте генә түгел, төгәллек һәм саннар таләп итә торган кызыклы процесс та. Ә аның чыгымнары һәм ахыргы нәтиҗәсенең безне канәгатьләндерү-канәгатьләндермәве бары үзебездән генә тора.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading