16+

Депрессиядән чыгу өчен телләр белергә кирәк

Балтыйк буе республикалары һәм Украинадан соң рус теле белән бәйле мәшәкать Казахстанга да барып җитте бугай. Бу илнең Президенты Нурсолтан Назарбаев алып барган сәяси юнәлеш озак еллар дәвамында чагыштырмача тотрыклы булды, бу илдә рус теллеләрнең мәнфәгатьләре беркайчан да кысрыкланмады. Ә күптән түгел генә илбашы хөкүмәт белән парламентка казах теленә күчәргә дигән әмер биргәч, ыгы-зыгы куба башлады.

Депрессиядән чыгу өчен телләр белергә кирәк

Балтыйк буе республикалары һәм Украинадан соң рус теле белән бәйле мәшәкать Казахстанга да барып җитте бугай. Бу илнең Президенты Нурсолтан Назарбаев алып барган сәяси юнәлеш озак еллар дәвамында чагыштырмача тотрыклы булды, бу илдә рус теллеләрнең мәнфәгатьләре беркайчан да кысрыкланмады. Ә күптән түгел генә илбашы хөкүмәт белән парламентка казах теленә күчәргә дигән әмер биргәч, ыгы-зыгы куба башлады.

Президент, казах теленең статусын күтәрү йөзеннән, аны укытуны камилләштерергә, яшьләрдә патриотик хисләрне үстерүдә телевидение зур өлеш кертергә тиеш дип белдергән. Әлеге йөкләмәләр бирелгәннең икенче көнендә үк хөкүмәт утырышы тулысынча диярлек казах телендә узган. Бу совет чорыннан сеңеп калган психологик бәйлелектер (элеккеге союздаш республикалар аңардан арына алмый әле һаман) – өстән әмер булуга, тиешле нәтиҗәгә ирешелә. Бер мәзәктәгечә: хуҗа Айга менәргә кушса, бүгеннән озын баскыч ясый башлаячакбыз, кушмый икән – кыл да кыймылдатмыйбыз.

Уйлап карасаң, Казахстан күптән инде үзбаш булып яшәүче дәүләт һәм аларга үз телләрендә генә сөйләшергә кем комачаулаган? Ул үзе теләгәнчә яшәргә, үзенчә сөйләшергә хаклы, әмма бу кайберәүләргә бик үк ошап бетми. Дөньяда 200 миллион халык – рус телендә, 5 миллион казахча сөйләшкәндә, тулысынча казах теленә күчү – мазохистлык, ди кайберсе. Әллә нинди сүзләр беләләр үзләре, бу өлкәдә белемнәре күп булгангадыр инде. Шундый кирәкмәгән нәрсә белән шөгыльләнеп утырган кешедә тел кайгысы буламыни ул. Казахстан латинга күчәргә дигән карарга килгәч тә, тыныч кына кабул ителмәде. Янәсе, шул рәвешле рус теленнән китү һәм аның абруен төшерү процессы башланган. «Ничек инде болай? Сатлыкҗаннар сез!» диючеләр дә булмады түгел. Ә кемне сатканнар соң әле алар? Кириллица казах телен боза икән, нигә әле ул үзенә туры килерлек графика сайлый алмый? 

Белгәнебезчә, Казахстан күптән инде союздаш республика түгел, СССР да тарих битләрендә генә калды, тирә-күршегә ничек яшәргә кирәклеген өйрәтеп, үзең күрергә теләгәнчә үзгәртергә маташудан туктаргадыр, шәт? Кытай үзенең иероглифларында яза бит әле рәхәтләнеп, синең кириллицаң да юк дип, аның белән дуслашырга, якынаерга теләмәүче юк. Башың ике булып, кириллицаңны тәкъдим итеп кара син Кытайга, Будда сакласын!

Казахстанда телнең яңа стандартларына күчү 2025 елга тәмамланырга тиеш. Дәреслекләр латиницада басылгач, эшләр күпкә тизрәк барачак дип көтәләр. Әмма бу уңайдан рус теллеләр өчен мәшәкатьләр артачак дип чаң суга тирә-күрше хәленә тыкшынырга яратучылар. Казахстанда рус теллеләр күп булу сәбәпле, аларның да мәнфәгатьләре кайгыртылырга тиеш икән. Шулай, билгеле, ләкин бу бит әле үзең теләгәнчә генә яшәргә, җирле халыкны, аларның телен бөтенләй санга сукмаска тиеш дигән сүз түгел. Башка алфавитка күчү, чит телне үзең теләмичә, кирәк булганга гына өйрәнү – кеше өчен бик зур стресс, диләр белгечләр нәкъ менә бу вакыйгалар уңаеннан. Ул белгечләр дә остарып бетте, һәрбер вакыйгага төрлечә аңлатма биреп тик утыралар. Флюгер кебек тегендә-монда боргаланып җан асраучы белгечләр җитәрлек хәзер. 
Гомер бакый күп телне белү кеше өчен файдага гына, аның аралашу мөмкинлеге арта, дөньяны күбрәк танып белә, офыклары киңәя дип сөйләнелде.

Мисал өчен татарны гына алыйк. Аны һаман бетәр, теле онытылыр дип и көтәләр, и өметләнәләр инде, максатларына ирешсәләр, икенче яктан тагын бер Кояш чыгар төсле. Бетми генә торсын әле, әллә ничә тапкыр алфавит алмаштырып, хәзер ул депрессияләргә дә бирелми, стрессларга да иммунитеты көчле. Кимендә ике телне белеп, аның офыгы да киңрәк, башы да түгәрәгрәк. Ә менә элеккеге союздаш республикаларда яшәп калучылар, тел өлкәсендә үзгәрешләр була башлауга, стрессларга бирелә, депрессияләре башлана. Моңардан котылу юлын да әйтеп бирдем бит инде – тагын берәр телне генә өйрәнергә кирәк, һич югында үзең яшәгән җирдәге җирле халыкныкын. Аңа да күңелле булыр, синең дә депрессияң бетәр. Тик утырасың аннары кымызлы касәләрне чәкештереп. Казах кымызыннан авыз иткәләп утырыр өчен генә булса да өйрәнер идем ул казах телен, валлаһи.
 

фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    шэп!

    Мөһим

    loading