16+

Декабрь аен көтмә, соңга калуың бар

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 23 декабрьгә кадәр бара. Сату-итү һәр шимбәдә иртәнге 6 сәгатьтән үк гөрли башлый.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 23 декабрьгә кадәр бара. Сату-итү һәр шимбәдә иртәнге 6 сәгатьтән үк гөрли башлый.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган шимбәдә агрофирмалар, агропредприятиеләр, фермерлар башкаладагы ярминкә мәйданчыкларына 514 машинада 40,6 миллион сумлык товар төяп килгәннәр. Мәсәлән, бәрәңге - 267,6 тонна, сыер ите - 31,3 тонна, кәбестә - 40,3 тонна, йомырка 501,4 мең данә. Министрлык тәкъдиме буенча һәр төр продукция сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 20-30 процентка арзанракка сатыла. Ярминкә мәйданчыкларының һәркайсы ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелектә тотыла. Күз тимәсен, сатуга чыгарыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе санитар таләпләргә тулысынча җавап бирә.

“Казан” агросәнәгать паркын үткән шимбәдә Арча, Балтач районнары белән “Татмелиорация” хуҗалыклары тәмле-тәмле ризыкларга күмде. Дәрвишләр бистәсендәге “Дерби” сәүдә комплексы янында Әлки районы хезмәтчәннәре сәүдә гөрләтте. Яңа Чишмә һәм Спасс районнары уңганнарын күрергә теләүчеләр Ямашев проспектының Әмирхан урамы белән кисешкән урындагы мәйданчыкка рәхим итсен. Мәскәү базарының Энергетиклар белән Шамил Усманов урамнары тарафындагы мәйданда үткәнендә сәүдә рәтләрен Буа районы агрохуҗалыклары тутырды. Авиатөзелеш районында Ленинград урамындагы 27нче йорт янындагы мәйданчыкта Биектау районы һәм “Татагрохим” предприятиеләре вәкилләрен күрергә мөмкин. Киров районындагы “Ягодная слобода” сәүдә комплексы янында, шулай ук Юдино бистәсендә Кама Тамагы, ә Чехов базары янында Теләче районнары сәүдә итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Казанда 4 ноябрьдә бәйрәм алды ярминкәсе була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading