16+

Чулпан ЙОСЫПОВА: «Мин кеше сүзен тыңламыйм»

Популяр җырчы Чулпан ЙОСЫПОВА белән бер ел элек бик озаклап сөйләшеп утырган идек. Әлеге очрашудан соң Чулпанның тормышында шактый гына үзгәрешләр дә булган икән. Алар хакында җырчының үзеннән сораштык.

Чулпан ЙОСЫПОВА: «Мин кеше сүзен тыңламыйм»

Популяр җырчы Чулпан ЙОСЫПОВА белән бер ел элек бик озаклап сөйләшеп утырган идек. Әлеге очрашудан соң Чулпанның тормышында шактый гына үзгәрешләр дә булган икән. Алар хакында җырчының үзеннән сораштык.

– Беренчедән, узган елның ноябрендә Казан театр училищесыннан киттем, чөнки үземне тулысы белән иҗатка багышлый алмый башладым. (Чулпан биредә укыта иде. – Авт.) Артист халкы ирек ярата бит инде ул. Эш графигын үзең төзүдән дә уңайлырагы юк. Икенчедән, элек үземне тулысы белән гаиләгә генә багышлаган булсам, хәзер баш-аягым белән иҗат итүгә чумдым. Яңа идеяләр белән янам, аларның барысын да чынга ашырасы килә. Моннан тыш, хатын-кыз буларак үземә дә күбрәк игътибар итә башладым. Өченчедән, әниләр сатып алган җир кишәрлегенә бик зур йорт салдык. Хәзер анда төзелеш эшләре бара. Бәлки, майда күченербез дә.

– Чулпан, соңгы вакытларда иҗатыңда активлык сизелә. Гастрольләр белән күп йөрисең, мәҗлесләр алып барасың, күмәк чараларда да еш күрәбез сине.
– Йөклелек чорында иҗатым сүлпәнәйгән иде. Хәзерге вакытта, чыннан да, үз эшемнән канәгатьмен. Аллага шөкер, өйдә утырырга туры килми, гел эштә. Шул ук вакытта мин үземне популяр җырчы дип тә санамыйм, чөнки халыкның җырчыларга карата таләпләре, сораулары башка хәзер. Ул һәр концерттан шоу көтә. Нинди генә көчле тавыш булса да, халык артисттан башка нәрсә таләп итә. Шуңа күңелем әрни. Дөрес, бер урында гына таптанырга кирәкми. Мин дә акрын-акрын гына булса да экраннар, утлар алырга планлаштырам. Мәскәү, Уфага концертлар белән барырга уйлыйм. Аеруча Мәскәүдә яшәүче мишәрләр үзләренә бик чакыра. Казан тамашачысына да матур тамаша әзерләгән көннәребез. 26 мартта филармониядә «Җырлы сәяхәт» дип исемләнгән программабыз белән чыгыш ясаячакбыз. Бик кызыклы булырга охшап тора.

– Халыкны үзең артыннан түгел, ә, киресенчә, үзең алар артыннан иярмәкче буласың, димәк?
– Бераз үзгәрешләр кертәсе килә шул, тик барысы да матди мәсьәләгә килеп төртелә. Шулай да, акрын-акрын гына булса да, максатларыма ирешергә тырышачакмын.

– Әле ярый яныңда төп ярдәмчеләрең – әти-әниең бар. Аларның нинди сыйфатларын аеруча хөрмәт итәсең?
– Быел әти белән әнинең гаилә коруларына 25 ел була. Әтинең тырышлыгын, максатына тугры калып, шуңа ирешергә омтылуын яратам. Аннан соң ул кечене – кече, олыны олы итә белә. Тавыш күтәреп эндәшкәне булмаса да, сеңлем белән мин аңардан курка идек. Ә әни үзен тулысы белән гаиләгә багышлаган кеше. Ул әтине дә, безне дә, хәзер инде минем улымны да һәрвакыт карап, тәрбияләп тора. Әти үзе дә әнине: «Андый хатыннар бик сирәк була», – дип хөрмәтли.

– Ерак юлларга чыгып киткәндә дә улыңны алар карашадыр?
– Читтән караганда, бәлки, баласын калдырып, атналар буе концертлар куеп йөри торган җырчыга охшаганмындыр. Әмма улымны иң күбе өч көнгә генә калдырганым бар, ә башка вакытта аны гастрольләргә һәрчак үзем белән алып барам. Еш кына сәхнәгә дә алып чыгам. Тамашачылардан моңа карата да төрле фикерләр ишетергә туры килә. «Күз тияр», «бу бала ачлы-туклы йөридер инде» дип язучылар да бар. (Көлә. – Авт.) Дөресен генә әйткәндә, улымның минем юлдан китүен телим, чөнки моңа мөмкинлекләре бар. Җырлармы, биерме, музыкант булырмы – анысын инде үзе хәл итәр дип уйлыйм. Иң мөһиме: минем кебек сәнгать кешесе булсын иде, чөнки үземнең тормышымны да җырдан башка күз алдына китерә алмыйм. Җырлаганда, бар авыруларым, бар борчуларым юкка чыга. Үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм. «Җырлау – эшмени инде ул» дигән фикерне бик еш ишетәм, ләкин минем «бик начар» гадәтем бар: кеше сүзен тыңламыйм. Бик кирәген генә күңелгә салам да, калганы бер колактан керә, икенчесеннән чыга.

– Чулпан, сине шактый ук яхшы беләм төсле. Ә менә кызыксынуларың турында берни дә белмим икән бит.
– Машиналар белән «җенләнәм» мин. Бу мавыгуым каннан килә дисәң дә була. Машина йөрткәндә, җырлагандагы кебек рәхәтлек алам. Машиналарны үлеп яратам. Әти белән бергәләп һәр машинаны җентекләп тикшерәбез. Рульгә беренче тапкыр 11 яшемдә утырган идем. Әти колхоз рәисе булып эшләгәндә, аның «УАЗ»игында басуда йөри идем. Ә инде таныклыкны 18 яшь тулу белән үк алдым.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading