16+

Чия бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 200 гр сыер мае, 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш кашыгы крахмал, 600 гр чия (катырылган да ярый), 2 аш кашыгы шикәр пудрасы кирәк.

Тирән савытка иләнгән он белән көпшәкләндергечне һәм шикәр комын салабыз. Болгаткач, өстенә йомырка сытабыз, каймак һәм йомшарган сыер маен кушабыз. Йомшак кына итеп камыр басабыз.

Камырның өчтән бер өлешен пленкага төреп, ярты сәгатькә суыткычка куябыз.  24 см диаметрлы таба әзерлибез. Төбенә пергамент кәгазь җәеп куябыз. Камырны шуңа бушатып, кырыйларын күтәртеп куябыз.

Чиянең төшләрен алып, согын сыгып, камырга җәябез.

Өстенә крахмал сибәбез. Суыткычтагы камырны алып, угыч белән  уабыз да чия өстенә җәябез.

180 градус эсселектәге газ мичендә 45 минут пешерәбез. Суынгач, өстенә шикәр пудрасы сибәсе була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading