Шәһри Казан

Чаңгы шуабыз әле!

Горький-Әмәт урман паркына аяк басуың була, сине шунда ук чаңгы шуучылар, скандинав йөреше белән шөгыльләнүче әби-бабайлар уратып ала. Көндәлек тормышта без күреп ияләшкән, аякларын көчкә сөйрәп, таякларына таянып басып торган картларга бөтенләй охшамаган алар.

Боларда тормыш дәрте кайный. Яшьләре 60, 70, хәтта 90да булуларына карамастан, спортта яшьләрнең дә борынына чиертергә сәләтле алар.

Пенсиягә чыккач, спортка да вакыт табыла 
62 яшьлек Валерий Буканин да актив тормыш алып бара. Чаңгычылар салган тар гына сукмактан атлап бара идем, мине чүт таптап китмәде. Пенсионер-спортчының һәр минуты санаулы икән. Спорт белән таймерга карап кына шөгыльләнә, күрсәткечләрен терки. Үзе белән беренче сыйныфта укучы оныгы Владиславны да алып чыккан. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы.

– Быел без, беренче кар төшүгә, чаңгы шуа башладык. Оныгымның беренче тәҗрибәсе генә әле бу, чаңгы шуарга үзем өйрәттем. Көненә икешәр тапкыр чаңгы шуабыз. Шушы паркта алтышар чакрым юл үтәбез. Оныгымны, сәламәт булсын дип, спортка ияләштерәм. Үземнең исә кан басымым югары – 180гә җитә. Саф һавада йөреп кергәч, нормага килә, – ди Валерий Буканин.
Заводта инженер-конструктор, өлкән мастер булып эшләгән Валерий Буканин яшь чагында әле классик чаңгы, җиңел атлетика, волейбол, футбол, ирекле көрәш белән дә шөгыльләнгән.

– Яшь чакта эш, гаилә, балалар дип, саулыкка артык игътибар бирелмәде. Пенсиягә чыккач, үзеңне карарга, физкультура белән ныклап шөгыльләнергә дә вакыт табыла хәзер, – дип елмая ул. 

Белеп кенә шуыгыз!
Саба районы, Эзмә авылы халкы да тирә-якта атаклы чаңгычылар буларак дан тота. Калатау итәгендә берничә буын тәрбияләнгән инде, араларында профессиональ спортчылар да бар. 2016 елда җирле халык биредә ял базасы ачыла дигән хәбәргә шау-гөр килгән иде. Район үзәгендә «Саба-Арена» спорт комплексы төзелү сәбәпле, ял үзәген булдыру арткы планга күчеп торган. Эзмә халкы әле өметен өзми. Заманча ял базасы булмаса да, үзләренчә – авылча рәхәтләнеп ял итә.
Эзмә урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы, җирле халыкның чаңгы спорты буенча «тренеры» Азат Галиев сүзләренчә, быел авылга чаңгы трассасы сала торган махсус техника кайткан.

– Гадәттә, без юлны «буран матае» белән сала идек. Бер юлны салу өчен сигезәр тапкыр әйләнергә туры килә. Авыл халкының 30-40 проценты чаңгыда шуа. Юл салганын көтеп кенә торалар, – ди укытучы.
Азат Галиев сүзләренчә, чаңгыга әзерлексез басарга ярамый.
– Яшь вакытта спорт белән шөгыльләнмәгән, олыгайгач кына хәрәкәтләнә башлаган кешеләр, савыгам дип, киресенчә, сәламәтлегенә зыян гына салырга мөмкин. Спорт белән ничек туры килсә, шулай шөгыльләнергә ярамый. Авыл җирендә тренерлар юк инде анысы, ләкин физкультура укытучысыннан сорасагыз да ул сезгә дөрес киңәшләр бирәчәк, – ди Азат Галиев.

Укытучы сүзләренчә, чаңгыга басканчы, иң беренче булып гади күнекмәләр эшли башларга, саф һавада тиз-тиз атлап йөрергә кирәк. Чаңгыны дөрес сайлау да мөһим роль уйный. 
– Гадәти, классик чаңгы кеше буеннан ун сантиметрга озынрак булырга тиеш. Әйтик, буең 170 сантиметр икән, чаңгының 180 сантиметрлысын сайларга кирәк дигән сүз. Гәүдә авырлыгын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Тән авырлыгы нормадан артып киткән кешеләр өчен махсус чаңгылар саталар, ләкин аларның бәяләре күпкә кыйммәтрәк йөри. Гәүдә авырлыгына карап, чаңгының тыгызлыгы да үзгәрә. Чаңгы таяклары исә күз үлчәмендә булырга тиеш, – ди Азат Галиев.

Аның киңәше буенча, яз җитүгә, чаңгыларның шуа торган өлешен махсус парафин белән майлап, күләгәле урынга бастырып куярга кирәк.
Азат Галиев үзе исә чаңгыда көн саен 15әр чакрым йөри.

Реклама

Табиблар да киңәш итә
Татарстанның медицина профилактикасы һәм спорт медицинасы үзәге баш табибы урынбасары Роза Глухова сүзләренчә, чаңгыда шуу, саф һавада йөрү һәр кешенең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.
– Чаңгыда шуу организмны кислород белән тәэмин итә. Даими чаңгы шуган кешенең гәүдә төзелеше дә төз, матур була. Бу спорт – йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалау да әле, – ди ул.
Ләкин чаңгыга бары тик үзен яхшы хис иткән, сәламәтлеге какшамаган кешеләр генә баса ала. 
– Нинди дә булса авырту, хәлсезлек сизсәгез, спорт белән шөгыльләнүне икенче көнгә калдырыгыз. Олы яшьтәге кешеләрнең хроник авырулары булу сәбәпле, аларны кузгатмас өчен, спорт белән акрынлап шөгыльләнә башларга кирәк. Чаңгыга тотынганчы башта физик күнегүләр ясагыз, буыннарыгызны «җылытыгыз». Кыш көне урамда спорт белән шөгыльләнгәндә, һава торышын да истә тотарга кирәк. Температура -17дән дә түбән булган очракта, чаңгы шуарга чыкмау хәерле. Туңу, өшү очракларын да булдырмаска кирәк. Дөрес итеп киенү дә салкын диюдән саклый. Кием җиңел, шул ук вакытта туңдырмый да, тирләтми дә торган катлы-катлы булырга тиеш. Чаңгыга иртән чыгуың яхшырак – кояш, яктылык бар. Чаңгы шуар алдыннан эч тулганчы ашамагыз. Иртән ботка ашап куйсагыз бик әйбәт. Ул җылылыкны да саклый, энергия белән дә тәэмин итә. Ашыкмагыз! Урман, табигать матурлыгыннан, чаңгы шууның һәр мизгеленнән тәм табыгыз. Нинди дә булса нәтиҗәгә ирешәм дип хәлдән таеп, үзегезне бетермәгез, – ди Роза Глухова. 

Хроник авырулары булганнарга үз организмын тыңлап, чаңгыда 20-30 минут кына йөрергә киңәш ителә. Үзегез белән термоста гөлҗимеш, карлыган, имбирь белән төнәтелгән чәй алыгыз. Җылынып та китәрсез, сәламәтлек өчен дә файдалы. 
– Гадәттә кешеләр, чаңгы шуганда егылып, җәрәхәт ала. Буыннары сызлаганнар аеруча да сак булсыннар. Җәрәхәтләр булдырмас өчен, буыннарны яхшылап яздырырга кирәк, – дип киңәш итә Роза Глухова.


Казанда кайда чаңгы шуып була?

Горький-Әмәт урман-паркы
(Совет районы, Җиңү проспекты, 69)
Эш вакыты: 10.00-20.00 (көн саен)
Прокат бәясе: олыларга – 150, балаларга – 100 сум;

«Хезмәт резервлары» стадионы
(Вахитов районы, Н.Ершов урамы, 7)
Эш вакыты: 10.00-19.00 (көн саен)
Прокат бәясе: олыларга – 150, балаларга – 100 сум;

«Локомотив» стадионы
(Киров районы, Юдино торак массивы)
Эш вакыты: 10.00-20.00 (көн саен)
Прокат бәясе: олыларга – 120, 14 яшькә кадәр булган балаларга – 80 сум;

«Динамо» базасы
(Киров районы, Аккош күле)
Эш вакыты: 8.00-16.00 (эш көннәрендә), 9.00-17.00 (ял көннәрендә); 
Прокат бәясе: олыларга – 150, балаларга – 80 сум.

«Комплекс трамплинов» стадионы
(Совет районы, Нагорный бистәсе)
Эш вакыты: 10.00-18.00 (ял көннәрендә), 14.00-18.00 (сишәмбе-җомга)
Прокат бәясе: тау чаңгылары – 200, классик чаңгылар – 120-150 сум.

«Имәнлек» (Дубравная) чаңгы базасы
(Идел буе районы, Дубравная, 2Б)
Эш вакыты: 10.00-22.00 (көн саен);
Прокат бәясе: сәгатенә – 150 сум. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 17:35
    Раковина, унитаздагы күгәрекне ничек бетерергә? Раковина, унитаздагы күгәрекне бетерү өчен аш серкәсе кулланыгыз.
    137
    0
    0
  • 26 май 2018 - 17:34
    Тузганак балы ясау ЫСУЛЫ Мин һәр елны шушы чорда тузганак балы ясыйм.
    229
    0
    2
  • 26 май 2018 - 15:38
    Көтәр кешең булса... «Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса» диләр. Шулай, ахры... Гомер иткән ирең сине күрми-белми, синең белән исәпләшми башласа, башыңа авыру төшсә, хәлләр хөртиләнә икән шул...
    285
    0
    4
  • 26 май 2018 - 09:39
    Тимершәехнең изге догасыннан башланган юл Адәм балаларыныкы кебек, авылларның да язмышы төрле. Кайсылары дөньяга барлыгын белдергәннән бирле яши, үсә, киңәя, тарихта үзенең урынын билгели. Әмма шул ук вакытта таралып юкка чыкканнары, исеме онытылганнары да шактый. Бәхетле очрак булып, аларны һәвәскәр тарихчылар эзләп табар бәлки, картада урынын билгеләр, халык хәтеренә теркәр. Сабый дөньяга аваз салганда, «Бәхете белән тусын» диләр, бу авылларга да кагыла, күрәсең. Тимершәех атлы кеше, авылга нигез салганда, нинди догалар укыгандыр, әмма исеменең гасырлар буена халык телендә генә кабатланмыйча, дөнья тарихына языласын, күпләрнең язмышын шул җирлеккә бәйләячәген күз алдына да китермәгәндер. Тимершәехтән Тимуш-Тимәшкә әверелгән әлеге авылның бөтен дөньяга танылуына берничә сәбәп бар, әмма күбрәк ул кара алтын белән бәйле.
    130
    0
    0
  • 26 май 2018 - 09:31
    Китап бәйрәме Татарстан китап нәшриятының иң яхшы китаплары илнең төп мәдәни бәйрәмендә тәкъдим ителәчәк. 31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дип аталган китап фестивале узачак. Дүрт көн барган фестивальдә илнең иң яхшы театрлары һәм музыкаль коллективлары үзләренең программаларын куячак. 
    81
    0
    0
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    316
    0
    0
  • 25 май 2018 - 16:41
    Косметик чаралар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Косметик чараларның составы белән кызыксынасызмы? Укып карап, берни дә аңламадык дияргә җыенасызмы? Алай икән, түбәндәге киңәшләребез сезнең өчен.
    131
    0
    0
  • 25 май 2018 - 16:13
    «Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да шәһәргә калачак» Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан “МАЗ 203” маркалы түбән идәнле 94 автобус алды.
    302
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:20
    Булгур ярмасы ашагыз: картаюны акрынайта, бавыр эшчәнлеген көйли, организмны шлаклардан чистарта Соңгы елларда, борай кебек үк, булгур ярмасы да популярлашты. Әлеге файдалы ярмадан пылау да, аш та, ботка да пешерәләр, салат та ясыйлар.
    188
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:50
    Гүзәл Уразова: «Илдар мине танымады» Бу көннәрдә мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрик итәбез һәм ак юллар телибез!
    5584
    1
    73
  • 25 май 2018 - 12:29
    «Туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора» Милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы Мәскәүдә, 15 милли республика вәкилләре катнашында, зур түгәрәк өстәл узды. Аның нәтиҗәсе буларак, тиздән «Россия халыкларының демократик конгрессы» барлыкка киләчәк.
    176
    0
    0
  • 25 май 2018 - 11:13
    Яхшы куасны ничек сайларга? Җәй җитү белән, халыкның әлеге традицион эчемлеген сатучылар арта. Шунлыктан базарда тәкъдим ителгән куасны ничек дөрес сайларга дигән сорау аеруча актуаль яңгырый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре күбекле эчемлек сайлаганда ялгышмаска өйрәтә.
    218
    0
    1
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 26 май 2018 - 10:52
    Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне
    Россия эшмәкәрлек көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә. Бу көн Россия Федерациясе Президентының “Россия эшмәкәрлек көне турындагы” Указы белән гамәлгә куелган.
    64
    0
    0
Ночной режим