16+

Яллар көтә безне: бәйрәм көннәрендә кайда, ничек ял итәргә мөмкин?

Бу атнада, бәйрәм уңаеннан, өч көн ял итәчәкбез: 4, 5, 6 ноябрь – ял көннәре. Нәрсә уңаеннан соң? 4 ноябрь – Бердәмлек көне, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Өлкән буын октябрь бәйрәмен онытмагандыр: 7 ноябрь – Бөек Октябрь революциясе көне дә әле. Барысын бергә «октябрь бәйрәмнәре» дип атаучылар да бар.

Яллар көтә безне:  бәйрәм көннәрендә кайда, ничек ял итәргә мөмкин?

Бу атнада, бәйрәм уңаеннан, өч көн ял итәчәкбез: 4, 5, 6 ноябрь – ял көннәре. Нәрсә уңаеннан соң? 4 ноябрь – Бердәмлек көне, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Өлкән буын октябрь бәйрәмен онытмагандыр: 7 ноябрь – Бөек Октябрь революциясе көне дә әле. Барысын бергә «октябрь бәйрәмнәре» дип атаучылар да бар.

7 ноябрь ял көне булмаса да, быел Бөек Октябрь революциясенә 100 ел тулу уңаеннан, бәйрәм рухы булыр. Әнә, Казандагы бердәнбер Совет ашханәсендә, ашаган өчен, совет акчалары белән түләргә мөмкин булачак, КПРФ республика комитеты 5 ноябрьдә Тинчурин театрында партия активының тантаналы җыелышын уздыра, 7 ноябрьдә Мулланур Вахитов һәйкәле янында митинг үткәрәчәкләр.

Митинг дигәннән, кечерәк чакта ул маршларны, кайсы бәйрәм уңаеннан үткәрелгәнен белмәсәк тә, көтеп ала идек. Ниндидер бәйрәм рухы, ил белән горурлану хисе бар иде. Дәү әниемнең октябрь бәйрәмендә иртән торып мичтә өчпочмак, алма пирогы пешергәне, дәү әтинең мунча якканы истә, кич белән клубта авыл үзешчәннәре концерт куя торган иде. Бүген бәйрәмнәр ватанпәрвәрлек хисе уятмаса да, ял бирелгән икән, моннан файдаланып калырга кирәк. Балаларның көзге каникулы, 4 ноябрь – Бөтендөнья ирләр көне дә икән бит әле.

Бәйрәмнәрдә театр, концертларга барырга була. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында 5-7 ноябрь көннәрендә Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектакленең премьерасы булачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында исә зур бәйрәм. Кәрим Тинчуринның тууына – 130 ел, Россиядә Октябрь революциясенә – 100 ел, Казанны азат итүгә 100 ел тулуга багышлап, театр 6 ноябрьдә «Соңгы әсәр» премьерасын тәкъдим итә. Ул Кәрим Тинчуринның тәмамланып бетмәгән «Мәрҗәннәр» әсәре буенча куелачак. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 4 ноябрьдә Филүс Каһиров концерты, «УНИКС» концертлар залында тамашачыларны шимбә көнне Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов көтеп кала. Сәнгать сөючеләр «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бакый Урманченың 120 еллыгына багышланган күргәзмәгә бара ала.

5 ноябрь көнне исә Казан буйлап немец архитекторлары ясаган биналарны күрергә мөмкин булачак. Монда Мәскәүдә игезәге булган үзенчәлекле бина, Карл Фукс турында кызыклы мәгълүматлар сөйләячәкләр. Экскурсия бушлай. Катнашырга теләүчеләр 14.00дә Бауман урамындагы сәгать янында җыела.

Бу ялларда урман утырту акциясенә дә кушылырга була. Волонтерлар Казан, Питрәч, Лаешта агач утыртачаклар. Теләгән һәр кеше 4-5 ноябрь көннәрендә сәгать 9.00да «Мега» сәүдә үзәге каршына килә ала. Бәйрәм уңаеннан уздырылган чаралар исемлеген газетаның 3нче битеннән укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading