16+

Быел кыш нәрсә модада булачак?

2018 елгы кышта бик күп кием мехтан тәкъдим ителә. Кайбер фасоннар 50 нче еллар модасын кабатлый. Әмма мехларының гадәти булмаган төсләре белән кызыклы образлар барлыкка килә.

2018 елгы кышта бик күп кием мехтан тәкъдим ителә. Кайбер фасоннар 50 нче еллар модасын кабатлый. Әмма мехларының гадәти булмаган төсләре белән кызыклы образлар барлыкка килә.

Дизайнерлар гүзәл затларга быелгы сезонда сыланып торган карандаш-күлмәкләр кияргә киңәш итә. 40 нчы еллар стилендәге күлмәкләр дә актуаль булачак. Аларның озынлыгы тездән аста булырга тиеш. Бәйләнгән күлмәкләрне дә бик теләп киячәкләр.

Хатын-кызлар чалбарны тулысынча үз итеп бетерделәр инде. Дизайнерлар бу сезонда аларны манжет белән тәкъдим итә. Аларның кыскалары да, классик формадагылары да манжетлы булу шарт, диләр алар. Киң чалбарларны да курыкмыйча кия аласыз.

Свитерлар оверсайз стилендә тегеләчәк. Аларда эклектика стиле өстенлек итә. Киң җиңле, чигелгән, аппликацияләр белән бизәлгән, бәби итәкле итеп тегелгән свитерларны күрсәгез, алмый китмәгез. Свитер урынына бәйләнгән күлмәкләр дә кияргә була.
Озын җиңле водолазкалар да модада.

Пәлтәнең кайсын сайларга белмәсәгез, классик стильдәге биллесенә (аны Кызыл Армия стиле дип тә әйтәләр) яки мехлы модельләргә тукталыгыз.
Аяк киемнәре турында да онытмыйк. Мода итеп киенергә теләсәгез, ботфортлар алыгыз. Аларның кунычы биек булган саен яхшы. Танкеткадагы күн итекләр дә модада.

Шакмаклы итәк, күлмәк, чалбарлар, хәтта аяк киемнәрен дә курыкмыйча кия аласыз. Шакмаклар эре дә, вак та була ала.
Быел бәрхет тә модада булачак. Кичке күлмәкләрнең бәрхеттән тегелгәннәре сезнең гәүдәгезне зифа итеп күрсәтәчәк. Бәрхет пиджакларны, ефәк блузалар белән, эшкә дә киеп була. Ул шулай ук джинс чалбар белән дә бара, дип тынычландыра дизайнерлар.
Ә менә баш киемнәреннән “әбиләр исе килә”. Шапкалар безне 30-40 нчы елларга “кайтарып куя” дисәң дә ялгыш булмас. Мехлары 50 нче елларны кабатлый. Тюрбаннар, оекбаш сыман шапкалар быел да актуаль.

Аксессуаралр турында да әйтми калмыйк. Модада киң һәм бик киң путалар булачак.
Төсләргә килгәндә, подиумнарда күрсәтелгә киемнәргә караганда, тун, тренч, пиджак, свитерларның ак, саргылт төстәгеләре популяр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading