16+

Буа галимнәр үстерә

Мәктәпләрдә фәнни-гамәли конференцияләр уздыру соңгы араларда модага керде бугай. Һәр төбәк тирә-яктан укучы-укытучылар җыеп, үз конференциясен уздыра. Бу – укучыларны мәктәп партасыннан ук фән эшенә тартырга ярдәм итәргә тиеш, дип уйлый оештыручылар. Һәм ялгышмый да. Шундый конференцияләр Буада да бер атна эчендә икәү үтте.

Буа галимнәр үстерә

Мәктәпләрдә фәнни-гамәли конференцияләр уздыру соңгы араларда модага керде бугай. Һәр төбәк тирә-яктан укучы-укытучылар җыеп, үз конференциясен уздыра. Бу – укучыларны мәктәп партасыннан ук фән эшенә тартырга ярдәм итәргә тиеш, дип уйлый оештыручылар. Һәм ялгышмый да. Шундый конференцияләр Буада да бер атна эчендә икәү үтте.

«Кояшлы ил» нуры 
Шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге әлеге республикакүләм фәнни-гамәли конференция өченче тапкыр уздырыла. Талантлы якташларына багышлап, Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбе коллективы бу эшне Әхмәт аганың зур юбилей – 80 яшьлегендә башлап җибәргән иде. Ул чакта якташларының тәбрикләвен ишетергә Әхмәт Рәшит хатыны – әдибә Мәдинә Маликова белән кайткан иде. Чәчкаплылар бу матур эшне традициягә әйләндергәннәр. Быел әдип олы яшьтә һәм сәламәтлеге начар булу сәбәпле, үзе кайта алмаса да, бу чараның дәрәҗәсен киметмәслек итеп оештырганнар. Шагыйрь Ватанына каләмдәшләре: Галимҗан Гыйльманов, Марат Әмирханов, Йолдыз, Рифат Сәлах, Фәнил Гыймадов кайтты. Алар балаларның эшенә гадел бәя бирергә тырыштылар. Ә бу җиңел генә булмады. Чөнки һәр чыгыш ясаучы укучы, укытучысы белән бергәләп, ныклап әзерләнгән, бары тик җиңәргә дип кенә килгән иде. Тагын шунысы да сөендерде: гадәттә, мондый конференцияләрдә югары сыйныф укучылары гына катнаша. Ә Чәчкапка башлангыч сыйныф укучылары да күпләп килгән иде. Алар Әхмәт аганың һәм башка шагыйрьләрнең күңелләренә ошаган шигырьләрен ятлап, чатнатып сөйләп, жюрины сокландырдылар. 
Конференциянең тагын бер уңай ягын билгеләп үтәсем килә. «Үзем сайлаган язмыш» дигән секциядә балалар хезмәт кешесенә дан җырлады. Алар арасында район күләмендә һәм исемнәре республикага танылган якташ шәхесләр дә бар иде. Бу – укучылар күңелендә туган ягы, аның кешеләре белән горурлану хисләре тудыруның иң җайлы ысулыдыр, мөгаен. Берьюлы берничә көймә койрыгын тотып була. Ә инде кайчандыр китапларын яратып укыган язучы кулыннан бүген җиңүче дипломы алу һәм аның белән истәлеккә фотога төшү балалар күңелендә онытылмас хатирә булып сакланыр.

«Мәктәптән – фәнгә, иҗатка»
Буаның Вахитов исемендәге гимназиясендә узган конференция Буа, Апас укучыларын гына түгел, хәтта Чувашиядә яшәүче нәни милләттәшләребезне дә җыйган иде. Ул авылдашым, исеме татар әдәбиятына беренче тарихи роман язучы буларак кереп калган Касыйм Бикколовның тууына 150 ел тулуга багышланса да, бөтен әдәбиятыбызны, тарихыбызны колачлады дисәк тә, һич арттыру булмас. Секцияләрнең «Тел күрке – сүз», «Без тарихта эзлебез» дип аталулары үзе үк моңа дәлил. Укучыларның тырышлыкларын һәм белемнәрен бәяләргә якташ галим-язучылар кайтты. Филология фәннәре докторы, пофессор Флюра Сәйфуллина үзенең Касыйм Бикколов иҗатын өйрәнүче аспиранты Лилия Нурлы белән, «Сүз» нәшрияты директоры Ландыш Сәләхетдинова, Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре һәм шагыйрә Йолдыз (әлеге юлларны язучы) катнашты. Күрше Ульяновск каласыннан өлкәнең татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәмис Сафин да килгән иде. Без барыбыз да балаларның эзләнүләренә, фәнни табышларына игътибарлы булырга тырыштык. 
Шәхсән мин үзем балалар иҗаты секциясендә катнашып, алар каләменнән тамган шигырь-хикәяләрне тыңлап хозурландым. Чувашстанның Комсомол районы, Тукай мәктәбеннән килгән башлангыч сыйныф укучылары үзләренең талантлары белән генә түгел, үткенлекләре белән дә күңелне яуладылар. Ара ерак, башка республика, юл газабы дип тә тормаганнар укытучылар – мәктәпләренең иң нәни укучыларын – I-II сыйныфларны алып килгәннәр Буага. Әдәбиятыбызга зур әдип, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланы биргән төбәктә бүген дә шигырь мичкәсе буш түгел икән, дип сөенеп утырдык. Әле кечкенә булуларына карамастан, мишәр малай-кызлары җәйге яллары, мәктәптә укулары турында кызыклы итеп язганнар. Билгеле инде, укытучыларының шундый шигъри җанлы икәнен аңлавы кыен булмады безгә. Ләкин укытучы җанындагы шигырь утын укучысы күңелендә дә кабызырга тырышкан һәм инде очкыннары да күренә башлаган икән, рәхмәттән башка бер сүз дә юк. Киләчәк әдәбиятыбыз, аның укучылары исеменнән әйтелергә тиештер ул рәхмәт. 
Ике конференциядән дә һәркем Буадагы чыгышының истәлеген алып кайтып китте: катнашучылар – сертификатлар, җиңүчеләр – дипломнар. Җиңелүчеләр булмады. 
– Ә иң төп җиңүче туган телебез, милләтебез, әдәбиятыбыз, фәнебез булсын иде, – диде ике конференциянең дә оештыручылары.
Дөрес, мондый конференцияләргә карата фикерләрнең төрлесен ишеткән бар. Кемнәрдер катнашырга, җиңәргә омтылганда, кайберәүләр «нигә кирәк инде ул моның кадәр күп, вакыт уздырып? Укучыларны да, укытучыларны да ялганларга, күз буярга өйрәтә», – дип, читтә торуны хубрак күрә. Мондыйларга җавап сүзе бер генә: булсын әле алар. Күп булсын, аларда укучылар, укытучылар күпләп катнашсын. Күп арасыннан сайлап алырга ансат булмаса да, мондый конференцияләр укучыларга фән дөньясына беренче сукмак салышырга, бу илдә баганалы юллар юк икәнне кечкенәдән аңларга ярдәм итсен. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading