16+

«Бу әле чәчәге генә: Гөбнә елгасы күтәрелә башласа, нишләрбез?!»

Фәнис Мирхәтуллин, Яшел Үзән районынын Мамадыш Әкил авылы башлыгы:

«Бу әле чәчәге генә: Гөбнә елгасы күтәрелә башласа, нишләрбез?!»

Фәнис Мирхәтуллин, Яшел Үзән районынын Мамадыш Әкил авылы башлыгы:

- Су басулар элек тә була иде. Көймәләрдә йоргән чаклар да булды. Тик дамбаны ныгытканнан соң, менә инде биш ел язгы ташу артык зыян китерми иде. Быел һава торышының кинәт җылытып җибәрүе аркасында, кечкенэ генә Шеланда елгасы ярларыннан ташып, авылны су басты. Бу елгада кондызлар кубәйгән диделәр. Күрәсең, аларның да тәэсире булгандыр. Авылда фермага таба яңа юл салалар,бәлки ул да каршылык тудыргандыр. Хәзер экскаватор өч жирдән юл ачты. Авыл эчендә су жирдән 60-70 сантиметрга кутәрелгэн иде, хәзер 50 сантиметр тирәсе – азрак кимеде. Бу әле чәчәге генә. Гөбнә елгасы күтәрелә башласа,  авылның икенче башын су басу куркынычы зур. Барысын да контрольдә тотарга тырышабыз. Өч көймәбез әзер. Халыкка аңлату эшләре алып барыла. Йортлар иминиятләштерелгән. Су басудан иң ышанычлысы - иминиятләштерү.

«Ишектән ургылып су керә башлагач, келәмнәрне чак жыеп өлгердек» (ВИДЕО)

SOS: Татарстанның бер авылында 25 йортны су баскан! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading