16+

Бәлки сездә салкын тию түгел, ә аллергиядер? (КИҢӘШЛӘР)

Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кы­чыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә язга аллергия дигән сүз.

Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кы­чыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә язга аллергия дигән сүз.

Аны язгы поллиноз дип атыйлар. Ул - үсемлекләрнең серкәсе барлыкка китерә торган сезонлы аллергик авыру. Аллергия - иммун системаның организмга эләккән кайбер матдәләргә реакциясе. Язгы аллергиянең билгеләре күпләргә таныш: томау төшү, борын тыгылу, күздән яшь агу, кычыту, бит һәм тән шешенү һ.б. Шуңа күрә, аллергиядән азапланучылар моңа алдан ук әзер булып торырга, барлык чаралар белән коралланган булырга тиеш.

Шулай итеп, язга аллергия булган кешеләргә төп киңәшләр:

1. Табиб-аллергологка барыгыз.
2. Дәвалануны инде үсемлекләр чәчәк атканчы ике атна алдан башлагыз. Күзләргә һәм борынга махсус тамчылар тамызырга кирәк.
3. Табиб билгеләгән антигистамин препаратлар ярдәмгә киләчәк, алар аллергиянең чагылышын җиңеләйтәчәк.
4. Аллергеннар кием һәм чәчләрдә утырып калырга мөмкин, шуңа күрә, урамнан кергәч тә өс киемнәрегезне салыгыз һәм чәчләрегезне юыгыз.
5. Аллергиядән интегүче кеше булган өйдә форточкалар, серкә кермәсен өчен, юеш марля белән капланган булырга тиеш.
6. Серкә белән көрәшүнең төп ысулы - өйне көн саен җыештырып, тузаннарын сөртеп тору.
7. Һаваны дымландыра торган махсу җайланма алырга була. Аның ярдәмендә өйдәге дымлылык 70-80 процентка артачак, бу исә аллергеннардан сакланырга булышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading