16+

Бәлеш пешкәнче, таба мичтә «пешә»

Кукмара егетләре күршеләрендәге Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә табалар җитештерә башлаганнар дигәнне ишеткәч, күз алдына тугыз-ун кеше эшләп ята торган нәни генә бер цех килде. Шулай да барасы иттек.

Бәлеш пешкәнче, таба мичтә «пешә»

Кукмара егетләре күршеләрендәге Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә табалар җитештерә башлаганнар дигәнне ишеткәч, күз алдына тугыз-ун кеше эшләп ята торган нәни генә бер цех килде. Шулай да барасы иттек.

Цех түгел, завод
Нократ Аланы шәһәренең читендә җитештерү мәйданын көчкә эзләп таптык. Ялан кырга зур амбар кебек берничә бина салып куйганнар. Безнең таба ясаучыларыбыз шушының бер өлешендә эшлиләрдер инде дибез. Басу. Караңгы төн. Монда бездән башка беркем юк кебек. Амбарның зур ишеген каерып ачып эчкә керәбез дә хәйран булып катып калабыз. Тулы бер завод ләбаса бу! Кырмыска оясы кебек кайныйлар, кайнаталар, коялар. Хисләрне бераз йөгәнләгәннән соң, җаваплы кешеләрне эзләп табып, ничек итеп таба ясауларын үз күзләребез белән күрү бәхетенә дә ирештек.

Бу җитештерү мәйданын чынлыкта завод дию дөрес булыр. Биредә елның 365 көнендә 24 сәгать буе эшлиләр, 200 төрдән артык товар җитештерәләр. Дүрт смена, барысы диярлек ир-егетләр. Башкача була да алмыйдыр, эш җиңелләрдән түгел. Синең күз алдында кисәкле алюминий иң элек су кебек сыек формага килә. Көмеш су шушындый була торгандыр инде ул. Аны махсус чүмечләр ярдәмендә төрле формаларга салалар, санаулы минутта сыекча табага әйләнә дә куя. «Ризыкны мичтән алганчы, үзең мичкә кереп пешкәндәй буласың», – дия торган иде әни мәрхүмә. Табалар да, бәлеш белән мичкә кергәнче, үзләре әллә ничә тапкыр мичтә «пешә» икән әле. Алюминий савыт-сабаларны әзер калып белән җитештерүчеләр дә бар. Бу очракта әзер алюминий табагыннан түгәрәк кисеп алына һәм ул билгеле калыпка салына. Хуҗабикәләр колагына бер киңәш. Коеп ясалган савыт-сабалар күпкә ныграк килеп чыга. Ул таба төбен калынрак итәргә дә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә табаның кулланылу вакыты да биш-җиде елга озайтыла.

Сыналу 
Утта, мичтә эшлисе, сыналасы шул табаларга. Шуңа да алар иң элек төп чыныгуны, тикшеренүне шушында үтә. Тикшерү дигәннән, ул биредә бик катгый куелган. 
– Җитештерелгән товарның 10-15 проценты сыйфат комиссиясен узмаска тиеш. Югыйсә сыйфатка хилафлык килергә мөмкин, – ди компаниянең әйдәп баручы белгече Марат Гомәров. 
Көчле ут яктысында товарны энә күзеннән үткәрүче белгечләрне күргәч, моңа үзебез дә инандык. Гади кеше игътибар да итмәс иде, алар исә нидер табалар. «Менә монда алай түгел, болай булырга тиеш», – дип кимчелекне төртеп күрсәткәннән соң да без бәйләнерлек әйбер тапмадык. Сыйфат өчен көрәш шулайрак бара икән. Теләсә кайсы табаны алып урталай кисеп тә сыйфатын тикшерәләр. Табалар артык калын да, юка да булмаска тиеш. Югыйсә ризык йә пешми, йә яначак. 
Бер формага китерелгәннән соң, табаларны буяу, ягъни нинди дә булса катлам белән каплау процессы башлана. Аның ике ысулы бар. Гади генә итеп әйтсәк, берсен пумала белән буяу дип алсак, икенчесендә сиптергеч кулланыла. Нәкъ менә икенче ысул иң яхшысы дип санала да. Бу очракта катлам калын һәм тигез була. Без күргән буяу җайланмалары Германиядән кайтартылган. Эшләүче егетләр дә укып өйрәнгәннәр. Нәрсә белән каплауга карап, табалар төрләргә бүленә: керамик, мәрмәр, гранит... Болар турында соңарак сөйләшербез, хәзер табаларны 420 градуслы мичкә тыгабыз. Алюминий өстенә салынган катлам нык итеп кибеп ябышырга тиеш.
Алдан әйткәнемчә, мичләр беркайчан да сүндерелми. Сүнсәләр, алар ярылырга мөмкин икән.

Хуҗабикәләргә киңәшкә
Заводтта йөргән арада, ничек итеп сыйфатлы таба сайларга икәнлеген дә сораштык. Коеп ясалган савыт-сабаларны шушы килеш кенә дә кулланырга була, ул сатуда да бар. Хуҗабикәләр исә заманча табаларга өстенлек бирә. Кайберәүләр өчен зурлыгы яки кечкенәлеге генә түгел, төсе, формасы да мөһим. Кайчандыр табаларны гел түгәрәк була дип йөрсәк, хәзер алар шакмаклы да була. Андыйлар, гадәттә, икенче ризыкларны әзерләү өчен кулланыла һәм күбрәк сыйдырышлы була. Төпләре сырлы (рельефный) булганнары итне аз май белән, яндырмый кыздырырга мөмкинлек бирә. 
Таба сайлаганда, гаиләдәге кеше саныннан чыгарга кирәк. Ике йомырка кыздырыр өчен зур таба тотмассың бит инде. Шулай да аш бүлмәсендә төрле зурлыктагылар булса әйбәтрәк.
Табалар, нәрсә белән каплануына карап, төрләргә бүленә дидек. Катлам берничә кат була ала, бәя дә шуңа карап үзгәрергә мөмкин. Бу аның ныклыгын, хезмәт итү срогын арттыра.

Керамика белән капланган 
Экологик яктан чиста һәм сәламәтлек өчен 100 процент зыянсыз, чөнки аның составында «химия» юк. Моннан тыш керамик савытта бактерияләр тиз үрчеми. Бер үзенчәлеге – ул температураның үзгәрүенә бик сизгер, керамик өслекле савытны суыткычтан алгач та утка куярга ярамый. Температура кисәк кенә алышынганда, өслек чатнарга мөмкин. Шулай ук суыткычтан алып, салкын яшелчә салып та кыздырмагыз. 

Тефлон
Политетрафторэтиленны без кыскача тефлон дип йөртәбез. Тефлонлы табалар ризыкны яндырмый дигән фикер яңа түгел. Дөреслектә исә ул да яндыра, ә бары тик ризыкны таба төбенә ябыштырмый һәм шуңа күрә аз күләмдәге май салып та пешерергә, кыздырырга була. Димәк, ризыкның калориясе кими дигән сүз. Кайберәүләр тефлонны сәламәтлек өчен зарарлы дип саный. Әмма күп кенә тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өслегенә зыян килмәгәндә, тефлон зарарлы була алмый. Хәзер аны еш кына минераль яки металл өстәмәләр кушып җитештерәләр. Сүз мәрмәр, гранит табалар турында бара. Мондый савыт-саба тиз генә тырналмый һәм сәламәтлеккә куркыныч янамый, ди җитештерүчеләр. Безгә сер итеп кенә әйттеләр: юк-барга акча сарыф итәсегез килмәсә, мәрмәр таба эзләп җәфаланмагыз. Әллә ни аермасы юк. Иң мөһиме – табада ризык пешергәндә, тимер чәнечкеләр, кашыклар, калаклар кулланмагыз, шомарту үзлеге булган чистарткычлар файдаланмагыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading