16+

Бәла ялгыз йөрми: янгыннан зыян күргән инвалид егеткә ярдәм кирәк

Казанның Кече Клыки бистәсендә яшәүче I группа инвалид егет Антон КАЙНОВ бәлагә тарыган. Йортында янгын чыккан. Булышыр кешесе юк, әнисе пенсионер, әтисе күптән вафат, төп таянычы – хатыны Екатерина. Әмма аның хезмәт хакы, Антонның пенсия акчасына гына әллә ни майтарып булмый. Аны борчыган мәсьәләләр – янгыннан калган торак кына да түгел...

Бәла ялгыз йөрми: янгыннан зыян күргән инвалид егеткә ярдәм кирәк

Казанның Кече Клыки бистәсендә яшәүче I группа инвалид егет Антон КАЙНОВ бәлагә тарыган. Йортында янгын чыккан. Булышыр кешесе юк, әнисе пенсионер, әтисе күптән вафат, төп таянычы – хатыны Екатерина. Әмма аның хезмәт хакы, Антонның пенсия акчасына гына әллә ни майтарып булмый. Аны борчыган мәсьәләләр – янгыннан калган торак кына да түгел...

«Катяны Аллаһы Тәгалә бирде»

Йорт каршында – кирпеч өеме, тәрәзәдән корымлы стеналар күренеп тора. Өй эчендә сөрем исе әле дә бетеп җитмәгән.
– Ул көнне бездә яшь тә өч айлык баласы белән туганыбыз да кунакта иде. Иртәнге биштә төтен исенә уяндык. Ничек янгын сүндерүчеләргә шалтыратканымны, йорттан чыгып өлгергәнебезне хәтерләмим дә, утта янган носкиларыбыз әле дә бакчада ята, – ди инвалидлар арбасында гына хәрәкәтләнүче Антон.

Янгын электр челтәрендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дигәннәр. Шөкер, йортның бер өлешенә зыян килмәгән. Тик олы якның эчке ягы көл булган. Су сиптергәннән соң, юештән идән асты да ишелеп төшкән. Йорт иминиятләштерелмәгән. Кайновлар гаиләсе, булдыра алганча, йортны рәткә китерергә тырышалар. Екатерина аш бүлмәсендәге сөремне чип-чиста итеп юып чыгарган. Бурычка 200 мең сум акча алып идәннәр җәйгәннәр, тәрәзәләр куйдырганнар. Эшлисе эшләр җитәрлек. Төзелеш материаллары кирәк, җиһазлар янып беткән. Җиргә иңеп барган сарайны төзекләндерергә дә хыяллана Антон. Сарай булса, тавыклар да асрар идем ди.

34 яшьлек ир тумыштан инвалид. Церебраль параличтан интегә. Бу йорт аның туган нигезе. 13 ел элек язмыш Антонны Екатерина белән кавыштыра. «Хатыным сау-сәламәт, аны миңа Аллаһы Тәгалә үзе бирде», – дип сөенә егет. Кызганыч, Катя белән генә күрешә алмадык. Ул эштә иде.
Антон татарча да аңлый булып чыкты. Катнаш гаиләдә үскән икән. Әнисе, дәү әтисе татарлар. Ике сүзнең берсендә, Аллаһыны искә ала. «Алла кушкан гомерне яшим, зарланмыйм», – ди.
Зур гына бакчасы ялт иткән. Яз-җәен шунда эшли. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Бакчасындагы чыршылар төбендә ак гөмбәләргә кадәр үсә. Элегрәк Антон гөмбә ярдәмендә дәвалау белән кызыксынган.

Күпердән егылган чак та булды

Антон Кайнов «Народный фронт» иҗтимагый-сәяси оешмасында эшли. Инвалидлар өчен уңайлыкларны тикшерә. Кызганыч, «Уңайлы мохит» программасы кысаларында, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә яшәү шартларын яхшырту өлкәсендә күп нәрсәләр эшләнсә дә, чишелмәгән мәсьәләләр җитәрлек. Метро тукталышларында, җир өсте кичүләренең күбесендә лифтлар эшләми, җәмәгать транспортында инвалидларга уңайлыклар тудырылмаган, күп оешмаларда пандуслар юк. Шул ук Кече Клыки бистәсендә дә бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек.

Антон безгә бер күперне күрсәтте. Бистәнең чокыр-чакырлы, асфальт җәелмәгән юлларыннан пычрак ерып чак барып җиттек анда. Ул үзе ияләнгән, артыннан куып тотып булмый. (Инвалидлар арбасы ватылса гына эш харап, ди. Өч ел элек яңа арба бирергә тиеш булсалар да, әлегә вәгъдә ителгәнне көтәргә генә туры килә.) Күпер аша халык автобус тукталышына чыгып йөри. Бу тар, бер якка кыйшаеп торган калай күпердән чыгуы сәламәт кешегә дә ай-һай. Кар явып китсә, бозлавык вакытында бөтенләй куркыныч.

– Берсендә кыш көне, арбам белән янтаеп, күпердән төшеп киттем. Ярый, уңышлы егылдым. Кар күп яуган иде. Әйләнгеч юлдан тукталышка кадәр бик ерак. Ярты бистәне урарга кирәк. Шуңа да гомерне куркыныч астына куеп булса да, азапланырга туры килә инде, – ди Антон.
Бәла ялгыз йөрми диләрме әле? Үзенчә тырышып, тырмашып яшәгән егетнең проблемаларына янгын да өстәлгән. Шундый авыр хәлдә дә сабыр булып калган, яшәү дәрте сүрелмәгән Антонга сокланырлык.
Кайновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр редакциягә мөрәҗәгать итә ала.

Сүзен-сүзгә

Рөстәм Гомәров, Совет районы башкарма комитетының торак массивларын төзекләндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– Киләсе ел башында торак массивларны, юлларны төзекләндерү программасына кертелә торган урамнар исемлеге билгеләнәчәк. Без ул программага торак массивларны кертергә тырышачакбыз, әмма 2018 елда торак массивларны төзекләндерү өчен бюджеттан акча каралмаган. Авыл җирендә юлларны, күперләрне үзара салым акчасына ремонтлау дигән нәрсә бар. Тик шәһәр яны бистәләре Казан муниципалитетына карый. Үзара салым җыю турында карар кабул итү өчен барлык Казан кешесе тавыш бирергә тиеш була. Бу, әлбәттә, катлаулы. Тиздән бу мәсьәләгә кагылышлы яңа закон кабул ителер дип көтелә. Аның нигезендә үзара салым җыюны муниципалитет түгел, территориаль җирлекләр үзләре хәл итә алачак. Ул чакта бистә халкы үзара салым җыярга риза булса, күперне дә үз теләкләре белән төзекләндерә алыр иде. Кызганыч, мондый проблема Кече Клыкида гына түгел, башка бистәләрдә дә бар. Тик әлегә берни дә вәгъдә итә алмыйм.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading