16+

Бәхил булыгыз, балыклар!

Быелгы җәйге көннәрнең берсендә, чиләк-кармакларын алып, велосипедларына утырып, минекеләр якындагы күлгә китте. Бер-ике сәгать үтүгә, шактый бай «ау» белән кайтып та керделәр.

Быелгы җәйге көннәрнең берсендә, чиләк-кармакларын алып, велосипедларына утырып, минекеләр якындагы күлгә китте. Бер-ике сәгать үтүгә, шактый бай «ау» белән кайтып та керделәр.

Чиләкләрендә балыклар сикерешә, санап караган идек – җидәү, нәкъ безнең гаиләдәге кеше санынча. Балалы өйдә сер тормый, диләр, Газиз дә серләрен чиште. Алар юлда: «Бу балыклар белән песине сыйларбыз», – дип сөйләшеп кайт­каннар. Ләкин кайтып җиткәч, ниятләре үзгәрде. Күзләрен зур итеп ачып, дөньяга карап торган ярдәмчесез нәни балыкларны песигә ашатырга кызгандылар. Кечкенә җан ияләрен майлы табага салып кыздырырга да кул бармады. Җитмәсә, кызыбыз Әдилә: «Бусы – әти, бусы – әни, монысы – абыйлар», – дип, һәр балык­ка исем дә кушып куйды. Бергәләп уйлаштык-киңәштек тә бакча ишегалдындагы зур ваннага җибәрдек боларны. Күлебезгә кире кайттык дип белделәр бугай, койрыкларын болгый-болгый йөзеп киттеләр. Шулай итеп, бакчабызда «аквариум» барлык­ка килде. Алып кайтканда, балыкларыбызның кармак ыргагын йоткан авызлары җәрәхәтле иде, тора-бара алар да төзәлде. Ашыйсылары киләдер дип, без аларга ипи валчыклары, суалчан бирдек. Үзләре дә бик уңган булып чыкты: ванна өстендәге чебен-черкине сикереп кенә тоталар да кабып йоталар. Карап торырга кызык, бушлай цирк. Бакчадан китәргә туры килгән көннәрдә, балыкларыбызга күп итеп ашарга салып калдырырга гадәтләндек. Кайтуга, алар янына йөгереп киләбез һәм кабат-кабат гаҗәп­ләнәбез: исәннәр, җаныкайлар, яшәү көчләренә шаккатарсың!
Бакчабызның абруе артты. Күрше-күлән, бала-чага аквариумыбызны күрергә керә башлады. Балыклар да бик хәйләкәр җан ияләре булып чык­ты: көндезге эсседә ванна төбендәге ләмгә качып яталар, кояш баегач кына чыгып, һава сулап, сыйланып керәләр.

Ләкин вакыт бик тиз үтә, бакчабыз­ны ямьләндереп утырган чәчәкләр җимешкә әйләнеп, инде безне сыйлый да башладылар. Ә җимешләр өлгерә башладымы, җәй үтеп бара дигән сүз инде ул. Гүя, көзләр җиткәнгә кайгырмагыз дип, табигать безне шулай мулдан сыйлый. Хәер, табигатьтә бер генә очраклык та юк, анда барысы да закончалык­лы. Җылы җәйләрдән соң юеш, яңгырлы көзләр килә, аннан – салкын кышлар... Инде бакчага да сирәгрәк барыла башлады. Суган, бәрәңгене дә җыеп алып сак­лауга салдык. Кайчандыр ямь-яшел булып, күзгә дә, күңелгә дә рәхәтлек биреп торган бакчабызда кара төс хакимлек итә, тирә-күршеләр дә бакчаларына сирәк килә. Ә безгә бармыйча ярамый – ваннада балыкларыбыз көтә бит! Беркөнне барсак, ванна өсте юка гына боз элпәсе белән капланган. Димәк, тиздән балыкларыбызның өе тәмам туңачак. Нишләтик соң сезне, җанаш­ларым?! Җәй буе безнең белән яшәп, тәмам «үз кешеләргә» әйләнеп беттегез. Нишләтсәк тә, кызганыч үзегезне. Башларыбыз катты. Өйгә алып кайта алмыйбыз бит инде, монда да калдырып булмый – туңып үләчәкләр. Ә бу кадәр яшәү дәрте белән янган җан ияләренә мондый азак гадел булмаячак. Уйлаштык-киңәштек тә, балыкларны сак кына җыеп алып (качкан булалар әле, ниятебезне белмиләр бит), бер савытка салдык та бездән шактый ерактагы күлләренә илтеп, шунда кире җибәрдек. Савытны суга төшергәндә: «Сау булыгыз, балыклар! Бәхил булыгыз! Безгә рәнҗемәгез! кармакка бүтән эләкмәскә тырышыгыз!» – дип, артларыннан кычкырып калдым. Алар сүзләремне ишеткәннәрдер кебек тоелды. Яныбыздан койрыкларын болгап, җидәүләшеп йөзеп үттеләр дә күл төбенә китеп югалдылар. Гомерләрен саклап калган өчен рәхмәт әйтүләре булдымы, әллә туган күлләренә кайту сөенечен шулай белдерделәрме –белмим.

Янәшәбездә балыклар яшәгәнгә шулкадәр ияләшкән идек, күп тә үтмәде, зур аквариум сатып алдык һәм анда алтын балыклар җибәрдек.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

Фото: pro-rybok.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading