16+

«Бәхетле»гә бойкот игълан иттем»

Сирәк булса да, «Бәхетле» кибетеннән ризыклар сатып ала торган идем. Әллә ризык, әллә бәхет эзләп керү булган инде.

Сирәк булса да, «Бәхетле» кибетеннән ризыклар сатып ала торган идем. Әллә ризык, әллә бәхет эзләп керү булган инде.

Күптән түгел телевизордан хуҗасы Мөслимә Латыйпованың өйдә ризык пешереп сатучы яшь аналарга карата ризасызлык белдергәнен күрсәттеләр. Кит инде, тырышып-тырмашып яшим дип ятучы яшьләр белән көрәшеп ята! Аны әле оялмыйча Президент каршында сөйли, зарлана. Бала-чаганың бер ботинкасы гына да зурларныкыннан кыйммәт. Нишләсеннәр инде яшь әниләр. Бер кеше дә кызыктан тотынмагандыр бу эшкә. Балаларының күтен генә чәбәкләп ятарлар иде дә соң! Кыскасы, менә шулай кайнадым-кайнадым да бүтән «Бәхетле»гә кереп ризык алмаска булдым. Үзенә күрә бойкот.

Нурзия Хәлиуллина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ кушылам

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тулысынча килешәм сезнең белән! Я декретта утырырга шартлар тудырсыннар, я авызларын йомсыннар инде. Сокланам андый әниләргә. Булдыралар, афәрин!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Горурмын шундый Әниле баларга. Үзем дә шулай итә идем Әле. Аннан балалар кирәк-ярагы кибете ачтым хәтта. Аннан Балам үсте. Аннан Киленем әле 5 айлык баласын Үзе белән Эшкә өйрәтә.Баш ХӘРЕФ белән яздым. Юкка түгел! Килешәм коммент*ларыгыз белән! Шәп байкот!

        • аватар Без имени

          0

          0

          ис китмэле?... ничек тэ кешечэрэк яшэргэ тырышкан кеше белэн булышканчы, Бэхетле пешергэн ризыкларнын сыйфатын тикшерсен иде ул!!! Элегерэк тэмле дип алган сметанниклар элекке тугел шул , хэзер алмыйбыз, Киевский торт сатып алган идем, коржлары таш кебек, китереп курсэттем, акчаны кире кайтардылар....

          Мөһим

          loading