16+

Бәхет безне куып тотты...

Ниһаять, бәхет безне куып тотты. Йә инде без аңа ­килеп җиткәнбездер – аермасы юк, аңа карап кына үзебезне бәхетсез дип хис итә алмыйбыз. Сайлаулар узды, март кояшы елмая, һәркем үз эше белән мәшгуль – бу да бәхет түгелме соң инде! Ә дөнья күләмендә ул бары бер көнне генә – 20 мартта билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан әлеге дата 2012 елда расланган.

Бәхет безне куып тотты...

Ниһаять, бәхет безне куып тотты. Йә инде без аңа ­килеп җиткәнбездер – аермасы юк, аңа карап кына үзебезне бәхетсез дип хис итә алмыйбыз. Сайлаулар узды, март кояшы елмая, һәркем үз эше белән мәшгуль – бу да бәхет түгелме соң инде! Ә дөнья күләмендә ул бары бер көнне генә – 20 мартта билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан әлеге дата 2012 елда расланган.

Бер карашка мондый көннең билгеләнеп үтүе сәеррәктер дә, бәхетне һәркем үзенчә аңлый, ниндидер вакыйгаларга бәйли, берәүләр өчен «Спартак»ның чемпион булуы, икенчеләренә – баласы тууы, башкаларга – зәңгәр күзле чибәрнең елмаеп каравы да бәхет. Күпме кеше – шуның хәтле бәхет. Әмма БМОда да очраклы кешеләр утыр­мый, бу бәйрәмне раслау  сәяси һәм икътисади яктан үз-­үзен аклый икән. Бәхет бәйрәмен 2000 еллар башында Бутан короле уйлап тапкан. Ике гигант ил – Кытай белән Һиндстан арасында кысылып яшәп яткан кечкенә генә Бутан дөньяда бик артта калган дәүләт булып санала. Тормышны бераз ямьләндерү уңаеннан, король шундый формула уйлап тапкан – бәхет икътисади күрсәткечләр, эчке вал продукты белән түгел, ә Милли бәхет валы белән үлчәнә. Моны берәү дә аңлатып бирә алмый, әмма шуннан соң бәхет коэффициентын күтәрү өчен көрәш әлеге илнең фәлсә­фәсенә әйләнгән һәм хәзер бутанлылар үзләрен бик бәхетле саный башлаган. Тормыш дәрәҗәсе бас­кычында алар 160нчы урында барса бара, ә бәхетләре ташып чыга икән хәзер.

БМОга бу идея бик ошаган, аны эләктереп алып, дөнья буйлап тарату эше белән мәшгуль. Чөнки хәерче дәүләтләр бик күп, аларның икътисадын күтәреп бетерү мөмкин түгел, Бутан мисалын китереп, бәхет фәлсәфәсен тагасың да бер баш авыртуы бетте дип тик утырасың. Бәхетсезләр миллиардларны санап интеккәндә, бәхетлеләр тәмәке көйрәткән арада бер-берсеннән: ­«Синең бәхет коэффициентың күпме әле?» – дип сораша. Икенче төрле әйткәндә, Бәхет көне – хәерчеләр бәйрәме. БМО хәтле БМО сине канатландырып, кара, син бит бу күрсәткечең белән планетада беренче, дип торсын да, бәхетле булма, имеш?! Ничаклы кешене бәхетле иткән Бутан короленең формуласын җиргә салып таптыйсың бит.
Әлеге проект бик уңышлы старт алган һәм Бутанга дөньякүләм икътисадчылар Милли бә­хет валы тәҗрибәсен өйрәнү өчен күмәртәләп барып йөриләр икән. Бәхет индексы күрсәткече буенча бүген иң «югары»га менгән илләр: Коста-Рика, Вьетнам, Белиз, Сальвадор, Ямайка. Ә тук, битенә чиертсәң кан чәчрәп чыгарга торган европалылар бәхетлеләрне теркәп барган кенәгәнең V-VII томнарында урын алган, АКШ «бәхетсезләре» бөтенләй 108нче урында бара икән. Океан артындагылар кич белән йок­ларга яткан саен иртән Сальвадор йә булмаса Бутан кебек берәр илдә уяну турында хыялланалар булса кирәк.

Ә без кай тирәдәрәк икән соң? Бутанча бәхетле булу кызык­тырмый, кеше бәхетен күпсенү бер дә килешә торган нәрсә түгел, ә бәхет коэффициенты бик түбәнгә дә тәгәрәмәгән әле. Узган елгы сораштырулардан күренгәнчә, халыкның 56 проценты үзен бәхетле дип саный (аларның Бутан бәхете фәлсәфәсенең тарафдарлары булу-булмаулары билгеле тү­гел), ә 5 процентны тормыш дәрәҗәсе канәгатьләндерми. Халыкның калган 31 проценты турында мәгъ­лүмат юк, болары тегендә-монда ыргылып, үзен нинди фәлсәфә буенча бәхетле санарга аптыраучылардыр бәлки.

Әлеге бәйрәм белән котласам, кешене үпкәләтмәмме икән дип аптырап утырам инде менә хәзер, аның асылында нәрсә ятканын аңладык бит. Хәер, Җир йөзендә фәлсәфәләр күп һәм төрле. Яхшы ата мәчегә гел март булган кебек, кеше һәрчак, һәркөнне бәхетле булырга хаклы, ә күңеле нинди фәлсәфәне хуш күрә – шуны сайлап алсын да бәхетле генә булсын. Гомумән, һәркем үзенә күрә фәлсәфәче хәзер. Бу бәйрәм бик яшь булганга, аның әле традицияләре юк, кешеләр бер-берсен телдән котлаудан, открытка җибәрүдән ары узмый. Бәхетле булуның да традицияләре барлыкка килеп, аларның ныклап урнашкан чак­ларын күрергә насыйп әйләсә иде. Безгә гадирәге, бутаннарныкы төсле булмаганы да ярый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading