16+

Әбиләр дә, бәбиләр дә ГТО тапшыра

Республикада 2014 елдан кергән ГТО («Хезмәткә һәм оборонага әзер бул») нормаларын тапшыру халык арасында киң колач җәйде. ГТО республикакүләм иҗтимагый оешма президенты Эдуард Иванов сүзләренчә, киләчәктә ул спорт кына түгел, милли идеягә әйләнергә тиеш.

Әбиләр дә, бәбиләр дә ГТО тапшыра

Республикада 2014 елдан кергән ГТО («Хезмәткә һәм оборонага әзер бул») нормаларын тапшыру халык арасында киң колач җәйде. ГТО республикакүләм иҗтимагый оешма президенты Эдуард Иванов сүзләренчә, киләчәктә ул спорт кына түгел, милли идеягә әйләнергә тиеш.

Бүген ГТО балаларның физик сәламәтлеген генә арттырып калмый, югары уку йортына керергә дә ярдәм итә әле. Нормативлар тапшырган абитуриентлар, спорт белән дус булмаучылардан бер башка өстенрәк. Чөнки укырга кергәндә, вуз абитуриентка ГТО тапшырган өчен өстәмә баллар бирә ала.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, һәр уку йорты баллар системасын үзе билгели. Әйтик, Казан (Идел буе) федераль университеты белән Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университеты (КАИ) – 1әр балл, ә Тимирясов исемендәге Казан инновация институты 6 балл бирергә мөмкин. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты исә «көмеш медаль»гә – 3, «алтын»га 4 балл бирә. Иң күп баллны ТИСБИ идарә университетында алырга мөмкин, монда БДИ күрсәткечләренә тагын 8 балл өстәлә.

ГТО тапшыручы кешеләргә төрле кызыксындыру чаралары да уйлап табылган. Әйтик, хәзер ГТО нормаларын яхшы тапшыручылар төрле спорт ярышларын бушлай карый алачак.

– Без «Рубин», «Татнефть-Арена» вәкилләре белән сөйләштек инде. Бу эшне җиренә җиткереп башкару өчен хәзер эш тәртибе төзибез. Ялгышмасам, киләсе матч 26 ноябрь көнне була (Россия чемпионаты кысаларында «Рубин» – ЦСКА матчы. – авт.). Катнашучыларны менә шунда алып барабыз. Коррекцион мәктәп укучылары да ГТО нормативларын тапшырган иде. Минемчә, иң беренче чиратта билетларны аларга тапшырсак, дөресрәк булыр, – ди Эдуард Иванов.

2019 елда мөмкинлекләре чикле кешеләр дә ГТО нормативларын тапшыра алачак. Инвалидлар өчен аерым нормалар инде киләсе елдан керергә тиеш булган. Ләкин кайбер юридик кыенлыклар аркасында, ГТО тапшыруны тагын бер елга кичектереп торырга булганнар.

Бүген ГТОда катнашкан 80 процент кеше – студентлар һәм мәктәп балалары. Спортка иң битараф кешеләр – пенсионерлар икән. Бу аңлашыла да, яшь олыгайган саен, артык хәрәкәтләр ясау да авыррак бирелә бит. Өлкән буынны спортка җәлеп итү максатыннан, «ГТО йолдызы» дигән программа әзерләячәкләр. Россиянең пенсионерлар берлеге һәм Татарстан буенча Россия пенсия фонды белән берлектә, әби-бабайлар өчен төрле методик кулланмалар да әзерлиләр. Тиздән олылар өчен ГТО фестивале дә узачак.

Солдатлар да ГТО нормаларыннан качып котыла алмаячак.
– Россия Федерациясе хәрби формасын кию бәхете елмайган кеше ГТО нормаларын да үтәргә тиеш, – ди Эдуард Иванов.

Республика буенча барлыгы 504 мең 904 кеше ГТО сайтында теркәлгән. 60 меңгә якын кеше ГТОны уңышлы гына тапшырган. ГТО тапшырган районнар арасында Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Арча районнары үрнәк булып тора. «Кара исемлектә» – Балык Бистәсе, Питрәч, Әтнә, Тәтеш. Ил буенча республика – лидерларның берсе. Ләкин Эдуард Иванов моның белән генә канәгатьләнмәскә, беренче булырга кирәк, дигән максат куйды.

Казанда ГТО нормаларын Үзәк стадионда, «Трудовые резервы» стадионында, Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә, «Тасма» стадионында биреп була. 2018 елда «Ракета» стадионында нормативлар бирү үзәге ачылачак. Быел шулай ук сигез урамда ГТО бирү мәйданы булдырылган. Шәһәр буенча алар барлыгы 43.

ГТОны 6 яшьтән 70кә кадәр, 11 яшь категориясендә тапшырып була. Хатын-кызлар белән ирләр аерым нормалар тапшыра. Нормативларны яхшы тапшырганнарга «бронза, «көмеш», «алтын» медальләр бирәләр.

Фото: gto.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading