16+

Бүген дә китап укучылар бар! («Ел китабы – 2016» бәйгесе йомгагы)

«Бүген китап укучы бармы?» дигән сорауга җавапны республикабызда менә инде 32 ел рәттән үткәрелә торган «Ел китабы» конкурсы бирә. Быел да Татарстан милли китапханәсенең уку залында «Ел китабы – 2016»га тантаналы йомгак ясалды. «Нигә 2016?» дигән сорау туар. Яңа китап бер ел буе укучы кулында йөрергә, укылырга тиеш. Чөнки «Ел китабы» җиңүчеләрен республикабызның 1510 китапханәсе һәм 2 миллионнан артык укучысы билгели.

Бүген дә китап укучылар бар! («Ел китабы – 2016» бәйгесе йомгагы)

«Бүген китап укучы бармы?» дигән сорауга җавапны республикабызда менә инде 32 ел рәттән үткәрелә торган «Ел китабы» конкурсы бирә. Быел да Татарстан милли китапханәсенең уку залында «Ел китабы – 2016»га тантаналы йомгак ясалды. «Нигә 2016?» дигән сорау туар. Яңа китап бер ел буе укучы кулында йөрергә, укылырга тиеш. Чөнки «Ел китабы» җиңүчеләрен республикабызның 1510 китапханәсе һәм 2 миллионнан артык укучысы билгели.

Укучы хөкеменә 2016 елда төрле нәшриятларда дөнья күргән 381 китап тәкъдим ителгән булган. Аларның 51е – чәчмә, 75е – тезмә әсәрләр, 44е – балалар әдәбияты, 49ы – рус телендә чыккан әдәби әсәрләр, 92се – фәнни-популяр, публицистик, 70е – рус телендәге фәнни-популяр публицистик китаплар. Шуңа күрә дә әлеге конкурсның кызыксындыру бүләгенә генә ия булу да зур мәртәбә, олы җиңү. Быел Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында булган Әхәт Гаффар белән Камил Кәримовның да конкурсның «атасы», аның башында торучы халык шагыйре Разил Вәлиев кулыннан диплом алганда шатлыклары аңлашыла.


– «Ел китабы» – иң дәрәҗәле конкурсларның берсе. Чөнки аңа бәяне укучы, халык үзе куя. Укучы таләпчән, гадел. Шуңа күрә дә Тукай бүләгенә кандидат булучыларның «Ел китабы» конкурсында катнашып, җиңүләрен мәҗбүри шарт итеп куярга кирәк, – диде Разил ага һәм язучыны космонавт белән чагыштырды. Аның: «Космонавт күктән төшкәч, очудан туктый, ә менә язучы гомере буе очышта», – дигән сүзләре алкышларга күмелде.
Конкурс алты номинациядә узган. Һәрберсендә дә диярлек беренче урынны классикларыбыз: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмов алды. Ә инде укучы беренче урынга чыгарып, Нәбирә Гыйматдинова, Әзһәр Шакиров һәм Юныс Әхмәтҗановны да классиклар рәтенә керткән икән, бу әдипләргә зур җаваплылык хисен дә йөкләгән дигән сүз.
Җиңүчеләргә дипломнарны конкурсның жюри әгъзалары: халык шагыйре Разил Вәлиев, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Гәрәй Рәхим (жюри рәисе) тапшырды. Минем «Аппак белән Шапшак» дигән китабым да өченче урынны алды. Форсаттан файдаланып, барлык укучыларыма да рәхмәт әйтәм. Минем белән бергә ул рәхмәтне конкурста җиңү яулаган һәркем кабатлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул шатлыгыгыңны бөтен Яңа Тинчәле халкы да уртаклаша,Йолдыз!!! Молодец! Яңа уңышларың б/н сөендерергә язсын тагын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Роберт Миңнуллин Шәкертем Йолдызны чын күңелдән котлыйм! Минем дә "Монда без дә бар әле" исемле китабым 2нче урынны алды! Нишләптер мәкаләдә искә алынмаган. Азрак игътибарлырак һәм гадел булырга кирәк! ШК шәхси газета түгел бит...

      Мөһим

      loading