16+

Бер яхшының бер начары: дефляция дефолтка китереп җиткермәсме?

Агымдагы елга аяк басканда, белгечләр азык-төлеккә бәяләр сизелерлек артмаячак дип белдергән иде. Инде үсәсе үскән, шуннан да артыгы булмаячак, халыкта акча күп булмаганлыктан, бәяләрнең артуы да инфляция чикләрендә генә булыр дип фаразланды.

Бер яхшының бер начары: дефляция дефолтка китереп җиткермәсме?

Агымдагы елга аяк басканда, белгечләр азык-төлеккә бәяләр сизелерлек артмаячак дип белдергән иде. Инде үсәсе үскән, шуннан да артыгы булмаячак, халыкта акча күп булмаганлыктан, бәяләрнең артуы да инфляция чикләрендә генә булыр дип фаразланды.

Узган елда инфляция 5,4 процентны тәшкил итте: бу – Россия өчен рекордлы күрсәткеч, 2015 елда ул – 12,9, ә 2014 елда 11,4 процент иде. Үзәк Банк аны ел азагына, тагын да киметеп, 4 процентка гына калдырырга вәгъдә бирде. Август аенда исә ул әлеге билгедән дә түбәнрәк төшеп киткән. Идел буе федераль округында агымдагы елның тугыз ае эчендә инфляциянең кимү күрсәткече буенча Татарстан беренче дүртлеккә кергән.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2017 елның ике кварталында бәяләр үзгәрешсез калган, августта июльгә караганда 1,2 процентка кимегән. Сентябрь-октябрь айларында исә бәяләр төшү дәвам итеп, октябрь уртасында кайбер төп продуктлар тагын арзанайган. Бер атна эчендә сөт продуктлары, колбаса, тоз, конфет белән шоколад бераз кыйммәтләнсә, сыер, тавык итләре, эремчек, чәй, аракыга бәя артмаган, ә калган өч дистәгә якын азык-төлеккә бәяләр кимегән. Росстат мәгълүматлары буенча, азык-төлекнең минималь җыелмасының бәясе августта 3839,9 сум булып, алдагы ай белән чагыштырганда, 5,6 процентка кимегән. Аңа хәтле бу кимү 3,9 процент булган. Әлеге җыелмага азык-төлекнең 33 төре керә, бәясен исәпләгәндә, куллануның шартлы күләме һәм уртача бәяләр алына.

Тормыш рәтләнә, акча күбрәк янга кала, дип шатланырга гына кирәк кебек, үзем дә шулай уйлап, бер капчык шикәр алып кайттым, кем белгән бит аның икенче көнне тагын 100 сумга арзанаясын. Ә белгечләр, мондый хәл күзәтелгәндә, сак булырга куша. Августта зур булмаган дефляция күзәтелгән, соңгы тапкыр ул Россиядә 1997 елда булган, 1991 ел белән чагыштырганда, быелгысы рекордка бара икән. Дефляция латинчадан «өрелү» дип тәрҗемә ителә. Гади генә әйткәндә, инфляциядә бәяләр арта, дефляциядә кими. Янга калган акча күбәеп китеп, акча янчыгы өрелеп шартларга ерак әле, тик менә 1997 елгы дефляциянең дефолтка китереп чыгарганын искә төшерсәк, уйланырлык җирлек бар. Базар икътисадының төзелеше шундый, тегесе дә, бусы да күбәеп китсә, ул җимерелергә мөмкин. Ашны тозсыз ашау да тәмсез, күп булса да начар. Узган гасырның 30нчы елларында АКШны «бөек депрессиягә» җибәргән, хәзер Европа, Япония буйлап атлаган әлеге дефляция безгә таба борылмакчы. Япония моның белән 20 ел көрәшә, ә Россия белән Европа дәүләтләренең икътисады әле андый дәрәҗәдә үсеш алмаган, әмма тиздән җитәчәк һәм бу очракта инде бәяләр кимүе тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бәяләр артмаганда, акчасын халык кая да булса тотарга, нәрсәдер сатып алырга ашыкмый, алар банк системасында әйләнми һәм бу да яхшы түгел икән. Бәяләр төшү нәтиҗәсендә, бюджетка тиешле күләмдә салым бармый, эшсезлек арта, социаль киеренкелек барлыкка килә.

Әмма бу күренеш вакытлыча гына, көзен уңышлар җыелган чорда булып ала да Яңа ел тирәсендә кулланучылар инфляциясе үзенең тиешле нормасына кайта икән. Чыршы янында ашалачак бозылмый торган азык-төлекне хәзердән үк алып куйсагыз да була, «инфляцияле чорда» мандарин гына аласы булачак. Азык-төлеккә бәяләр кимүе бер хәл, аның сыйфаты да тикшерелеп өйрәнелсә, ул чагында бәлки арзанаюга шатланасы да түгелдер. Кыскасы, нәтиҗә шундый: бу хәлнең ике ягы бар – йә бик яхшы була, йә юк, ул чагында начар булуы мөмкин. Бәяләр төшкәнен күреп шатлана күрмәгез тагын, икътисадыгыз җимерелмәсен.

Фото: Интерфакс

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading