16+

«Бер сан итне сөяктән җиде минутта аерам»

«Казан» агропромпаркында ит эшкәртү цехы ачылды. Мөгезле эре терлек, тавык, күркә итләрен синең каршыңда ит тарткычтан чыгарып бирәләр. Пилмәнне дә нәкъ менә сиңа кирәк зурлыкта, үзең теләгән иттән ясатып алырга була. Телисең икән – бер кашыкка бишне салып, кияү пилмәне аша, теләсәң – берсе бишкә торырлыкны бөктер. Котлет, мантый – җаның ни тели, син теләгән вакытка әзерләп куялар. Шушында ук әзер ризыклар да бар, шулай ук ит кенә дә сатып алырга була. 

Иркен Фәләхов шул цехта эшли. Цех пыяла белән әйләндереп алынган, бар да күз алдында.
– Халык өчен мондый мәйдан булу бик уңайлы. Үзләре итнең кирәкле урынын сайлап алалар, күз алдында ук ит тарткычтан чыгарып, әзерләп бирәбез. Ит белән эшләргә күптән өйрәндем. 14 яшемдә дәресләрдән соң мөгезле эре терлек башларын тунарга йөри идем. Өлкән дусларым ит белән эшлиләр, миңа да мөгезле бер эре терлек башын чистартканга 100 сум акча түләделәр. Ул вакытта моның өчен 15 минут кирәк була иде. Бүген миңа бер сан итне сөяктән аеру өчен җиде минут вакыт җитә. Дүрт сан өчен ярты сәгать вакыт кирәк, – диде Иркен Фәләхов.

Ул сөйли, мин чистарткан сөякләргә карап хәйран калып торам. Юып куйганнармыни!
– Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен зур тәҗрибә кирәк, – ди Иркен Фәләхов. Кайчандыр Татарстанда болай итеп ит эшкәртүчеләр сирәк иде, бүген дә күп түгел, шулай да алар бар.

Бик күп татарлар ат итенә өстенлек бирсә дә, Иркен моңа бөтенләй каршы.
– Мин беркайчан да ат ите белән эшләмәячәкмен – бу минем шартым. Татар кешесе гомер буе атларга сокланган, аны үзенең якын дусты, ярдәмчесе итеп күргән. Әтием Саба якларыннан, без шундый тәрбия алып үстек, атларга минем башка караш, – ди Иркен.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading