16+

Бензинны – машинага, ә чекны кесәңә салырга кирәк

Татарстанда 23 октябрьдән мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы бара. Мондый акция 2005 елдан бирле даими рәвештә оештырыла.

Бензинны – машинага, ә чекны кесәңә салырга кирәк

Татарстанда 23 октябрьдән мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы бара. Мондый акция 2005 елдан бирле даими рәвештә оештырыла.

– Тикшерү айлыгын тәүге мәртәбә үткәргәндә республикада кулланыла торган мотор ягулыгының 20-25 проценты техник таләпләргә җавап бирмәве ачыклана иде. Хәзер ягулык җитештерүчеләр дә, сатучылар да сыйфат мәсьәләсенә җаваплы карый. Соңгы елларда техник кимчелекле ягулык 3-3,5 процент кына очрый, – диде Татарстан Республикасында ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын һәм нәтиҗәле кулланышын тәэмин итү буенча идарә  җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров. – Бензинда күкерт катнашмасы 1 килограммда 10 миллиграммнан артмаска тиеш. Күкерт двигательгә түгел, ә табигатькә күбрәк зыян сала.
Казанда 8 ноябрьдә “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең 70нче автомобильләргә ягулык салу станциясеннән (АЗС) ягулык пробасы алынды.

Кайбер станцияләрдә хезмәткәрләр бик пошаманга кала. Биредә тикшерүчеләрне һәм Сабантуй кадәр җыелган журналистларны гаять тыныч кабул иттеләр.

– Бездә сыйфат иң төп бурыч, – дип, хәрбиләрчә чатнатып, җавап кайтарды “Татнефть-АЗС үзәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казан филиалы сыйфат инженеры Руслан Фәттахов.
“Татнефть-АЗС үзәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять мотор ягулыгы сыйфатын аттестацияле лаборатория ярдәмендә дә, үзләренең күчмә лабораторияләрендә дә даими тикшереп тора. Махсус программа кулланышка керткәннәр: “Инфо-Ойл” – автомобильләргә ягулык салу станцияләре мәгълүматларын туплау, “Террасофт CRM” – шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләү, “АвтоГРАФ” – бензин алып бара торган машиналарны спутник челтәре аша күзәтү.

 

– Татарстанда “Татнефть”, “ТАИФ-НК” компанияләре “Сыйфат сертификаты” астында эшли, – дип, хуплады Шамил Гомәров.
Айлык барышында инде 278 проба лабораториядә тикшерелгән, тугыз пробада техник кимчелекләр табылган.

– Ягулыклардагы техник кимчелекләр транспорт чаралары двигательләренә куркыныч тудырырлык дәрәҗәдә түгел. Кышкы чорга күчкәндә дизель ягулыгына карата сак булу зарур. “Җәйге” дизель салкын һавада бозлана, шунлыктан, – 32 градуска яраклаштырылган “кышкы” дизель кулланырга вакыт инде хәзер. Кайдадыр 20-23 сумга дизель ягулыгы сатканны күрәсез икән, бәясенә кызыгып, машинагызга салмагыз. Бу йә кораб, йә мич ягулыгы, – дип киңәш бирде Шамил Гомәров.

Сыйфатсыз ягулык саткан АЗСның лицензиясе 90 көнгә кадәр алына, шулай ук 200 мең сумга кадәр административ штраф та каралган. Транспорт чарасына ягулык салганда касса чегын алырга онытмагыз. Чек – дәлилләү документы.

Куен дәфтәренә

“Татарстан Республикасында ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын һәм нәтиҗәле кулланышын тәэмин итү буенча идарә”нең “кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 295-26-57. Атнаның эш көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading