16+

Белен пешерү CЕРЛӘРЕ

Камыр өчен бөтен ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш. Белен пешерергә ярты сәгать кала, суыткычтан күкәй, кефир, каймакны чыгарыгыз. Сөтне бераз гына җылытып алыгыз.

Белен пешерү CЕРЛӘРЕ

Камыр өчен бөтен ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш. Белен пешерергә ярты сәгать кала, суыткычтан күкәй, кефир, каймакны чыгарыгыз. Сөтне бераз гына җылытып алыгыз.

Чүпрәсез белен пешергәндә, күпләр күп итеп күкәй сала. Әмма ул беленне артык тыгыз итә. 500 мл сөткә 300 гр он, 100 мл кайнар су, 2 күкәй салыгыз.

Шикәр комын күп кушкан очракта исә ул яна.
Онны азрак салсагыз, белен ертыла. Шуңа да тагын бераз он кушып, берничә минут көтеп торыгыз, аннары гына пешерүне дәвам итегез.
Блендер яки миксер кулланмагыз, ул ингредиентларның текстурасын үзгәртә, ә белен резинка кебек була.

Камыр әзер булуга ук пешермәгез. Җылы урында 20 минут тоткач кына пешерә башлагыз.

Таба һәм андагы май яхшы кызган булырга тиеш. Югыйсә белен табага ябышачак, төерле булачак.

Беленне сыер маенда пешермиләр.
Калган беленне микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый, чөнки ул тиз кибәчәк. Йә булмаса өстен пленка белән каплап җылытыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X