16+

Башлана башлады: яки Дөнья Чемпионаты алдыннан нәрсәне белеп торырга кирәк?

7 майда “Казан-Арена” стадионында Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018 алдыннан сынау максатында“Рубин” - “Уфа” футбол клублары арасында матч узачак.

7 майда “Казан-Арена” стадионында Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018 алдыннан сынау максатында“Рубин” - “Уфа” футбол клублары арасында матч узачак.

Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов бүген “эшлекле дүшәмбе”дә белдергәнчә, Дөнья Чемпионаты оештыручыларына җәй көне булачак матчлар вакытында эшләячәк барлык сервисларны да гамәлгә ашырып карарга туры киләчәк. Шушы уңайдан Казан мэры Илсур Метшин әлеге мәгълүматларны шәһәрлеләргә, аеруча стадион тирәсендә яшәүчеләргә, тулысынча җиткерү бурычын куйды.
    
– Бу көнне Чемпионатның барлык сервисларын да сынау планлаштырыла. Аның нәтиҗәләре буенча без тагын бер тапкыр барлык оештыру моментларын анализлап чыгачакбыз. Бу чемпионат матчларын кимчелекләрсез үткәрергә ярдәм итәчәк, – диде Дамир Фәттахов.

Шулай итеп, уен көнне, ягъни 7 майда, стадион тирәсендәге мәйданда 17.00дән 22.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте туктатылачак. Аерым алганда Сибгат Хәким урамының Әмирхан проспектыннан алып Чистай урамына кадәрге булган өлеше; Бичурин урамыннан хәрәкәт иткән вакытта Чистай урамының Бичурин урамыннан алып Ямашев проспектына кадәрге өлеше; Ямашев проспекты буенча хәрәкәт иткәндә Чистай урамының Ямашев проспектыннан алып Адоратский урамына кадәрге өлеше һәм башкалар.    
Илсур Метшин фикеренчә, казанлылар бер ел элек Конфедерацияләр Кубогы вакытында әлеге сынауларны узды инде.  

– Җанатарлар белән эш, җәмәгатьчелек тәртибен саклау, һәм башка төрле глобаль мәсьәләләрне хәл итү буенча без барысының да уңай һәм тискәре якларын карап чыктык, нәтиҗәләр ясадык, – диде ул. – Теләсә нинди очракта да һәр зур чараның үзенә генә хас үзенчәлекләре була һәм безгә хаталар өстендә эшләр өчен вакыт булды.

Дөнья чемпионаты-2018гә ике ай гына вакыт калып бара. Һәм әлеге зур чара өчен җаваплы булган кешеләргә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк, дип белдерде Илсур Метшин.   
– Дөнья чемпионатына әзерлек ул – команда эше. Без барыбыз да: федераль структуралар, дөнья һәм Россия чемпионатының оештыру комитеты, һәм үзебезнең республика, дәүләт муниципаль органнар – бердәм команда. Без, Универсиаданы, су спорт төрләре буенча чемпионатны һәм башка вакыйгаларны уздырган елларда бердәм булдык. Бер-беребез белән уртак тел табып, ишетеп, бер командада эшли беләбез. Шулай да, бу эш көн саен тырыш хезмәт итүне тапләп итә. Әледән-әле барыбыз бергә тиз арада хәл итәргә кирәк булган күп сораулар туып кына тора, – дип белдерде ул.  
    
“Эшлекле дүшәмбе”дә билгеле булганча, стадион янында яшәүче казанлыларга уңайлы булсынга, чемпионат вакытында транспорт керү һәм чыгу өчен махсус үткәрү кәгазе (пропуск) кертеләчәк. Дүрт мең данәдәге әлеге үткәрү кәгазьләре 69 кварталда һәм “Современник” торак комплексында яшәүчеләр өчен әзерләнә. Аларны район администрациясеннән, идарәче компанияләрдән һәм торак милекчеләре берләшмәсеннән алырга мөмкин булачак.

– Стадионга якын булган йортларда яшәүчеләр белән эшләү бик мөһим. Без район администрациясенә таянабыз. Телисеңме-юкмы, ләкин стадион тирәсендәге юлларны ябу хәрәкәт итүдә берникадәр уңайсызлыклар тудырачак. Моны да җиңәргә мөмкин, ләкин аның өчен халыкка, аерым алганда, “Казан-Арена” стадионы янында яшәүчеләргә, алдан ук аңлатырга кирәк. Моның өчен һәр фатирга керергә туры киләчәк, – диде Казан мэры.

Исегезгә төшерәбез, Дөнья Чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда төркем этабы кысаларында алты матч планлаштырылган. 16 июньдә – Франция һәм Австралия, 20 июньдә – Испания һәм Иран, 24 июньдә – Польша һәм Колумбия, 27 июньдә Германия һәм Көньяк Корея командалары очрашачак. 30 июньдә 1/8 финал матчы, ә 6 июльдә 1/4 финал матчы узар дип көтеләчәк.


 
     

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading