16+

Балык ыслаучы Азат Бәдретдинов: «Эшебез әҗәттән башланды»

Кешенең даны үзеннән алдан йөри, диләр. Балтач егете Азат Бәдретдиновның балыклары да, үзе белән танышканчы ук, безнең табынга менеп утырды.

Балык ыслаучы Азат Бәдретдинов: «Эшебез әҗәттән башланды»

Кешенең даны үзеннән алдан йөри, диләр. Балтач егете Азат Бәдретдиновның балыклары да, үзе белән танышканчы ук, безнең табынга менеп утырды.

Эчләре чистартылган, тышы алтынсу төстә ялтырап торган ысланган сельдь балыгы күргән юк иде әле. Тәме дә кибетнекеннән мең тапкыр өстен. Өйдәгеләрнең күңеленә дә хуш килде. Бер утыруда балыкны юк иттеләр. Шундый хәлләрдән соң Азат белән танышасы килеп, куллар үзеннән-үзе телефонга сузылды. Гаилә бизнесын ачу тарихын ул газета укучыларына да рәхәтләнеп сөйләде.

– Ничек эшли башладык, дисезме? Күп кенә яшьләрне борчыган гаилә корып яши башлаган чорда акча җитмәү проблемасы безне дә аяп узмады. Акчага кытлык дигән әйбер белән һәр гаилә очраша торгандыр инде ул. Әле мин яшь, җүләр чакта кредитлар да җыйдым. Аларны түләргә кирәк булды. Хезмәт хакын алып бардык, әҗәтне түләп бардык. Әле бит ничектер яшәргә, тормыш алып барырга кирәк. Менә шул акча җитмәгәннән башланган эш инде бу. Аннан соң мин элек-электән ысланган ризыклар әзерләү эшенә кызыгып йөрдем. Үзем дә ит ашарга яратам, – дип, эш башын ничек бар, шулай сөйләп китте Азат.


Бүгенге көндә ул Балтач районының урман эчендә урнашкан Нурмабаш авылында яши. Тормыш иптәше белән ул үстерәләр. Тиздән гаиләләре тагын ишәергә тора. Балык ыслау цехы авылдагы йортларының өйалдысына терәлеп кенә тора.

– Хаталар ясый-ясый өйрәндем мин бу эшкә. Кулдан тотып эшкә өйрәтүчем, киңәш бирүчем булмады. Әни мине ялгыз үстерде, әби һәм бабай белән дә үскән кеше түгел мин. Китапханә юлын күп таптарга, ыслау турында мәгълүмат тупларга туры килде. Интернетка да бик рәхмәтлемен, бүген аның аша теләгән нәрсәгә өйрәнеп була. Хатыныма рәхмәт, нинди авыр вакытта да ул төшенкелеккә бирелергә ирек бирмәде. Эшебезне дә аның почта банкыннан алган кредит карточкасындагы акчалардан башладык. 55 меңгә ыслый торган профессиональ аппарат алдык. Ыслау өчен бина ясарга 65 мең сум акча китте. Бу кредитыбызны дүрт ай эчендә капладык. Баштарак балыкларны бушка тараттык, күчтәнәчкә китеп бетте. Аннан соң кызыксынып килүчеләр дә барлыкка килде. Миңа ышанган дусларыма рәхмәт, алар, үз организмнарын кызганмыйча, мин әзерләгән һәр балыкны ашап бардылар, – ди эшмәкәр, уенын-чынын бергә кушып.

Балыкларны Азат турыдан-туры тәэмин итүчеләрдән (поставщиклар) сатып ала. Балык ыслау эшен дә адымлап сөйләп чыкты ул.
– Бозга каткан балыкны бары тик бүлмә температурасында гына эретәм. Җылытырга ярамый. Аннан соң эчен чистартабыз. Гомумән, эче чистартылмаган балыкны яратмыйм, аппетитны боза. Яхшылап тозлыйм да бер-ике тәүлеккә махсус суыткычка куям. Шуннан соң артык тозын су белән юып төшерәм, ул инде суыткычта ук үзенә кирәген сеңдергән була. Ысланырга куйганчы, балык коры булырга тиеш. Аны биш сәгать киптерәбез. Болай булганда, ул матур ыслана. Мин салкын ыслау төре белән шөгыльләнәм, шуңа да балык төтен астында 20 сәгатькә якын тора. Бу вакытта аның бөтен микроблары бетә. Мондый төр балык бозылмыйча озаграк та саклана әле. Аппарат эш процессын үзе көйли, шулай да техникага, һава температурасына, дымлылыкка күз-колак булырга кирәк. Ысланган вакытта температура +25 – 300 С булырга тиеш, – ди Азат.

Өйдә ыслаган вакытта Азат хуҗабикәләргә бик игътибарлы булырга куша. Дөрес технологияләр кулланмый эшләсәң, дөрес сакламасаң, агулану мөмкинлеге дә бар икән.
– Тора-бара казылык та ясый башладык. Балыктан кергән акчаларга зур иттарткыч, шприц, тышлык (оболочка) алдык. Кешеләр ысларга дип каз-үрдәкләрен дә алып килә башлады. Казанга эшкә йөрим, шунда сөт ризыклары сорый башладылар. Хәзер авылдашлардан сөт тә җыям. Авылда сөтнең бәясе бик нык төште бит. Бездә, мәсәлән, сөтне 16-17 сумга җыялар. Мин исә аны 25тән алам. Авыл халкы бик рәхәтләнеп тапшыра сөтне. Шуннан эремчек, каймак та ясыйбыз. Шәһәргә бер баруда алып бетерәләр. Хәзер менә шашлык сезоны башлана. Тиздән купаты (күмердә кыздырыла торган сосиска) әзерли башлаячакбыз. Аллага шөкер, халык шат, без моның өчен тагын да шатбыз! – ди Азат.

Халык аңа ит алып килеп тә казылык ясатып китә. Ат һәм сыер итеннән генә түгел, казылыкны сарык итеннән ясаучылар да бар икән.

– Казылык эшенә тотынгач, үзем дә шакката торган бер әйбергә юлыктым. Ит сатучылардан казылык өчен яхшы ат ите эзләп йөргән вакытым бу. Шунда берәү: «Син, улым, наданмы әллә? Акыллы кеше яхшы иттән казылык ясамый. Моның өчен картайган, авырган маллар да бар», – ди. Янәсе, яхшы иттән ясалган казылык тагын да кыйммәткә чыга. Эшебезне башлаганчы ук, максатыбыз – халыкны алдаламау иде. Бәясе кыйммәтрәк булса да, казылыкта югары сыйфатлы ит кулланачакбыз дигән карарга килдек. Инде хәзер итне бары тик шәхси хуҗалыклардан алам. Майлырак ит, муен ите дә – казылык өчен менә дигән. Бер танышымның өч кызы бар. «Кызларым майлы ит ашамый. Ә менә казылык рәвешенә китерсәң, момент ашап бетерәләр», – дип, гел миңа үзе ит алып килә, – ди Азат.
Мәҗлесләрдән соң артык калган ысланган балыкны бер елга кадәр саклау ысулын белә хуҗа.

– Моның өчен балыкны кисәкләп турыйбыз да, кыяр тозлаган кебек тыгызлап, стерильләштерелгән банкага тутырабыз. Өстенә яхшылап сыек май салабыз да каплап куябыз. Банканы салкын урында сакларга кирәк. Шундый хәлдә балык бер елга кадәр сакланырга мөмкин, диләр. Бездә бер-ике айдан да озаграк торганы юк аның. Көтелмәгән кунак килгәндә, бәрәңге янына куярга менә дигән кабымлык бу, – ди Азат.

Сыйфатлы балыкны ничек сайларга?

Ысланган балык алтынсу төстә булырга тиеш. Кишер төсендә була икән, димәк, балыкны «Жидкий дым» растворына гына тыгып чыгарганнар. Тиресендә таплар, ачыграк һәм тоныграк урыннар да булмаска тиеш.

Яңа тотылган балыкны ысласаң, ул резина кебек сыгылмалы була. Ә «свежий» булмаган иттән ысланган балык тарала башлый, артык йомшак була.

Балык баштан чери дигән әйтем бар. Ысланган балыкны бөтен килеш алырга тырышыгыз. Башы юк икән, димәк, аны бозыла башлаганга кисеп атканнар.

Әлбәттә инде, исе килмәскә, лайлалы булмаска тиеш.

Редакциядән. Бу номерны басмага тапшырган вакытта, Бәдретдиновлар гаиләсенә зур кайгы килүе мәгълүм булды. Янгын чыгып, аларның йорт-куралтылары янып беткән. Тырыш, эш сөючән гаиләгә сабырлык, янәдән күтәрелергә көч-куәт телибез!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading