16+

Балталы кешегә ишек ачык

Казанда 2008 елда махсус программа старт алганнан бирле, күп фатирлы 2431 йорт капиталь төзекләндерелгән.

Балталы кешегә ишек ачык

Казанда 2008 елда махсус программа старт алганнан бирле, күп фатирлы 2431 йорт капиталь төзекләндерелгән.

– Быел башкалада күп фатирлы 240 йорт яңартылды. 130 йортка комплекслы ремонт үткәрелде, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Күп катлы йортларга 130 лифт урнаштырылган, кабызу-көйләү эшләре башкарылган. Тагын 45 йортка 137 яңа лифт урнаштыру эшләре тәмамланып килә.

– Лифтларның барысы да иминлек таләпләренә җавап бирә, шулай ук инвалидлар мәнфәгатьләрен дә кайгыртып җиһазландырылган, – диде Искәндәр Гыйниятуллин. – Адоратский урамындагы – 39а, Гаврилов урамындагы – 26, Назарбаев урамындагы – 47/113, Сафиуллин урамындагы – 32а, Мәүлетов урамындагы 17б белән 19нчы йортларда пассажир һәм йөк лифтлары яңасына алмаштырыла. Бу эшләр ноябрь аенда тәмамланачак.

Лифтлар турында сүз чыккач, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин яңа лифтлар урнаштыру эшләрен мөмкин кадәр тизрәк башкарырга чакырды.
– Бала арбасы тартып йөрүче хатын-кызларга, өлкән яшьтәге кешеләргә югары катларга күтәрелүе кыен. Аларны техник регламентлар кызыксындырмый, ә лифтның эшләве кирәк, – диде Денис Калинкин.

Казанда узган җәйдә Мир урамындагы – 13а, Энергетиклар урамындагы – 5, Сафиуллин урамындагы – 24, Ямашев проспектындагы – 88, Маршал Чуйков урамындагы 52нче йортның түбәләрен яңартканда, көтелмәгән «гадәттән тыш» хәл килеп чыккан иде.

– Көчле җил вакытлыча каплап куелган тент-япкычларны алып ташлады, шул сәбәпле 75 фатирга яңгыр үтте. Зыян күргән фатир хуҗаларына, мэр Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә, ярдәм оештырылды. Подрядчы оешмалар иминият хисабыннан 32 фатирга ремонт ясады. Милекчеләрнең теләге буенча, 43 фатир өчен 337,8 мең сум компенсация түләнде, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Башкалада капиталь ремонт программасының киләсе ел исемлегенә күп фатирлы 270 йорт алынган. 140 йортны баштанаяк, ягъни комплекслы төзекләндерү ниятләнелә. 33 йортка 101 яңа лифт куелачак. Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, быел капиталь төзекләндерү барышында 91 миллион сумнан артык акча янга калдырылган. Шушы финанс чыганакларына киләсе елда өстәмә рәвештә тагын 18 йортны төзекләндерү уйланыла.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading