16+

Балет артисты Владимир Никитин: «Америкада татар халык биюләрен биим»

Чит илләргә гастрольләр белән бару – теләсә нинди артист өчен зур дәрәҗә. Ә анда яшәү һәм үзең теләгән эш белән шөгыльләнү, тәҗрибә һәм белем туплау – күпләрнең хыялы. Ләкин бу максатларга бик сирәкләр генә ирешә.

Балет артисты Владимир Никитин: «Америкада татар халык биюләрен биим»

Чит илләргә гастрольләр белән бару – теләсә нинди артист өчен зур дәрәҗә. Ә анда яшәү һәм үзең теләгән эш белән шөгыльләнү, тәҗрибә һәм белем туплау – күпләрнең хыялы. Ләкин бу максатларга бик сирәкләр генә ирешә.

Казанда туып-үсеп, «Казан» милли-мәдәни үзәкнең халык биюләре ансамблендә эшләгән Владимир Никитинга менә шундый бәхет елмайган һәм ул аны кулыннан ычкындырмаган. Ул менә инде ике елдан артык Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши. Балет артисты белән без дә аралаштык.

– Владимир, иҗат карьерагыз кайчан һәм ничек башланды?
– Алты яшемдә мин «Солнышко» балалар хореография коллективында шөгыльләнә башладым. Әти-әнием сәләт чаткыларымны күреп алып, мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләделәр. Мәктәптә укыганда да һәртөрле коллективларга йөреп, классик һәм халык-сәхнә биюләренә өйрәндем. Ә инде 14 яшемдә «Ровестник» бию ансамблендә чыгыш ясый башладым. Барысын да алып бару авыр булса да, бию һәрвакыт ошый иде. Шуннан соң Казан дәүләт мәдәният университетының хореография кафедрасына укырга кердем. Аны тәмамлагач, өч ел «Казан» милли-мәдәни үзәкнең халык биюләре ансамблендә эшләдем.

– Һәм шуннан соң бәхетле очрак Сезне Нью-Йоркка алып китте...
– Әлеге ансамбльдә эшләгән елларда күңелгә нидер җитми башлады. Гастрольләр булмады диярлек, иҗади үсеш тә бер урында тапталды һәм мин тормышымны тамырдын үзгәртергә кирәк дигән карарга килдем. Мин холкым буенча тиктормас, бер урында таптанырга яратмыйм. Үз өстемдә эшләргә, яңа үрләр яуларга, дөнья күрергә, төрле биюләр өйрәнергә, яңалыкка омтылырга яратам. Балет труппасы белән берничә тапкыр Америкада булырга туры килгән иде. Шунда мине күреп алып, Нью-Йорк шәһәрендә Михаил Смирнов җитәкчелегендәге «Barynya» («Барыня») фольклор ансамблендә чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр.

– Һәм Сез ризалаштыгыз...
– Әлбәттә! Мин мондый мөмкинлекне язмыш бүләге, шәхес буларак үсү тәҗрибәсе итеп кабул итәм. Әти-әниләр канаты астында бит без мөстәкыйль, җаваплы кеше, артист буларак тулысынча ачылып бетә алмыйбыз. Менә инде өченче ел Америка тамашачысы каршында үзебезнең сәнгатебезне күрсәтәм. Коллективыбыз әлеге ил шәһәрләре буйлап уңышлы гына гастрольләр белән йөри. Балалайка, баян, гөслә, думбра һәм башка халык уен коралларында уйныйбыз. Мине төрле уку йортларына чакыралар, анда классик, халык-сәхнә репертуарын башкарам. Шулай ук башка труппалар белән эшлим. Германия, Франция, Англия, Италия, Канада, Мексика, Төркия, Египетка гастрольләр белән барырга туры килде.

– Владимир, Казанда эшләгәндә, Сез татар халык биюләрен дә башкаргансыз икән. Чит илдәге ансамбль репертуарына да татар халык биюләрен кертү теләге юкмы?
– Иң элек шуны әйтим әле, мин татарларны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Рус милләтеннән булсам да, мәктәптә татар телен теләп һәм яратып укый идем. Аннан соң бу телне белүем миңа Төркия һәм Үзбәкстанга гастрольләр белән баргач та нык ярдәм итте. Гомумән, татар халкы белән мине бик күп нәрсә бәйли. Беренчедән, Татарстан башкаласы Казанда туып-үсүем, белем алуым, иҗат карьерамны шунда башлавым белән бәхетлемен. Икенчедән, тормыш иптәшем Динара – татар кызы. Аның белән чиксез горурланам, хатынымны бик яратам. Без аның белән 2013 елда Универсиадага әзерләнгән вакытта танышкан идек. Татар кухнясын бик нык яратуымны белгәнгә күрә, Динара мине Америкада да тәмле өчпочмаклар, кыстыбый, пироглар белән сыйлый. Моннан тыш, миңа Сабантуй бәйрәме ошый. Һәм аның нинди күңелле бәйрәм икәнен сәхнәдә артист буларак чыгыш ясаганда түгел, ә шунда ял иткәндә тойдым. Ә хәзер репертуарга килгәндә, Нью-Йорктагы «Барыня» фольклор ансамблендә эшли башлагач, репертуарда татар халык биюеннән кала төрле милләт вәкилләре (казах, украин, рус, чегән һәм башка) биюләрен күргәч, гаҗәпләндем. Һәм мин, бу ситуацияне үзгәртергә теләп, коллективка татар биюен биеп күрсәттем. Ул бөтен кешегә дә бик ошады. Хәзер безнең репертуарда өч татар номеры. Киләчәктә аның санын тагын да арттырырга уйлыйбыз. Бәлки ул «Шома бас» номеры һәм «Сабантуй» бию сюиты булыр. 4 ноябрьдә Нью-Йоркта Америка-татар ассоциациясе оешуының 90 еллыгын билгеләп уздылар. Һәм анда безне дә чакырдылар. Алай гына да түгел, без – бәйрәмнең йөзек кашы булдык, чөнки моңа кадәр Нью-Йоркта бер генә татар бию коллективы да булмаган.

– Иң истә калган җиңүең дип кайсысын әйтер идең?
– Минем өчен җиңү ул – беренче чиратта профессионалларның һәм тамашачыларның хөрмәте. Күп кенә абруйлы сәнгать белгечләренең мактау сүзләре һәм киңәшләре алга таба барырга стимул булдырды, ә 2007 елда Россия Президенты грантына ия булу яңа үрләр яуларга этәргеч ясады. Мине халык биюләре ансамбльләре генә түгел, ә классик бию коллективлары да чакыра башлады. Уку һәм һәрдаим бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәсендә, һәртөрле катлаулы трюклар ясарга өйрәндем. Ә аннан соң бу күнекмәләрне классик спектакльләрдә катнашканда файдаландым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading