16+

Балалар өчен нинди пособиеләр түләнергә тиеш?

Соңгы арада редакция телефонының тынганы юк. Баласы булган гаиләләрне яңа елдан кергән үзгәрешләр кызыксындыра. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән, балалы гаиләләргә кагылышлы пособиеләрне барладык.

Балалар өчен нинди пособиеләр түләнергә тиеш?

Соңгы арада редакция телефонының тынганы юк. Баласы булган гаиләләрне яңа елдан кергән үзгәрешләр кызыксындыра. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән, балалы гаиләләргә кагылышлы пособиеләрне барладык.

1 февральдән балага пособиеләр артачак

«Татарстан халкына максатчан социаль ярдәм турында»гы закон кысаларында, республикада балалы гаиләләргә ташламалар, субсидияләр каралган. Бер кеше башына уртача айлык керем яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге балаларга, 16 яшь тулганчы, ай саен пособие түләнә. 2018 елда бу түләүнең суммасы 307 сумны тәшкил итә.

Балаларын ялгыз үстерүче аналарга 814 сум каралган.

Әтисе хәрби хезмәттә булган, әти-әнисе алимент түләүдән качып йөргән сабыйларга ай саен 460 сум акчалата ярдәм бирелә. 

Аз керемле гаиләләрдәге балалар, хроник авырулы сабыйлар, өч яшь тулганчы, сөт ризыклары белән бушлай тәэмин ителә. 

Балалар бакчаларына түләгәндә ташламалар каралган. Беренче бала өчен түләгән сумманың – 20, икенчесенә – 50, өченче бала өчен түләүнең 70 проценты кире кайтарыла.
Һәр бала тугач, әниләргә дәүләттән 16 350 сум матди ярдәм каралган. Яшь ярымга кадәр баланы караган өчен айлык пособие түләнә (инфографикада тулырак). Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан идарәсе белгечләре әйтүенчә, бу пособиеләр суммасы 1 февральдән артачак. 

«Путин акчасы»


Әлеге пособиеләрдән тыш Россия Президенты Владимир Путин яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, быелдан яңа төр пособие кертте. Бу максатларга федераль бюджетта 2020 елга кадәр акча каралган. Пособие һәркемгә дә түләнми. Бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә туган беренче балаларга һәм гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы – 9 142 сум. Аны 1,5кә тапкырлагач, 13 713 сум килеп чыга. Гаиләдәге бер кеше башына уртача айлык керем шул суммадан артмаганда гына, пособиегә дәгъва кылырга була. Мәсәлән, гаиләдә өч кеше икән, аларның айлык кереме 3x13 713=41 139 сумнан артмаска тиеш. Беренче балага ай саен 8 490 сум пособие каралган. Республикада әлеге яңа төр пособиедән 4602 хатын-кыз файдаланыр дип фаразлана. Социологик тикшерүләр буенча, аларның күбесе – 22-26 яшьлек әниләр.

Күпләр, Владимир Путин вәгъдә иткән акчалар икенче балага да тиеш, дип кабул итте. Икенче, өченче балага карата пособие түләүдә үзгәрешләр бар анысы, ләкин өстәмә акча турында сүз бармый, акча ана капиталыннан түләнәчәк. Быелдан ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге тудырылды. Дөрес, монысы да бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, гаиләдәге икенче балаларга гына кагыла. 

Балага яшь ярым булганчы, ана капиталыннан ай саен 8 490 сум пособие түләү каралган. Түләүләр ай саен ананың кредит учреждениесендәге исәп счетына күчерелеп барачак. Һәр кеше аны үз кирәгенә файдалана ала. Айлык түләүләрдән баш тартып, ана капиталын рөхсәт ителгән башка максатларда да кулланырга мөмкин. Аны торак шартларын яхшыртырга, балага белем алган өчен түләргә, ананың булачак пенсиясенә күчерергә, инвалид сабыйга җайлашу, яраклашу өчен кирәкле товарлар сатып алырга, ә быелдан балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләргә дә була. 

Владимир Путин карары белән, ана капиталы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Быелга суммасы үзгәрешсез калды – 453 026 сум. 

Ташламалы торак

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итүенчә, Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, кимендә өч ел авыл җирендә яшәгән әниләргә быелдан, беренче һәм өченче баласын тапкан очракта, социаль ярдәм бирергә җыеналар. Бу хактагы документлар пакеты тиздән әзерләнеп бетәр дип көтелә.

2018 елдан 2022 елга кадәр икенче йә өченче баласы туган гаиләләр, ташламалы кредит белән, фатир алу мөмкинлегенә ия булачак. Владимир Путин карары белән, балалы гаиләләргә банкларда еллык ставкасы 10,5 процентлы ипотека тәкъдим ителә. Кредитның 4,5 процентын дәүләт үз өстенә ала, гаиләләргә бары калган 6 процентын гына түләргә туры киләчәк. Төп шарт – фатирны беренчел торак базарыннан сатып алырга кирәк, кредит суммасы 3 миллион сумнан артмаска тиеш. 

Нәрсә, ничек?

Пособиеләрне рәсмиләштерү өчен, ата-ананың паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы, сабый уллыкка алынган булса, тәрбиягә алу турында таныклык кирәк. Гаиләнең соңгы 12 айлык кереме турында белешмә, акчаны күчерү өчен банкта ачылган счет реквизитлары сорала. Тулырак мәгълүмат алу өчен, теркәлү урыны буенча пенсия, социаль яклау бүлекләре белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Шунысын да истә тотарга кирәк: бала туганнан соң алты ай эчендә теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә пособие сорап килсәң, акча бала туган айдан ук түләнәчәк, ә алты айдан соң гына гариза тапшырсаң, пособие мөрәҗәгать иткән көннән генә исәпләнә башлый. 2018 елдан кергән пособиеләр балага яшь ярым тулганчы бирелә. Елына бер генә тапкыр билгеләнә. Ел узгач, кабат керемнәр турында документлар җыеп тапшырырга була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading