16+

Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?

Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.

Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?

Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.

Хәзер өчтән җиде яшькәчә балалар өчен көненә 10,5 сәгать эшли торган төркемнәргә авыл җирендә 2753 сум, ә шәһәрдә 3117 сум түләргә туры киләчәк. Баксаң, балалар бакчасындагы бер сабыйны тәэмин итәргә бюджеттан якынча 9 мең сум акча тотыла икән. Бер караганда, ата-ана түләве күлдәге тамчы кебек кенә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин аңлатуынча, бәяләр күтәрелү мәктәпкәчә учреждениеләрдә хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакы артуы, азык-төлек, көнкүреш товарлары кыйммәтләнү белән бәйле.
Балалар бакчаларында төркемнәрнең эш режимына карап бәяләр дә төрлечә арткан. Иң кыйммәтлесе логопед төркемнәредер, мөгаен. Былтыр бу группага баласын йөрткән ата-аналар 4309 сум түләсә, быелдан әлеге сумма 4481 сумга җиткән.

Балалар бакчага йөрмәгән көннәр өчен дә абонент түләве каралган. Бу мәсьәләдә ризасызлык белдереп ата-аналар пикет та оештырганнар иде. Кыскасы, Илсур Һадиуллин әйтүенчә, әлеге проблема быел хәл ителергә тиеш. “Кайбер балалар сәбәпсез бакчага йөрми. Югыйсә, балалар бакчасына чират көтүче башка сабыйлар да бар. Шул ук вакытта авырып берәр ай тирәсе бакчага килә алмаучы балалар да очрый. “Абонент түләвеннән” бөтенләй баш тартып булмас, мөгаен. Барысы да гадел булсын өчен бу системага үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күрсәтмә бирде. Әлегә ата-аналар комитеты, махсус оешкан төркем белән сөйләшүләр алып барыла”, – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.

Балалар бакчасында татар теле дәресләренә килгәндә, министр урынбасары борчылырлык урын юк, дип саный. Моңа кадәр балалар бакчаларында атнасына өч сәгать татар теле укытылган. Быелдан элек кабул ителгән методик күрсәтмәләр гамәлдән чыгарылган. Тик бу мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар теле бетә дигән сүз түгел. Тәрбиячеләр йоклар алдыннан, урамга чыкканда, уйнаганда, чараларга әзерләнгәндә балаларга татар телен өйрәтә ала. “Телне, милләтне сакларга һәм аны югалтмаска кирәк”, – ди Илсур Һадиуллин.

Фото: orel.glavny.tv

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading