16+

Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз!

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.

Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз!

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.

– Колачлы мәдәни программа әзерләнә: концерт, бакчачылар һәм кул эшләре осталары өчен күргәзмә-ярминкә, һөнәри осталык дәресләре үткәрелә, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов мэриядә узган киңәшмәдә.
Бабайлар һәм әбиләр үзләре белән балаларын, оныкларын ияртсен. Паркта балалар өчен махсус программа оештырыла, фудкорт җиһазландырыла. «Фудкорт» сүзе өстәлләр, урындыклар куелган мәйданчыкны, аңлата. Сәүдә чатырларыннан кабымлыклар, сулар сатып алып, шул мәйданчыкта, үзебезчә әйтсәк, сәхра кылып, ял итеп утырырга була.
Теләге булганнар «Рио Абьерто» бию терапиясе дәресендә катнаша ала. Тренерлар: Эля Муллагалиева, Наталья Валлен һәм Марина Несмелова.
– Мәйданчыкта үзеңнең хис-тойгыларыңны «биергә» мөмкин. Табиблар фикеренчә, мондый бию, аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен, организмга физик һәм психик яктан уңай тәэсир итә икән, – диде Азат Абзалов.
Спорт тренерлары икенче бер мәйданчыкларда физик күнекмә һәм йога дәресләре оештыра. Табиблар шунда ук кан басымыңны да үлчәп бирәчәк. Шахмат һәм шашка яратучыларга аерым мәйданчык бирелә. Төрле квест-уеннарда катнашып, истәлеккә бүләк тә отып кайтырга була әле.

Казанда «Тормыш сөючеләр» проекты, мэр Илсур Метшин башлангычында, 2016 елның декабрендә старт алган иде. Клублардагы чараларга 18 431 пенсионер йөри. Бию, вокал, сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ), компьютер дәресләре – иң ихтыяҗлы юнәлешләр. Аларда пенсионер-активистларның 55,2 проценты катнаша. «Тормыш сөючеләр» клубларында барлык дәресләр дә бушлай.
Башкала мэры Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, студент елларын искә төшерде.

– Каникул чорында портта эшләдек. Теплоходларда чит илләрдән килгән турист бабайларның һәм әбиләрнең янып-җилкенеп торуларын күреп гаҗәпләнә идем. Шундый активлар! – диде мэр Илсур Метшин. – Кызганыч, өлкәннәрнең пенсияләрен арттыру шәһәр хакимияте кодрәтеннән килми. Без яңа мәдәният йортлары, парклар ачабыз, яр буйлары төзекләндерелә. Өлкәннәр белән эшләүдә шушы мәйданнарны файдаланыйк. «Тормыш сөючеләр» клубларына тагын да күбрәк пенсионерлар йөрсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading