16+

Азнакай хастаханәсендә Россиядәге бердәнбер «здравкласс» эшли

Азнакай районы үзәк хастаханәсендә Россиядә тиңе булмаган “Здравкласс” проекты эшли. Проектның җитәкчесе, балалар табибы Луиза Мурадыймова әйтүенчә, мәктәп укучысының сәламәтлеген ныгыту максатында хастаханәдә шундый класслар булдыруны кирәк дип тапканнар.

– Балалар бакчасында биш тапкыр ашап, даими саф һавада булып өйрәнгән сабыйларның, мәктәптә режимнары бозыла. Дәресләр, уку, болар барысы да баланың сәламәтлегендә чагыла. Шуңа да укучыларга сәламәт яшәү кагыйдәләрен кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Проект 2015 елдан эшли башлады. Бу хастаханә эчендәге үзенә күрә бер мәктәп. Атнага ике тапкыр район мәктәпләреннән бер класс безгә килә һәм укучыларга аерым бер темага мәгълүмат җиткерәбез. Темалар төрле: кариес булдырмау, җенси тәрбия, дөрес туклану һәм башкалар. Дәресләрне кызыклы итеп, уен формасында үткәрергә тырышабыз. Укучылар арсалар, мультфильм күрсәтәбез, гимнастика ясыйбыз. Дөрес, мәктәпләрдә дә сыйныф сәгатьләрендә класс җитәкчеләре сәламәтлек турында еш сөйли. Ләкин хастаханәдәге мохит укучыларга ныграк тәэсир итә, – ди Луиза Мурадыймова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading