16+

Айгөл Бариевадан печеньелы пирог рецепты

Безнең җырчы кызларыбыз менә дигән аш-су осталары да. Инстаграм битләренә алар һәрдаим берәр ризыкның рецептын куеп бара. Җайлы һәм тиз әзерләнә торган кайбер рецептларны җырчылар газета укучыларыбыз белән дә бүлешә.

300 гр «Юбилейный» печеньесы, йөзем, 3 күкәй сарысы, 80 гр сыер мае, 400 гр куертылган сөт (сгущенка), ярты лимон.

Печеньены пакетка салып изәбез. Аннары аңа вак итеп туралган каты сыер маен кушып болгатабыз да табага җәябез. Камырны таба кырыена күтәртеп җәясе була. 180 градуска кадәр җылытылган газ миченә 20 минутка куябыз. Эчлеген әзерлибез: аның өчен куертылган сөткә күкәй сарысы, йөзем һәм лимон согы салабыз. Камыр өстенә агызып, тагын 15 минутка газ миченә куеп алабыз. 

фото: tatfiesta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading