16+

Айдар Галимов: «Анда бит сорап та тормыйлар, тибеп төшерделәр»

Айдар Галимов үзенең армия сафларында хезмәт итүе белән горурлана һәм ул чакларны сагынып искә ала.

Айдар Галимов: «Анда бит сорап та тормыйлар, тибеп төшерделәр»

Айдар Галимов үзенең армия сафларында хезмәт итүе белән горурлана һәм ул чакларны сагынып искә ала.

- 1986-88нче елларда Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт иттем. Безнең заманда – ике, ә хәрби хезмәт флотында өч ел хезмәт итү иде. Тик ул вакыт та җитми кебек иде. Заманы башка иде бит. Үзебез: "Әфганстанга безне дә алыгыз", - дип гариза яза идек.

Ике ел хезмәт эчендә мин бөтенләй башка кеше булып, үзгәреп кайттым. Карашлар үзгәрде, чыныгу алдым, тәҗрибә тупланды. Җитди адымнарга әзер булып кайттым.

Әлбәттә, ул елларда да армиядән качып калу мөмкинлеге бар иде, тик андый уй башка кереп тә чыкмады. III класста укыганда кулым сынган иде. Бик озак төзәлде. Әле дә үзен сиздерә. Баянда уйнаганда ул кул тизрәк арый. Әгәр дә бу сыну турында әйткән булсам, һава-десант гаскәрлегенә алмаслар иде. “Сынган урыннарыгыз бармы?” – дип кат-кат сорадылар.

Армия турында сүз чыккач,  мин гел беренче тапкыр парашют белән сикерүем турында сөйлим. Анда бит сорап та тормыйлар, тибеп, дигәндәй, төшерделәр. Сикердем, барыбыз да һавада чылбыр кебек тезелеп калдык. Шул картина әле дә күз алдымда. Һавада асылынып калгандай булдык. Шулчак үзем дә сизмәстән “Кәркәле таулары”н җырлый башладым. Ә инде башка бер җилле көннепарашют читкә алып китте. Литваның иген басуына төштем. Борылсам, каршыда бер сыер күшәп миңа карап тора. “Син монда нәрсә эшләп йөрисең?” дигәндәй иде чырае. Ул сыерны мәңге онытмыйм.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading