16+

Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акча түләнәчәк

Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстанның Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.

Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстанның Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.

Төп доклад белән чыгыш ясаган мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, әлеге вакытта министрлык бу юнәлештә норматив-хокукый актлар әзерләү буенча эш алып бара.

Әлеге яңалыкка үз чыгышында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә тукталды.

– 2018 елның бюджет проектын караганда, бу мәсьәлә тагын бер кат җентекләп өйрәнелде. Боз кузгалды. Әлеге сорау тулаем хәл ителгәч, яшьләргә авылга мәдәният өлкәсендә эшләргә кайтырга тагын бер этәргеч булыр иде, – диде ул.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: 2012 елдан мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 2,5 тапкырга артып, дәүләти учреждениеләр буенча – 33, 8 мең, муниципаль учреждениеләр буенча 23,5 мең сумга җиткән. Уртача хезмәт хакы исә 26,8 мең сумны тәшкил итә.

Узган елның уңышлары дигән вакытта Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүне дә билгеләп уздылар.

– 2017 елда Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Бу, һичшиксез, Татарстан тарихында гына түгел, Россиядә дә тирән эз калдырган вакыйга, республиканың дөньякүләм дәрәҗәдә мәдәни кыйммәткә ия танылу алган өченче объекты, – диде Айрат Сибагатуллин.
Министр татар эстрадасының бүгенге хәле, торышына да аерым тукталасы итте.

– Бүгенге татар эстрадасының иң беренче проблемасы – җырчыларның вокал сәләтләре уртача булу, вокал мәктәп һәм культурасы җитмәү. Шулай ук репертуар һәм аранжировкаларның түбән сыйфаты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр җыр матур, мәгънәле икән, җырчы да табыла. Әлбәттә, монда акча мәсьәләсе генә түгел, иң мөһиме, талант һәм музыкаль идеяләр булырга тиеш. Шуңа күрә 2018 елда үтәчәк җыр конкурсы аша без җыр репертуарларын яңартырбыз дип өметләнәбез. Тагын бер җитди проблема – җырчыларның тышкы кыяфәте һәм сәхнәдә үз-үзләрен тота белүе. Биредә дә сәнгати зәвык, башкаручыларның культурасы алга чыга. Бу проблемалар комплекслы рәвештә белгечләр катнашында хәл итүне таләп итә, – диде министр.

Ул әлеге бурычларның Президент тарафыннан куелуына да басым ясады. Хәзерге вакытта Мәдәният министрлыгы каршында Татарстанның эстрада башкару сәнгате үсеше һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет проекты әзерләнүен дә әйтте.
Татар эстрадасының сыйфатын яхшыртудан тыш, Айрат Сибагатуллин яшь композиторларга ярдәм, заманча музыкаль-компьютер технологияләрен үстерү һәм продюсерлыкка да игътибарны юнәлтергә кирәклеген әйтте.
Разил Вәлиев мәдәният өлкәсендәге яңа законнар турында искә төшерде.

– Ни кызганыч, мәдәният өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр әлегә федераль законнар тарафыннан көйләнеп бетмәгән. Һәм безнең комитет шуны истә тотып, министрлык белән берлектә соңгы ике елда Дәүләт Советына Россиядә булмаган ике яңа закон проекты эшләп кертте, – диде ул. – Мәсәлән, бүгенгә кадәр Россиядә театрлар эшен җайга салучы закон юк. Республикада театр әһелләренең һәм театр сөючеләрнең тәкъдимнәрен искә алып, 2016 елда «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында» үзебезнең законыбызны кабул итәргә булдык. Әлеге закон республикабызда театр өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын булдыру өчен бик тә кирәк иде.

Театр сәнгатен үстерү юнәлешендә республика бюджетыннан акча бүлгәндә шәһәр һәм районнардагы җирле һәм үзешчән театрларны да онытмаска кирәклеген әйтте.

Шулай ук 2017 елда «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» закон кабул ителгән иде. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

– Без бу законга бик зур өметләр баглыйбыз. Рухи мирасны саклап, киләчәккә җиткерү өчен әле бик күп хезмәт куярга кирәк, – диде Разил Вәлиев.

Аның әйтүенчә, әлеге вакытта республикада милли кием көне булдыру тәкъдиме буенча да фикер алышулар бара. Шулай ук ул киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасында әйткән милли китапханә һәм зур концерт залын төзүгә, җәмәгатьчелек инде күптән таләп итеп килгән музыкаль драма театрын оештыруга да зур өметләр баглавын әйтте.
Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин балалар белән эшли торган мәдәни учреждениеләр эшчәнлегенә аеруча зур игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

– Балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен эшләнгән иҗади проектларга аеруча зур ярдәм күрсәтергә кирәк. Балачак темасы, яңа кызыклы балалар әсәрләрен иҗат итү барлык мәдәни учреждениеләр өчен өстенлекле юнәлеш булсын иде. Мәдәният балачакка әйләнеп кайтырга тиеш, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading