16+

Авылда булган хәлләр

«Шап» иткән

Авылда булган хәлләр

«Шап» иткән


Бер татар әбиcенә шәһәрдән биш яшьлек оныгы кунакка кайткан икән.
Беркөнне бу әбекәйгә күрше ахирәте кергән. бу ахирәтләр, сүз арасы сүз чыгып, бик бирелеп ләчтит сатып, чәй эчеп утыралар, ди.
Әбинең оныгы урамда уйнап йөри икән. Бервакыт йөгереп өйгә килеп кергән дә:
– Нәнәй, «шап» итимме? – дип сорый икән.
Оныгы «сугышлы» уйныйдыр дип уйлап, әбекәй: 
– Ит, балам, ит! – ди икән.
Оныгы тагын йөгереп урамга чыгып китә.
Әбиләр сөйләшүен дәвам итә.
Аларның серләшүләрен бүлеп, бераздан онык тагын йөгереп керә:
– Нәнәй, тагын «шап» итимме?
Нәнәсе, оныгының сүзенә игътибар итмичә, сөйләшүен дәвам итә:
– Ит, улым, ит, ит!
Оныгы тагын урамга чыгып китеп югала, тик озак та үтми, бала тагын йөгереп керә.
– Нәнәй, «шап» итимме?
– Ит, бәпкәчем, ит!
Бераздан әбекәй, ахирәтен озатырга дип, тышка чыга һәм күтәрмәдәге хәлне күреп шаккаталар: оныгы әбекәйнең яңа җыеп кергән тавык йомыркаларын ала да җилләтергә дип коймага элеп куйган келәмгә тондыра икән. «Шап!» иткән тавыш чыгып кала. 
Шул рәвешле, оныгы абзардан яңа гына алып кергән тавык йомыркаларының барысын да шап иттереп бетергән.


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X