16+

Астма белән авыручылар саны арта: билгеләре, сәбәпләре, киңәшләр

Табиблар күзәтүенчә, астма белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Россиядә шундый диагнозлы 7 миллион тирәсе кеше исәпләнә.

Астма белән авыручылар саны арта: билгеләре, сәбәпләре, киңәшләр

Табиблар күзәтүенчә, астма белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Россиядә шундый диагнозлы 7 миллион тирәсе кеше исәпләнә.

Авыруның билгеләре, аны дәвалау турында Казан фәнни тикшеренү институты табибы, аллерголог, иммунолог Элина КАМАЛОВА сөйли.

Сәбәпләре

Астма сулыш юлларының ялкынсынуын вакытында дәваламаганлыктан килеп чыга. Өянәк вакытында бронхлар тарая, сулыш юлы ялкынсынып шешә, мускулларда спазм күзәтелә, кешенең тыны кысыла башлый. Астма өянәге төрлечә була, берничә минуттан берничә көнгә кадәр дә дәвам итә.

Авыру нәселдән дә күчәргә мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр баланың ата-анасының берсендә астма булса, ул 50 процент очракта балада да күзәтелә. Әти-әнинең икесе дә тыны кысылып азапланса, авыруның балага күчү ихтималы – 65 процент.

Астманы китереп чыгара торган сәбәпләрне ике төргә бүлеп карыйлар: берсе – аллергия китереп чыгара торган сәбәпләр, икенчесен фәнни телдә триггерлар дип йөртәләр.

Аллергеннар

Йорт хайваннары, бет, борча, таракан, чәчәк серкәсе, ризык, күгәрек, гөмбәчекләр, дарулар.

Триггерлар

Тәмәке тарту, авыр физик эш, төрле йогышлы авырудан өзлегүләр, экология, һава торышының кискен үзгәреп торуы.

Билгеләре

еш йөткерү
тын кысылу
күз астында «капчыклар» барлыкка килү
салкынга чыккач ютәлләү

Дәвалану

Астманы махсус анализлар ярдәмендә табиб кына билгели ала. Авыруны үпкә эшчәнлеген, сулыш алуны тикшереп ачыклыйлар.
Астмадан бөтенләй котылу мөмкин түгел, ләкин табиб кушканнарны үтәсәң, тиешле даруларны куллансаң, астмалы кешеләр дә тулы тормыш белән озак яши. Иң мөһиме: авыруны һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Астманы дәвалар өчен, табиб дарулар билгели. Тын кысылганда авыруның хәлен җиңеләйтү өчен, ингалятор, спейсер, небулайзер кебек җайланмалар кулланыла. Аларны һәрчак үзең белән йөртергә кирәк.


Табиб Элина КАМАЛОВАдан астманы кисәтү өчен 5 киңәш

1. Аллергия китереп чыгара торган әйберләр кулланмагыз. Кайберәүләр йонсыз йорт хайваннары куркынычсыз дип саный, әмма эт, мәчеләрнең йоны гына түгел, беренче чиратта, селәгәе һәм сидеге аллергия китереп чыгара.

2. Борчалар, бетләр һәр йортта бар. Аларны киметү өчен бүлмәне ешрак җилләтергә, урын-җирен гел алыштырып торырга, чисталыкны сакларга кирәк.

3. Дөрес туклану мөһим. Майлы ризыклар гәүдә авырлыгын арттыра. Нәтиҗәдә, кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән беррәттән, тын кысылу, сулыш алу авырлашу күзәтелергә мөмкин.

4. Борын, колак, тамак белән бәйле авыруларны ахырына кадәр дәвалап бетерергә кирәк. Үз белдегең белән теләсә нинди дару эчәргә ярамый.
 
5. Тәмәке тарту астмага китерергә мөмкин. Шуңа да сәламәт яшәргә, саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз.

Фото: pulmonologi.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading