16+

Ары авылы халкы: «Су юклыктан, йөрәктән кан тама»

«Авылыбызда су юк. Кирәк-яракка суны түбәдән тамган тамчылардан җыябыз. Кар эретәбез. Эчәр өчен суга тау астындагы чишмәгә йөрибез.

Ары авылы халкы: «Су юклыктан, йөрәктән кан тама»

«Авылыбызда су юк. Кирәк-яракка суны түбәдән тамган тамчылардан җыябыз. Кар эретәбез. Эчәр өчен суга тау астындагы чишмәгә йөрибез.

Ләкин өлкән яшьтәге кешеләр анда бара алмый. Су юклыктан, йөрәктән кан тама. Бик зур проблема бу безнең өчен. Озак еллар тилмерәбез бит инде. Акчасын да җыелышыр идек, авылыбызга су гына кертсеннәр», – дип, үтенеп мөрәҗәгать итте безгә Әтнә районының Ары авылы халкы.
А выл уртасында ук җәелеп яткан зур күлләрне күреп, Арыда су проблемасы бар дип уйламыйсың да. Аннары автомат кер юу машиналары, бәдрәф тә өйдә булган заманда эчәргә су булмау сәеррәк яңгырый.
 
Ары авылы сулыкларга бай анысы. Биш күле, чишмәләре бар. Дөрес, Сыяз дигән күл кибә башлаган. Анысы өчен дә борчыла халык. Чистартырга, күлне торгызырга кирәк, диләр. Күлдән бигрәк, көн саен эчәргә суны чишмәдән ташуы җайсыз. Әле ярый авылда һәрчак ярдәм итәргә әзер Гөлчәчәкләре бар. Ул ялгызы гомер итүче пенсионерларга, өлкән кешеләргә су алып кайтып бирергә булыша. Урамнарда колонкалар юк. Кайбер хуҗалыклар ишегалларында кое бораулатканнар. Монысы да мәшәкатьле. Берәүнең суы 28 метрдан гына чыккан, икенчесенә хәтта 200 метр тирәнлектә казырга туры килгән.

Су көн дә кирәк. Эчәргә генә түгел, керен, савыт-сабасын юарга, мунчасын ягарга, түтәлләргә сибәргә, терлекләргә эчерергә дә. Көтүчеләр үзләренә интегә. Малга су эчерер өчен әллә кайларга баралар. Хәер, бу проблема быел хәл ителгән. Авылда сөт җыючы егет Рәфикъ Фәйзрахманов хуҗалык көтүенә үзенең шәхси техникасы белән су илткән.

Фермадагы малларга суны башнядан алалар. Өйләргә дә шул башнядагы суны җибәрергә уйлаган булганнар да, сыйфаты бик начар, су акшарлы булгач, халык каршы килгән.

Авыл халкы ел саен үзара салым акчасы җыя. Ник шул акчаларга су мәсьәләсен хәл итеп булмый икән дип тә гаҗәпләнә алар. Кайчанга кадәр шулай сусыз азапланырбыз, дип борчылалар.
Бу сорау белән без Ары авылын үз эченә алган Күлле Киме үзидарәсенә мөрәҗәгать иттек. Авыл башлыгы Хәмит Гәрәев тә бу мәсьәләне төп проблемаларның берсе дип атады. Район хакимияте белән сөйләшеп, Ары авылын 2018 елга «Чиста су» программасына кертә алганнар. Хәзер бу мәсьәләне дәүләттән бүлеп биреләчәк акчалар хисабына хәл итәргә җыеналар.

– Арыда күпме казысаң да, су чыкмый. Шуңа да геологлар белән киңәшләшеп, авылдан 500 метр тирәсе ераклыктагы Каланча басуында скважина казырга булдык. Ул җир кеше пае булып санала иде. Аны муниципалитетка сатып алырга туры килде. Хәзер документларны рәсмиләштерәбез. Барысы да әзер булгач, 25 метр тирәнлектә коелар казыячакбыз. Геологлар, алты скважина кирәк булачак, ди. Без 200 метр тирәнлеккә төшә алсак, берсе дә җитәдер дип уйлыйбыз. Анысын вакыт күрсәтер инде. Иң мөһиме – кешеләрне сулы итү. Су кешеләрнең өйләренә кертеләчәк. Басудан авылга сузар өчен, су торбалары инде алынган. Илләр тыныч булса, Алла боерса, су булыр, – диде авыл башлыгы.

 Әтнә, Ары

Дмитрий Бунтуков фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шул,сусыз тилмерэ авыл халкы.хэзер бит су кермэгэн авыллар бик сирэк,хэзерге техника заманында бигрэк тэ....бик эйбэт булыр иде ,житэкчелэр сузлэрендэ торып,халыкны сулы итсэлэр.

    Мөһим

    loading