16+

Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым»

2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә булган фаҗигане хәтерлисездер: казарма җимерелеп төшеп, 24 солдат һәлак булды, 19 кеше яраланды. Гомерлеккә гарип калганнар арасында Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев тә бар. «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым», - дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында.

Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым»

2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә булган фаҗигане хәтерлисездер: казарма җимерелеп төшеп, 24 солдат һәлак булды, 19 кеше яраланды. Гомерлеккә гарип калганнар арасында Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев тә бар. «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым», - дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында.

- Мин барын да яхшы хәтерлим: бина җимерелә башлаган вакыттан алып, коткаручылар мине җимерекләр арасыннан табып чыгарганга кадәр. Безнең взвод казарманың икенче катында урнашкан иде. Йокларга ятарга җыенабыз, мин тәрәзә янында басып торам. «Бегом!» - дип кычкырган кисәк тавышны ишетеп, борылырга да өлгермәдем, идән белән бергә ишелеп төшеп киттем. Шундук кирпеч һәм плитәләргә күмелдем. Тәүге берничә минутта тынлык хөкем сөрде. Аннары: «Коткарыгыз!», «Әни, минем үләсе килми!» - дип кычкырыша, елаша башладылар. Дусларымның тавышын ишеттем, кайберләре белән җимерекләр астында сөйләшеп тә яттык. Соңыннан гына алар белән соңгы тапкыр сөйләшкәнемне аңладым.

Коткаручылар мине тапкач, озак вакыт чыгара алмадылар. Өстемдә теләсә кайсы вакытта ишелеп төшү куркынычы булган плитә асылынып тора иде. Мине коткару видеосы интернетта да бар. Карасагыз, ничек коточкыч булганын аңларсыз. Ике аягымны да югалттым, озак дәвалану һәм реабилитация курсын үттем. Табиблар әйтүенчә, исән калуым - могҗиза. Ике тапкыр йөрәгем туктады: башта - дүрт минутка, икенчесендә - биш минутка. Гомуми алганда, 16 операция, сигез көн комада ятарга һәм ике клиник үлем кичерергә туры килде. Әмма мин барын да җиңеп чыктым һәм бүген паралимпия спорт төре - следж-хоккей белән шөгыльләнәм.
Следж-хоккейга күптән түгел генә килсәм дә, уңышларым мактанырлык. Бүгенге көндә Россиянең иң көчле булып саналган командаларының берсендә уйныйм. «Феникс» инде берничә тапкыр иң яхшы командалар исемлегенә керде. Хыялым - Паралимпия чемпионы булу.
- Быел өйләнгәнсең дә әле!
- Әйе. Индира белән без бер авылдан, бергә үстек, бергә укыдык. Башта безне дуслык бәйли иде. Аннары арабызда мәхәббәт хисләре туды. «Чын мәхәббәт дуслыктан башлана», - диләр бит. Бездә - чын мәхәббәт. Ул мине армиягә озатты... Һәм коточкыч хәлләрдән соң да минем белән калды. Реанимациядә һәрчак минем белән булды: «Мин сине беркайчан да ташламаячакмын», - дип кабатлады. Ул вакытта институтта укый иде, мине тәрбияләргә хәтта академик отпуск та алмакчы иде. Әмма, сөйләшергә өйрәнгәч, ризасызлыгымны белдердем, укуын дәвам итүен теләдем. Гомерлеккә инвалид калу миндә оялу хисе тудырды, бик борчылдым, ләкин Индираның сүзләре мине һәрчак канатландырып торды.
Ул янымда булганга күрә тизрәк терелдем дә. Индира ул - стимул. Безнең киләчәгебез, булачак балаларыбыз өчен бер генә минутка да бирешмәдем.

Мин аны тормыш бүләге дим. Аның холкы да, сабырлыгы да нык. Ә менә сентябрьдә ул мине тагы да бәхетлерәк итте. Сафия кызыбыз туды. Шатлыгымнан бөтен җиһанга кычкырасым килде! Хисләремне тыя алмый, мендәр астына качып елап та алдым.
Әнием миңа 1,5 яшь булганда үлгән. Мине әтинең туган апасы - Рида апа үстерде. Әти икенчегә өйләнде, 36 яшьлек үги әнием бар (көлә.). Әмма аны бер дә үги дип әйтәсе килми. Ул - иң якын кешеләремнең берсе. Авыр чакларымда ул минем янда булды. Минем хәлем кечкенә баланыкы кебек иде: ашарга, юынырга, киенергә яңадан өйрәнергә туры килде. Алинә мине бар нәрсәгә өйрәтте дә. Протезда йөрергә дә бергәләп өйрәндек. Беренче җиңүләремне дә ул күрде. Аның ярдәме белән тиз арада протез аякларга бастым.

Алинә безне - әтинең балаларын, ә без аны якын итәбез. Ул инде 33 яшендә дәү әни булды. Өч ел элек абыемның кызы туды. Ә күптән түгел Сафия туды. Алинәнең ике оныгы бар хәзер (көлә).

Әтиемә килгәндә, ул беркайчан да бирешми. Нык авыр булса да, тешләрен кысып: «Бар да яхшы!» - ди. Аның бу сыйфаты миңа бик ошый. Бөтен кеше минем хакта: «Үләчәк ул!» - дигән чакта да, әтием: «Яшәячәк!» - диде һәм минем тормышым өчен көрәште. Башта Омск шәһәрендә реанимациядә идем, мине бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчереп йөртү мөмкинлеге юк иде, тормышым куркыныч астында иде. «Аның белән берәр хәл булса, җаваплылыкны үз өстемә алам», - дип, әти, Мәскәү госпиталенә күчертте. Әгәр дә Омскида калган булсам, исән дә булмас идем, чөнки анда дәвалану өчен тиешле шартлар юк иде.

Мәскәү - үзегез беләсез, кыйммәт шәһәр. Балалары ач булмасын, өсләренә кияргә кием булсын дип, әти, минем янда хастаханәдә булганда да, төнлә чыгып эшләп керә иде. Мәскәүдә урам себерүче дә булды, йөк ташучы да. Аның белән бик горурланам.

- Кайгыны җиңеп чыккансың һәм булган хәлләр турында елмаеп сөйлисең. Төшенкелеккә бирелмәскә нәрсә ярдәм итте? Кайдан көч таптың?
- Депрессия булмады түгел, булды. сигез көн комада ятканнан соң уяндым... Бер җиремне дә селкетә алмыйм, сөйләшә дә алмыйм - ясалма сулыш аппараты астында ятам. Аякларым юк икәнен күргәч, яшен суккандай булды. Шул минутларда бик авыр булды. Янымда утырганнардан, күз белән: «Аяклар кайда?» - дип сорыйм. Күп еладым, барысын да гаепләргә ашыктым, ашамадым, йокламадым. Сигез көн комада булганнан соң, төгәл ике атна йоклый алмадым. Көн-төн киләчәгем турында уйлап яттым, әмма депрессия озакка сузылмады. Үлгәннәр исемлеген күргәннән соң, ярый әле исән калганмын дип, Аллаһыма рәхмәтләр укый башладым.

Бу хәлләр турында начар уйламаска тырышам, төшемә дә кереп йөдәтми. Тормыш алга таба дәвам итә. Иң мөһиме: мин кемдер җилкәсендә, ярдәмсез булып яшәмим. Үзем эшлим, гаиләмә акча алып кайтам. Протезларда рәхәтләнеп йөрим! Тормышымнан канәгатьмен. Яраткан кешеләрем янымда һәм алда - ирешәсе максатлар.

- Мәскәү командасында уйнагач, башкалага еш йөрергә туры киләме? Анда күченеп китү теләге юкмы?
- Юк, әлегә без әти-әни янында. Мин һәрвакыт командировкаларда булгач, Индирага бәби карашучы кирәк, шуңа да безгә әлегә Чакмагышта яшәү күпкә отышлырак. Киләчәктә дә биредә каласыбыз килә. Зур йорт салып, гаиләбез тагы да ишәеп, матур итеп дөнья көтәргә иде.

Хыяллар әкренләп чынга ашып килә. Күптән хыялланып йөргән автомобилемне сатып алдым, рәхәтләнеп җилдерәм хәзер. Күпләр: «Аңа машинаны дәүләт алып бирде», - ди. Юк, үз тырышлыгым, үзем эшләп тапкан акчама сатып алдым. Хәтта машина ярдәмендә дә акча эшлим. Туйларга, рәсми чараларга аны арендага биреп, гаилә керемен арттырам. Бу шөгыль ниндидер шаярудан гына башланды. Дустымның теләге буенча, аның туендагы кортежда төп машина минеке һәм йөртүчесе дә үзем булдым. Аннары, шаяртып кына, социаль челтәрдә фото астына: «Заказлар кабул итәм», - дип язып куйган идем, шундук мөрәҗәгать итә башладылар. Бу эш тә үземә бик ошый.

- Инстаграмда да актив утырасың. Блогер булу теләгең дә бармы?
- Блогер булып, үземне популярлаштырасым килми. Минем хәлдәге кешеләргә дә тормыш ничек рәхәт һәм мавыктыргыч була алганын аңлатасы килә. Бәлки сәламәт кешеләргә дә файдам тияр. Ике аягы, ике кулы булганнар да, төшенкелеккә бирелеп, тормыш ямен таба алмый. Андыйларны аңламыйм. Яшәве бит шундый рәхәт!

Язмага реакция белдерегез

32

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Афарин!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Молодец исэнсау бул амин ......

      • аватар Без имени

        1

        0

        Просто , молодец,супер

        • аватар Без имени

          1

          0

          Исэн-сау булыгыз нинди матур тормыш, мэхаббэт,семья...Син молодец Ростэм

          • аватар Без имени

            1

            0

            👍👍💐

            Мөһим

            loading